Нарат-Елга авылында гомер итүче даими газета укучыбыз, җирле шагыйрь Тәбрис Гыймалетдиновтан шигырьләр бәйләме
...
Рәхмәт, сиңа!
(Хөрмәтле Резедә Рөстәм кызы Хәмитовага)
Сокланам да,
горурланам да мин,
Шундый ханымнарны күрәм дә…
Миңа калса,
алар кыен хәлләр булса,
Ире өчен, тормыш яры өчен, Һичбер шиксез,
бер мизгелдә әзер үләргә…
Яратышкан, бергә-бергә мәңге
Тормыш юлын бергә узарга…
Вәгъдәләрен куеп урталыкка,
Яшәешне мәңге сузарга…
Инанам мин!
Шундый була димәк,
Сүнмәс мәхәббәтнең сафлыгы!
Әнә шундый тойгылар кичереп,
Яши яшьлек еллар аркылы…
Сокланам да! Горурланам да мин!
Көнләшәм дә бугай аз гына…
Әнә нинди тере һәйкәлләр бар!
Алып язам, дисәң, яз гына…
…Рәхмәт, сиңа! И хөрмәтле ханым!
Тугрылыкка күзне ачырдың…
Үзем узган язмыш, борчуларны,
Гел юк иттең, юып качырдың…
Рәхмәт, сиңа!
Горурлыгым артты!
Сиңа соклануга өстәлеп!
Кешелеккә ышанычым кайтты,
Сагышларым сүнде, үртәлеп…
Алсу килә!
(Авылыбызның башлангыч мәктәбе мөгаллимәсе Алсу Азат кызы Шакировага)
Йомшак карга басып, Алсу килә,
Үзе матур, үзе сөйкемле!
Үзе, усал!.. Ә, үзе ул болай,
Усал түгел, кебек шикелле…
(Һади Такташ)
Матур гына яшәп килү иде,
Халкым тыныч кебек иде.
Ни хикмәт?..
Гөрләп яшәп килгән Совет илен, Таркатты да атты бер тинтәк…
Дөнья асты-өскә килде
шушы мәлдән:
«Яңарыплар» китеп башланды.
«Корыч»лардан булган
күмәклекләр, *
Бер-бер артлы сүтеп ташланды…
Авылларда мал-туарлар бетте,
Савым-сыерлары ник кирәк?
Тынып калды ындыр табаклары…
Адәм аптырашта! Юк терәк…
Бетерделәр авыл мәктәпләрен
Ил тараткан башсыз түрәләр.
Белемсез дә бик күп беләләр.
Авылларда мәктәпләрне ябып,
«Яңалыкны» шулай күрәләр…
…Сигез еллык мәктәп иде бездә,
Безнең чорда,
башлангычтан күчеп,
Күрше авылга йөрдек укуга.
Урта белем, Мөслим авылында,
Тулу ала иде укудан…
Аннан инде, кемнәр кая бара!
Техникумнаргамы? ВУЗгамы?..
Әнә шулай авылдан Мөслимгә,
Күп туздырдык юллар тузанын…
Ул вакыттан шактый еллар үтте,
Замана да үзгә үзгәрде…
Табигатьтә үзгәргәндәй сымак,
Тану кыен язны, көзләрне…
… Авылыбызда тик бәләкәй мәктәп,
Башлангычның өч-дүрт классы…
Аннан китеп, автобуслар йөртә
Укуларның дәвам кыласын…
ШәҺәр мәктәбенә шулай йөреп,
Белем ала хәзер балалар.
Аннан инде, кемнәр кая китә:
Кемнәр инде, кая баралар…
Шушы башлангычны
башлап килә,
Мөгаллимә булып, ихластан.
Без укыплар йөргән
Мөслим кызы,
Сүзем шуңар иде иң баштан!
Мөгаллимә булган Алсу ханым
Күңелен салган шушы һөнәргә!
Укып йөргән балачаклар,
Әллә кайдан, искә кайтып төшә.
Хыялларда шушы көннәргә…
… Алсу ханым дәрес уздырганын,
Күреп, насыйп булган бер көндә,
Куптарышып, исләремә кайтты,
Үзем укып йөргән мизгелләр…
Шулай итеп, белем ала идек,
Шулай итеп, укып бара идек…
Уйлый калсаң, башны уй баса.
Безнең бит сүз, минем уйда түгел,
Алсу ханым иде ләбаса!
Алсу ханым! Сөбханалла дибез,
Уңган-булган килен тормышта!
Наил җизни бик тә тәңгәл килгән,
Бар яктан да булган ул, оста!
Булганнарга — булган килә, диләр!
Чибәр-матурларга чибәрләр!
Ходай рәхмәте, Наил туган,
Нинди гаилә корып җибәргән!
Саулылыкта, бәхет-сөенечтә
Уза бирсен тормыш юлыгыз!
Кызлар инде күптән үсеп җиткән,
Бәхет күрсен Шамил улыгыз!
Гел шатлыкта булсын юлыгыз!
Сүзем башы Алсу ханым иде,
Әллә кая киттем адашып…
Чөнки хикмәт алып кереп китә,
Кая гына куйма карашың.
Аерылгысыз,
бергә бәйләнгән күк,
Исләрдә лә үткән арасы…
Искә алмый, кая барасың?..
… Ә йомшак кына басып
Алсу килә!
Үзе матур, үзе сөйкемле!
Ә үзе усал… Ә үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле…
*(Корыч — Сталин!)
Туган туфрагы остасы
(Җирнең туфрагын бармаклары аша иләп, хөрмәт итүче Илгиз Рөстәм улы Харисовка!)
Бөтенебез бер үк Илдән,
Бер үк җирдән туганбыз!
Тик шулай да, ни хикмәттер?
Төрле-төрле булганбыз…
Төс-кыяфәт белән түгел,
Эш-кыяфәт хакында.
Әйтәсе килгән сүзләрем
Уңган кеше хакында.
Ничекләр итеп аңларга
Аның җиргә карашын?
Аның бакчаларын күреп,
Ихлас, шаклар каласың…
Ул бакчалар туфрагы
Бәрхет тә — бәрхет инде.
Ул егет туфрагына
Рухы белән иңде…
Әллә инде, без белмәгән,
Могҗизави ярдәм бар?
Әллә микән: «Шулай эшлә,
Менә, аннан үрнәк ал!» диеп,
әйтәләрме безгә,
Карашны үзгәртергә?..
Шул җиргә булган карашны
Төптән үк төзәтергә?..
Ни могҗиза, ни хикмәттер?
Уйласаң да, белмәссең…
Әмма аның бакчасында
Бер чүп-үлән күрмәссең.
Бер ел, әйтеп үтим инде,
Күрүемнең кызыгын…
Ниләр белән чагыштырып,
Әйтим икән зурлыгын?..
Олы кеше кочагына
Сыярлык түгел кабак…
Әнә шундый, хикмәт-кабак
Һушландырды бер кабат…
Шушындый олы кабаклар,
Бер генә түгел иде.
Әнә шундый үсентеләр
Бакчасы тулы иде…
… Фәнни ачышлар ясаучы
Галимнәрне күзлибез.
Әмма, үз яныңда үскән,
Шул Галимне күрмибез…
Үсемлекләр үсешендә
Үзгәреш үсем биргән.
Мичуриннар, әлләкемнәр,
Ачышлар ясый килгән…
…Соклангыч та, горурлык та,
Бәрхеттәй-бәрхет җирең!
Аллаһы кодрәте киң,
Галим бул, Илгиз энем!
«Песнәк» Гамир абый
(Оста кул Гамир абый Хәмитов истәлегенә)
Кешеләрнең олысы бар,
кечесе бар…
Кирәк тапса, баллы-телле,
Төчесе… бар.
Әмма инде, юнәлтелгән
Бәндәлеккә — кешеләргә
Кешелекле — кешесе бар!
Әнә шундый — шәхес иде
Гамир абый.
Һөнәр тулы кулларыннан
Көмеш кайный.
Нинди генә башлангычка
Кагылмасын,
Адәм өчен, иң дә мохтаҗ
Юлын сайлый.
Буй өчен диеп, өстәлгәндер,
Акыл — фикер…
Сәләтлеген биргән Аллаһ,
Муллап — шөкер…
Кулларына нинди калай
Кагылмасын.
Тоя иде кирәклеген,
Аермасын…
Сөенечтән яшәп китә
Инде калай…
Күп бәхетләр, һәрчак килеп,
Тумый алай…
Әнә шундый булган куллар
Аша узып, әйләнепләр,
Кирәгенә кайта калай.
Оста кулдан яңа рәвеш
Юллап алып, адәмнәргә
Ярдәмлеген тоя калай.
Яшәп китә өр-яңадан
Шушы калай…
Рәхмәт юллап, осталыкка
Бәлки, алай…
Моңарчы ла ташландык
Бер калай иде.
Соң әҗәлен, көтәрлектә
Чара иде…
Әнә шундый, мәрхәмәтле
Куллар тапкач,
Кулайлыкка, кирәклеккә
Кабат иңде…
Яңа рәвеш, яңа ысул
Үти калай…
Һәр калайга, андый язмыш
Язмый алай…
Черерлеккә ташланылган
Язмышыннан —
Әйләндереп тормыш бирде
Гамир агай.
…Шушы гына,
бер образ — «калай» иде,
Безнең кыйсса: бер шәхескә,
Юллау инде…
Укучыкай, кичер мине,
Аңла, бәгырь!
Гамир абый осталыгы
Чутсыз хәзер…
Ул заманда, аның кылган
Гамәлләре, сөйләп кенә,
Язып кына бетмәс әле…
…«Песнәк» диде «халык» дигән,
Халык аны…
Кайсы, — хөрмәт, кайсы-ничек
Инде, җаны…
Мин, хөрмәтле бер Аллаһка!
Бирче көчем, әнә шундый,
Кешелекле кеше өчен!
Гамир абый, гаярь-буйчан
Булмаса да,
Бөек иде, кешелеккә
Җаны аның!
…Бераз гына тормыш итеп,
Дөнья күрәм…
Бүгенгечә андый кеше
Юк дип беләм.
Илгә килгән кыенлыктан
Әлләме соң, шундый кеше
Тудырылган милләткүләм?..
Урыннарын җәннәтләрдә
Кылсын Аллаһ!
Уңган кеше, башкача Һич
Булмас шулай…
Осталыгы буыннардан —
Буыннарга: улына Һәм
Оныгына күчкән — кулай!
…Уңган-булган мәңге яши,
Сүнми, диләр…
Яшәештән-яшәешкә
Үрли диләр…
Уем-камил, бер дә шиксез,
Синең куллар, җәннәтнең дә
Тормышында уңай юллар…
Анда да шул җирдәгедәй
Калай инде. Синең кулдан
Көмешләнеп янар инде…
Җир йөзендә тормыш иткән
Дәвамнарың осталыгыңны
Олылап данлар инде!..
Күчтәнәче үземнән!..
Айзиләкәй, почык танау,
Әйдә инде, савык тиз!
Сине кочып сөю өчен,
Бик күптән көтәбез ич…
Син борчылып, көйсезләнгәч,
Йоклый алмый әнкәең.
Әнкәең дә безнең өчен
Бик якын бит, бәбкәем!
Әйдә инде, сылу сабый,
Җимешкәем — Айзилә!
Аллаһымның кодрәтеннән
Куәт ал да әз генә.
Савыгып, терекләнеп кайт,
Нурландырып дөньяны.
Синең сөенечне өстәп,
Ямьләндерербез аны…
Шатлык нурларыңны өләш,
Очкын матур күзеңнән.
Сөендер барлык көткәнне,
Күчтәнәче үземнән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев