Наркотиклар сатып алган һәм саклаган өчен хөкем ителгән
...
Шәхси куллану өчен наркотик сатып алган 23 яшьлек чистайлыга карата хөкем карары чыгарылды.
Шәһәр суды материаллары буенча, чистайлы интернет-кибетләрнең берсе сайтында 0,77 грамм авырлыктагы наркотик матдә сатып алган. Полиция хезмәткәрләре яшь кешене «яшерен урыннан» товар алып киткәндә тоткарлый.
Суд ир-атны 10 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев