Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нарат-Елга авылында гомер итүче даими газета укучыбыз, җирле шагыйрь Тәбрис Гыймалетдиновтан шигырьләр бәйләме

...

Оялуны ничек җиңәргә?

Җырларыңнан, тавышыңнан синең
Сөю дулкыннары агыла…
Галәмнәргә юнәлгәндер, бәлки,
Тик бәгырьгә минем кагыла!
Телеп-телеп ала мине хисләр,
Тавыш-тибрәшкәең, моң аша,
Мәхәббәттән сәрхүшләнгән җанның
Түрләренә узып урнаша!
Тик бер сине, һәрчак тик бер сине
Үрсәләнеп килде күрәсем!
Талпынам да, тукталыплар калам,
Оялчанлык тота күрәмсең…
Кайдан гына табыйм кыюлыкны?
Шушы оялудан чигәрлек?
Мәхәббәттән шашкан җан үзәкне
Өзгәли лә, көч юк җиңәрлек!
…Синсез миңа үтәр көннәр нурсыз,
Туар көннәр килсә — яме юк.
Сулар Һава җитми синнән башка,
Сусап эчәр суның — тәме юк.
* * *
Елмай энем, Мөдәррис!
Әйдә, әйдә, энем, елмая бир!
Яшьлек күчте менә җитмешкә…
Көннәр арты, айлар, еллар шулай,
Җайлап, җыйнап килә бер чиккә.
Чиклек диеп, чикләп әйтү түгел,
Бу образ, рифма көйләүдән.
Җитмешме ул, йөз дә җитмешме ул?
Язган-язмыш шулай сөйләнгән.
Җитмешен дә, йөз дә җитмешен дә
Күңелләр киң, каршы алырбыз!
Тигезлектә, саулык-иминлектә,
Елмаеплар һәрчак барырбыз!
Иминлекләр, саулык, муллык бирсен
Ходайкаем һич тә кызганмый.
Егәр булса, барысын җиңеп була,
«Эх» тә итми, җиң дә сызганмый.
Узылганнар узган инде күптән,
Чапкан пакуслар да җыелган.
Хыялларда әмма яши әле
Узасы юлларың «җуелган».
Шул хыялый юллар көтә безне,
Узасылар гаярь атларда!
Шуңа менә, уйлап тукталам ла,
Сер бирәсе килми ятларга!
Җаваплы хәл, юлга чыгулары,
Хәлләр кылу кирәк, уйланып.
Ни алырга? Ниләр кирәк була?
Таләп итә аны — юл бару!
Әнә шуңа төпле әзерлекле
Булу мөһим старт алдыннан!
Бу хыяллар — хыял гына түгел,
Көлкеләргә язма калырга!!!
Елмаеплар, энем, көч өстә син!
Максатларга җитик ирешеп!
Әллә ниткән, шомлы шикләнүләр
Безгә читләр!
Алар белән булмый килешеп!
Һәрчак елмай, энем!
Сиңа һәрчак бик тә килешле!
* * *
Хыялларда уза көннәр…
Төннәрем лә, әйтү юк!
Җанда дөрли сүнмәс ялкын,
Мәхәббәттән туган ут.
Яна көннәр дөрләп-дөрләп,
Сүндерергә юк чара!
Сөю — бәхет!
Әмма җаным җавап күрми!
Бичара!
* * *
Салкын көзем, ямьләр язымдыр син!
Сулкылдаган җанга назымдыр!
«Сүнеп барам» дигән учагыма
Күз нурыңнан ялкын алындыр!
* * *
Син көч бирсәң әгәр сөюемә,
Ялкын алыр җаным күмердән!
Кошлар сайрар сөеп килүеңә,
Юллар көтәр — гөлгә күмелгән!

Тәбрис Гыймалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев