Наратларда югалган балачак әкияте
Әгәр дә сез Чулман елгасының икенче ярында дача поселогында булсагыз, бу урынны бервакытта да оныта алмаячаксыз
Чулман елгасының икенче ярында урнашкан Кызыл Яр авылы кайбер чистайлылар өчен озак еллар буе таныш, ул аларның яраткан урыннарына әверелгән, ә икенчеләре өчен бөтенләй ят һәм бернинди әһәмияткә дә ия түгел. Ул тамырлары белән балачак иленә тоташа. Сез кечкенә чакта Кызыл Ярда булгансыз икән — бу урынны бервакытта да онытмаячаксыз инде.
Әгәр дә Кызыл Яр тарихын күптәннән һәм яхшы белүче кешеләр сөйләвен тыңласак, аның елдан-ел начарлануы турында нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Кайчандыр биредә ак комлы зур пляж булган, поселок урамнарында күп төрле җиләкләр, ак гөмбәләр үскән… Хәзер ярлар биегәеп киткәннәр, аларга су буйлап яисә биек текә ярдан саклана-саклана үрмәләп кенә барып җитеп була, бакчаларда җиләкләр дә юк, гөмбәләр дә элеккеге кебек түгел инде диләр… Хәер, бу бик үк дөрес тә түгелдер…
Минем өчен Кызыл Яр — иң башта наратлар исе. Менә дистә еллар чамасы әлеге ис азайган кебек… Монда килгәч аның исен һич кенә дә иснәп туймыйсың. Шул вакытта Бунинның сүзләре искә төшә: «Көн эссерәк булган саен — наратлыкта коры, сагызлы хуш исләр тагын да тәмлерәк тоела, миңа иртәләрен әлеге кояшлы палаталар буйлап йөрүләре дә күңелле». «Балачак» шигыре дә Кызыл Ярга багышланган кебек: «ефәк кебек», «наратка сыенып торам»… Шулар өчен генә дә бирегә килергә кирәк. Балаларны да шунда алып килергә: алар да шушы рәхәтлекне тоя белсеннәр.
Хәзер мин бирегә гөмбәләр җыярга киләм. Без иске елга трамваенда утырабыз — элегрәк ул Чулман буйлап Берсутка хәтле йөри иде, ә хәзер атнасына өч тапкыр Кызыл Ярга хәтле генә бара. Миңа исә гөмбә җыярга соңга калуымны аңлаталар. Коры һава торышы, шуңа күрә минем бернәрсә дә таба алмавым хакында әйтәләр. Июльдә ак гөмбә гомердә булмаганча искиткеч күп, чалгы белән чабарлык дәрәҗәдә булган. Ике атналап элек көзге гөмбәләр күренгәләгән. Ә хәзер бернәрсә дә юк. Яңгырлар да, томан да юк. Мин тыныч кына тыңлыйм: чыннан да, көнемне сарыф итеп, дистәдән артык километр юл үтеп, арып-талчыгып бер гөмбәсез дә кайткан вакытларым да булды. Әмма бу юлы түгел. Бу юлы, бик тырышып эзләгәч, гөмбәләр табылды. Урманда корылык, сентябрь азагы булса да, туктаусыз һөҗүм итеп торган черкиләрдән башка бернинди тереклек иясе тә күренми…
Трамвайда пассажирлар да күп түгел. Ак гөмбәләр җыю вакытында да иллеләп кенә кеше җыелгандыр. Хәзер — ике дистәләп. Нигездә, күбесе дачага баручылар, гөмбәчеләр бөтенләй диярлек юк (акыллы кешеләр коры вакытта бармыйлар!), ял итүчеләр, билгеле, хәзер юк инде. Әмма балыкчылар, төгәлрәге, балык тотучы хатын-кызлар очраттым. Мәсәлән, Вера Степановна балык тотарга Кызыл Ярга йөри. Кайчакта бәхет дигәнең аңа да елмая, иң мөһиме — нарат исләрен иснәп, искиткеч матур табигать кочагында утырудан ул рәхәтлек, ләззәт ала. «Бирегә хәттә Кировтан да киләләр, — дип сөйли Вера Степановна. — Аларның Вятка елгасы кибә, ә биредә — шундый яхшы! Чистайга? Юк, Чистайга кайтмыйлар, ә бирегә — ел саен».
Биредә юллар әйбәт түгел, чөнки бирегә цивилизациядән ерак торган, тынлык яратучы кешеләр генә яшәргә кайта. «Без бирегә беренче тапкыр кайтканда, — дип сөйли Эльмира, — сентябрь ае иде. Һава торышы да бик әйбәт иде — кояш! Нарат исе. Тынлык. Мин шунда биредә яшәргә теләвемне аңладым. Минем балачагым Берсутта үтте, анда ком һәм наратлар. Биредә төнлә урамга чыксаң, бөтен йолдызларны күрәсең. Ә бит хәзер авылларда да төнлә электр фонарьлары яна.»
Кирәк кеше Кызыл Ярга урман аша да бара ала. Искиткеч факт: узган елда мин артык эзләнмичә дә дүрт «Ока» машинасы санадым. Бирегә шундый машиналарда да килеп җитәләр (билгеле кайчакта «утырып» калалар, «Нива» машинасын ярдәмгә чакырырга туры килә). Кызыл Ярга ун километрлап кына ераклыкта урнашкан Малиновое авылы бар, ул 2007 елгы картада кеше яшәми торган дип билгеләнгән. Ул әле гөрләп яшәп ята, шуннан Кызыл Яр авылы кешеләренә һәм дачада яшәүчеләргә яңа савылган сөт, каймак, күкәй китерәләр.
Хәзерге вакытта Кызыл Ярда терлек-туар бөтенләй калмаган. Биредә, чыннан да, кешеләр азая: биредә җылы
вакытларда да берничә дистә генә кеше яши. Минем әңгәмәдәшем Эльмира да моннан утыз ел элек, алар дача сатып алган вакытта биредә яхшырак булуы турында сөйли. Мәсәлән, шуннан бирле корылык булган, тирән булмаган күлләр, шулай ук аларның дачасына якын булган кое да кипкәннәр. 1950 елларда аздан гына су астына китми калган поселокның кайбер җирләрендә су белән проблемалар бар. Әмма моңа да карамастан, Кызыл Ярны яратучылар анда килүләрен дәвам итәләр. Кайберләре велосипедлар алып киләләр: урман юллары буйлап йөрү, чыннан да, үзенә күрә бер ләззәт. Кемнәрнең туганнары яки дуслары Кызыл Ярда яши, алар урманда теге яки бу гөмбәләрнең өлгерү вакытын төгәл беләләр. Ә башкалар минем кебек базарда гөмбә сатыла башлаган вакытка гына чамаларга яисә пристаньда трамвайларның кире кайтуларын көтеп торырга һәм чит кәрзиннәргә күз салырга мәҗбүр булалар.
Трамвайда утырып сәяхәт итүне дә (бик еш булмаса да) без бер матур сәяхәткә тиңли идек (бигрәк тә Чистайдан «ракеталар», «метеорлар» йөрмәгән вакытта). Юл буе хатын-кызларның хор белән җырлаулары исемдә калган, бу үзенә күрә бер могҗиза иде. Элек трамвай Черепашье һәм Тарасовтан Берсутка кадәр йөргәндә мондый сәяхәтләр һәм төрле чаралар күбрәк иде. Ә Чистайга, турысын әйткәндә, азрак төрлелек, безне чорнап торган табигать матурлыкларына игътибар комачуламас иде. Безнең шәһәребезгә башка шәһәрләрдән дә кунаклар килә, без аларга нәрсә күрсәтербез соң?..
Әгәр дә сезнең көймәгез булмаса, Чистайдан елга буйлап барасы бердәнбер җирегез булып Кызыл Яр кала. Төгәлрәге, быел анда барып өлгерә алмассыз инде, чөнки 13 октябрьдән трамвайның рейсларын ябу планлаштырыла. Шуннан соң уңайлы юлы һәм тиз генә барып җитә алмаган пляжы булмаган, Чулман ярында югалып калган поселокка шәхси транспорты булганнарга гына барып җитү мөмкин булачак.
…Кызыл Ярның матур табигатен, ак комын, көчле наратларын күргәч, үзеннән-үзе Бунинны укыйсы килә, «Кызыл» — димәк, матур дигән сүзләр искә төшә…
Кызыл Яр авылы, әйтүләренчә, революциягә кадәр үк барлыкка килгән. 20гасырның илленче елларында, Куйбышев сусаклагычы оешкан вакытта, ул су басу куркынычы булган авыллар исемлегенә кертелә һәм, әйтергә кирәк, яшәүче авыллар исемлегеннән сызып ташлана. Су басу була, әмма авыл исән кала, шулай итеп, аны яшәүче авыллар исемлегенә кире кайтарырга туры килә. Моннан өч ел элек зур вакыйга булды: авылга ут кертәләр. Әмма нәкъ менә авылдагы «капиталь» өйләргә генә ут кертелә, дачадагыларга бу бәхет эләкми. Шулай ук авыл һәм кайбер дача өйләрендә шәхси скважиналар эшли, димәк, кайбер уңайлыклар бар. Биредә уңайлы юл булмау уңайсызлыклар тудыра билгеле. Кызыл Ярга эләгү өчен коры юлдан урман буенча ун километрга якын барырга кирәк, трамвай да Чистайдан атнасына өч тапкыр гына йөри. Начар һава торышында (көчле җил вакытында) ул бөтенләй йөрми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев