Наилә Нагуманова 2026 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә
Барлык муниципаль районнар белән видео-конференц-элемтә режимында үткән киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Наилә Нагуманова сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада милекчеләр җыелышлары беркетмәләренең әзерлеге 550 документ тәшкил иткән, тагын 10 беркетмә рәсмиләштерү стадиясендә.
Бер үк вакытта төзекләндерүнең йомгаклау схемалары әзерләнә. Схемаларны йөз процентка Бөгелмә, Алабуга, Зәй һәм Чистай районнары, шулай ук Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Вахитов һәм Идел Буе районнары тәкъдим иткән. Шул ук вакытта Наилә Нагуманова сүзләренә караганда, Лаеш һәм Лениногорск районнары әлегә бер схема да тәкъдим итмәгән.
Тәкъдим ителгән «Юл картасы» нигезендә республикада проектлар турында беренчел фикер алышулар һәм беркетмәләрне халык белән килештерү эше төгәлләнгән. Февраль уртасына җиһазларның спецификациясе тулысынча формалаштырылган һәм сатып алынган. Балалар һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук урам җиһазлары белән тәэмин итүчеләргә аванс түләүләр бирелгән, җиһазларны Татарстан складларына китерү графиклары рәсми рәвештә килештерелгән.
Фонд директоры билгеләп үткәнчә, 14-27 февраль көннәрендә халыктан килгән шикаятьләр саны кимегән. Әмма мөрәҗәгатьләрне тикшерү барышында берничә кискен проблема ачыкланган.
Наилә Нагуманова хәбәр иткәнчә, ишегалларыннан чүп-чарны вакытында чыгармау һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын җыештырмау турында мөрәҗәгатьләр күп килгән, шулай ук антисанитар шартлардан зарланучылар да күп булган.
Программа белгечләре кышын территорияләрне тәртиптә тоту сыйфатын тикшерү өчен күчмә тикшерүләр үткәрүне дәвам итә. Югары Ослан һәм Чистай районнарында үткәрелгән инспекцияләрдән соң проект кураторлары киләсе тикшерүләргә чыгарга әзерләнәләр. 2-13 март көннәрендә белгечләр республиканың Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә һәм Менделеевск районнарындагы вәзгыять белән танышырга ниятлиләр.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев