«Музыкаль яз» берләштерде
Музыкаль башкару иҗаты конкурсында белем бирү учреждениеләре коллективлары катнашты.
Балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Музыкаль яз» муниципаль фестивале узды. Сәхнәдән дуслык, игелек, туган якка мәхәббәт турында җырлар яңгырады.
– Без бүген ике җыр башкарабыз. Шуларның берсе – «Шаян җил» дөньяда бәхет барлыгы һәм аның янәшәдә булуы, бөтен дөньяның синең алда ачык булуы хакында. Ә «Рәсем яса» җыры – киләчәк тормыш һәм хыяллар турында уйланулар. Без бу конкурста катнашуыбызга бик шат. Биредә күңелле, җылы атмосфера. Мондый мәктәп хор хәрәкәтен бөтен республика буенча популярлаштырырга кирәк. Ул белем бирү учреждениеләрен берләштерә, командада эшләргә өйрәтә, укучыларның культурасын арттыра, аларның иҗади башлангычларын үстерә, – дип фикерләре белән уртаклашалар 1нче гимназия укучылары Мария Атурова һәм Ләйсән Галиева.
Конкурсның үзенчәлеге шунда: анда укучылар һәм тәрбияләнүчеләр белән бергә педагоглар һәм ата-аналар да катнаша.
– Балаларның үз укытучыларын такта янында күрүе бер хәл, ә педагог белән бер хор баскычында басып тору бөтенләй башкача. Алар бер коллективка әверелә. Без һәрвакыт мәктәптә иң мөһиме – тәрбия, дип әйтәбез. Ә мондый чаралар турыдан-туры тәрбия булып тора. Бу балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерә, иҗади яктан дәртләндерә, мәктәпләр бердәм рух – музыка рухы белән яши башлыйлар, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова.
Узган ел фестивальдә катнашучылар – хор коллективлары – сәхнәдә Бөек Җиңүгә багышланган җырлар тәкъдим иттеләр. Быел конкурс үз чикләрен киңәйтте, беренче тапкыр сәхнәдә белем бирү учреждениеләре оркестрлары үзләренең иҗади номерларын күрсәттеләр.
Йомгак ясыйбыз
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында 7нче номерлы балалар бакчасының иҗат коллективы җиңү яулады. 2нче урынга 10нчы номерлы балалар бакчасы вәкилләре лаек булды. 3нче урынны 8нче һәм 11нче номерлы балалар бакчаларының иҗат коллективлары бүлеште.
Мәктәпләр арасында фестиваль гран-приенә 1нче гимназия вәкилләре лаек булды. 2нче лицей һәм 5нче мәктәпнең иҗат коллективлары 1нче урынны алды. 1нче лицей һәм 1нче мәктәп 2нче урынны яулады. 4нче, 6нчы мәктәпләр һәм 2нче гимназия вәкилләре өченче урынны бүлеште. Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев