Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Музыка һәм сәхнә - минем яшәү рәвешем»

Катерина Баранованың музыкага мәхәббәте дүрт яшендә барлыкка килгән. Аның әти-әнисе моны балалар кибетендә кызның уенчыкларга түгел, ә синтезаторга үрелүен күргәч аңлыйлар. Шул мизгелдән Катя үз тормышын сәхнәдән башка күз алдына да китерә алмый. Күптән түгел ул Мәскәүдә узган «Талантлар җире» Бөтенроссия конкурсыннан кайтты.

Тамашачыларсыз, әмма көчле энергетикалы концерт була ул. Катерина башкаладан онытылмаслык хис-кичерешләр һәм яңа идеяләр белән кайта. Без аның белән редакциядә очраштык, яшь җырчы безнең өчен конкурсның сәхнә арты буйлап виртуаль экскурсия үткәрде.

– Финал концерты турында без аны үткәрүгә ике атна кала белдек. Анда эләгү өчен зур эш башкарырга кирәк иде. Без видеоклип белән онлайн заявка җибәрдек, анда мин «Тучи в голубом» дигән җырны башкардым. Аннары миңа иң яхшы ун номер арасына керүемне хәбәр иттеләр һәм гала-концертка чакырдылар, – ди Катя.

Әйтергә кирәк, финалга бөтен Россиядән иң яхшы номерлар белән балалар сайлап алына. Бу карарны республика этабында алган урынга карамас­тан, финал концертының баш режиссеры кабул итә.

Һәм менә шул вакыт җитә, әйләнә-тирәдә бик күп камералар була. Әмма җитди мохит Катяны дулкынландырмый. Унбер яшьлек җырчы бу хисләрне үзеңнән ераграк куарга кирәк дип саный.

– Чыгыш ясарга мин хәрби тематикага берничә җыр: «Возвращение», «Желаю тебе, земля моя», «Я хочу, чтобы не было больше войны» әзерләдем. Залда тамашачылар юк иде, барысы да видео­га төшерелде. Болар барысы да өч көн, иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Буш вакытларда безгә яшьләр фильмнарыннан актерлар, сәясәтчеләр килде. Алар белән аралашып, фотога да төшә алдык. Шулай ук минем Кырым, Самара һәм Мәскәүдән яңа дусларым барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә алар белән аккаунтлар алмаштык, әмма әлегә аралашырга өлгермәдек, чөнки яңа гына кайттык, – ди елмаеп әңгәмәдәшем.

Катерина белән сөйләш­кәндә аның журналистлар белән аралашу тәҗрибәсе барлыгы сизелә. Аның тавышы куелган, ул төгәл җаваплар бирә, барысын да тасвирлап сөйли. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки кызның беренче чыгышы биш яшьтә үк була.

– Мин беренче тапкыр «Беренче адымнар» дип аталган конкурста чыгыш ясадым. Анда мин беренче урын алдым. Яңа катнашучыларга бәхет елмая дип әйтсәләр дә, тормышымдагы беренче конкурста җиңү өчен бары уңышка гына исәп тотмыйча, озак һәм нык әзерләнергә кирәк.

– Синең иҗат төенчегеңдә барлыгы ничә концерт бар?

– Төгәл генә хәтерләмим. Алар бик күп. Соңгылары арасында иң күләмлесе – Талантлар көрәше, Зәңгәр кош. Миңа әти-әнием бик ярдәм итә. Алардан башка мин башка шәһәрләргә барып, яхшы җыр студияләрендә шөгыльләнә алмас идем.

Катяның концерт директоры ролендә аның әнисе Ирина Анатольевна. Киңәш итә, озата йөри, көн яки атна дәвамында йөкләнешне дөрес бүләргә булыша – ул әни генә түгел, ә ышанычлы дус һәм иптәш тә. Сөйләшү барышында аның музыкаль үткәне булуы ачык­ланды. Әмма Ирина музыка белән шөгыльләнү аңа ләззәт китермәвен яшерми.

– Музыка мәктәбен тәмам­лаганнан соң, мин баламны бу юнәлешкә беркайчан да бирмәячәкмен дип уйладым. Хәтта кайчандыр үземнең яхшы пианиномны да саттым. Әмма Катя үзе музыканы сайлады, без кызыбызга комачауламадык һәм музыканың аның юнәлеше, яраткан эше икәнлеген күптән аңладык, – дип безнең белән уртаклаша Ирина Анатольевна.

Катя үзенең портфолиосын дәрәҗәле конкурслардан дип­ломнар белән тулыландырып кына калмый, мәктәптә дә бишлегә генә укый. Кыз дүрт музыка коралында: гитара, фортепиано, укулеле һәм колоколда уйный. Яшь җырчы үзен төрле музыка жанрларында: эстрада, рок, джаз, рус халык җырларында сыный.

– Миңа барлык музыка стиль­ләре ошый, үзем өчен берне аерып чыгармыйм. Иң мөһиме – барысын да оста башкара белү. Башкарыр алдыннан, гадәттә, җырны күп тапкыр тыңлыйм. Рус, татар, инглиз, француз, украин, Көньяк Африка, Кырым татарлары телләрендә җырлыйм. Чит телләрне, әлбәттә, камил белмим, әмма җырның мәгънәсен аңлау өчен тәрҗемә итеп чыгам, – ди Катя.

– Син барысына да ничек өлгерәсең? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Сере гади: мин укыйм, укыйм һәм тагын бер кат укыйм. Буш вакытым калмый диярлек. Әмма көн ахырына якын­лаш­канда рәхәт арыганлык барлыкка килә.

Унбер яшьлек җырчы «Голос. Дети» тапшыруына эләгергә хыяллана. Кечкенә адымнар белән үз максатына якынлаша бара.

– Онлайн-заявка җибәргәннән соң, безне беренче кастингка чакырдылар. Шуңа күрә «Талантлар җире» конкурсыннан соң без Мосфильм­да узган тыңлауга бардык. Анда һәркайда пианино, гитара тавышы яңгырый. Мондый атмосфераны мин яратам. Минем белән тыңлауга бик җитди көндәшләр килгән иде, алар бик матур җырладылар. Безнең һәрберебез 2шәр җыр башкарды. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Кастингны узган кешеләр турыдан-туры шоуга эләгәчәк.

– Киләчәккә планнарың нинди?

– Миңа музыка шулкадәр ошый, мин башка кешеләргә дә бу хакта сөйләргә телим. Әмма сүзләр белән түгел, ә җыр аша. Күптән түгел мин аны иҗат итә башладым. Мин сүзләр генә түгел, музыка авторы да булам. Бу минем беренче автор җырым булачак.

– Укучыларыбызга синең теләкләрең…

– Һәрвакыт үз максатыгызга барыгыз. Кайчагында нәрсә дә булса килеп чыкмый, әмма бу кешенең таланты яки сәләте юк дигән сүз түгел. Күп, озак һәм ныклап шөгыльләнергә кирәк. Бу очракта гына югарылыкка ирешергә мөмкин. Ә һәркайсыбызның ул үзенеке…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев