Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нарат-Елга авылында гомер итүче җирле шагыйрь Тәбрис Гыймалетдиновтан шигырьләр бәйләме

Кышкы юлда ялгыз калып, туңып, интегеп, инде аяктан егылам, бетәм дигән хәлгә җиткәч, янымда булган фонарьны кабызып, юлның уртасына ук чыгып бастым... Шуннан гына: «Син нәрсә, бәрелеп үләсең киләме? Нигә дип шулай кыланасың?» – диеп берәү мине машинасына утыртты. Шуннан мин аңа хәлне аңлаттым.

Алексеевск ягына кайтучы шофер егет Рәис юлда үзе кичергән хәлләрне сөйләп барды.

 

ШәҺәрдән кайту авылга,

Кирәкле эшләр беткәч.

Кузгалды ла кинәт буран,

Юлның уртасы җиткәч.

Әле авыл турысыннан,

Авылга кайтыр чаклы;

Шактый җәяү атлыйсы бар,

Кайтып җиткәнгә чаклы...

Шафердан үтенәм, ялварып:

«Кайтарчы инде, зинһар, - дим,

Авыл башына чаклы?!»

Юк! Аңламый, тыңламады.

Ул да, ашыга имеш...

Аны да өйдә көтәләр,

Кайтасылар бар имеш...

Шулай юлда ташлап китте,

Калдым буранда килеш.

Буранына да карамый,

Дәвам итәм юлымны...

Тик күзачырмас бу буран

Кире борды уемны...

Ниләр итим? Шушы хәлдә,

Булмый буранда катып.

Киредән шәҺәргә китим лә,

Кире машина табып...

«Китәм!»- дип, бик үк туктамый,

Буран-юлда машина...

Шактый басып ялварырга

Туры килде башыма...

Рәхмәт яусын!

Туктап алды Аллаһның бер

Миһербанлы бәндәсе.

Менә шуннан сөйләп китте,

Үзенең кичергәнен;

Ничекләр итеп, минем күк,

Шулай юлда калуын.

Инде чиксезлеккә төшеп,

Кискен уйлар алуын...

Шуннан диде: антлар иттем,

Үзем шул хәлдә калгач...

Минем узар юлларымда,

Берәү дә басып калмас!..

Юлларымда, юлаучыга һәрчак

Туктап үтәрмен! Барасы җире

Булмаса, хәлен белеп китәрмен...

... Миһербанлык эзләп, фәлән,

Аптырама бу ара...

«Кешелекне күрим!» - дисәң,

Буранга чыгып кара!..

 

 

Хатын- кызга

Бәйрәм көне диеп котлап,

Сине уйлап йөрүем...

Ниләр генә язып була

Бүген сиңа диюем...

Язган бит инде бер Аллаһ,

Әсәр итеп туганда.

Сылу, гүзәл нурлы итеп,

Үзе нурдан булганда.

Барысын да төгәл язган,

Бер онытып калдырмый.

Иң-иң бөек рәссамнар да,

Шулай матур алдырмый...

Чибәр дә, матур булгансың,

Гүзәл дә, матур чибәр.

Өстәп ниләр язып була,

Белсәң бер әйтеп җибәр?..

Күзләр генә тимәсен лә,

Сылу, матур, чибәрсең.

Язга өстәмә нур өстәп,

Кояш булып көләсең...

Чибәрлегеңә дә өстәп,

Саулыклар язсын ходай!

Сөйкемлелегең һич сүнми, -

Гел нурлы булсын шулай!

Бәйрәмкәең туган саен,

Чат нурлана барасың.

Кемдер бәлки олыгая...

Син гел япь-яшь каласың.

Сүлпән дөньяга нур өстәп,

Матурая барасың!..

Матурая барасың!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев