Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музей экспонатлары халык мәдәниятен саклый

Татар Баганалысы авылы музеенда татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре белән бәйле борынгы экспонатлар тәкъдим ителә.

Һәрбер халыкның тамырлары белән ерак ларга барып тоташкан традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Һәр милләт озак еллар дәвамында үзенә генә хас җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре булган мәдәниятен үстерә.

Һичшиксез, безнең татар халкы да милли рухлы, үзен чәлекле, борынгы мәдәнияткә ия. Күп кенә гореф-гадәтләр һәм традицияләр бүгенге көнгә кадәр сакланган. Төрле хәлләр аркасында үткәннәрдә калучылары да бар. Әмма бу алар онытылды дигән сүз түгел әле.

Татар халкы мәдәниятенең төп хәзинәләреннән берсе итеп Татар Баганалысында урнашкан музейны атарга мөмкин. Биредә турыдан-туры татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре белән бәйләнгән экспонатлар саклана.

Җирле Мәдәният йорты янын да эшләп килүче музей 2010 елда ачылган иде. Бүген ге көндә музей фондында 400гә якын экспонат саклана. Аларның барын да авыл халкы китергән. Кайберләре берничә еллар элек кенә кулланышта, ә икенчеләренең гасырлык һәм аннан да күбрәк тарихы бар.

Биредә сугыш вакытында үрел гән чабаталарны, иске үл чәү ләр, самоварлар, каз оялары, ураклар, борынгы сандык лар, китаплар, милли кием, баш киемнәре һәм башка күп әйберләр күрергә мөмкин.

Билгеле, бирегә килүченең иң беренче чиратта күзе бүл мәдә эленеп торучы бишеккә төшә. Билгеле булганча, бишек татар халкының йолаларында зур роль уйный. Ул яңа туган сабыйны күз тиюләрдән саклау урыны да булып тора.

Көнкүрешнең башка әһә мият ле әйберләре белән бер рәт тән, бишек белән төрле гореф-гадәтләр, ышанулар да бәйләнгән.

Бишек белән бәйле йола ларыбыз, иң беренче чиратта баланың тормышын һәм сәламәтлеген саклауга, аны усал күзләрдән яклау га юнәлдерелгән. Бишекне алдан әзерләп кую начар билге булып саналган. Бу баланы авыр табуга, баланың авыруына яисә үлеменә, бәхет сезлеккә китерергә мөмкин дип саналган. Шуңа күрә аны бала тугач кына элеп куйганнар. Балага урын-җир әйберләрен төрле рәсемле кисәкчекләрдән тегәргә тырышканнар. Кешенең күзе иң башта төрле төсле бизәкле кисәкчекләргә төшә һәм сабыйны күз тиюләрдән саклый дип саналган. Яшь әниләр үз балаларын йокларга яткырганда аларга исәнлек, матур киләчәк теләүче сүзләр еш кабатланган җырлар җырлаганнар, – дип сөйли Татар Баганалысы авылы Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнара Сөнгатуллина.

Музейда үзенчәлекле экспонатлар күп, шулар исәбеннән иске иләк тә. Күпләрегез ул бит хәзер дә һәр кухняда бар дияр. Әмма бу бөтенләй икенче төрле. Ул шунда ук күзгә ташлана: аның күләме гадәтиләргә караганда берничә тапкыр зуррак. Иң мөһиме, аны бөртекне җир гә утыртыр алдыннан иләү өчен һәм тарттырырга җибәрер алдыннан кулланганнар.

Аның белән халык ышанулары да күп. Иләү бөртекне һәм игенчене чистарту йоласы, шулай ук яхшы уңыш нигезе дә булып тора.

Татар мәдәниятендә, башка халыклардагы кебек үк, икмәккә зур урын бирелә. Ул бик зур әһәмияткә ия. Муллык, туклануның төп символы буларак, балаларда кече яшьтән үк икмәккә хөрмәт орлыклары чәчкәннәр.

Музейда ашлык һәм он, икмәк пешерү белән бәйле бул ган йорт кирәк-яраклары да күп. Болар бодайны вак лау өчен киле, уклау, икмәк көрәкләре, камыр басу өчен агач кисмәкләр.

– Безнең әбиләребез икмәк пешерү өчен алдан әзерләнеп, төнлә торып камыр куялар иде. Аерым формаларда пешерә иделәр. Май сылау өчен каз каурые кулланылды. Гадәттә аларны каз өмәләрендә әзер лиләр, – дип сөйли авыл клубы хезмәткәре.

Татар халкы мәдәниятендә кул эшләре аерым урын алып тора. Татар хатын-кызлары тегәләр, бәйлиләр, төр ле әйберләр чигәләр иде. Шулар ның кайберләре авыл музеена тәкъдим ителгән.

Мәсәлән, төрле сөлгеләр, ситсыдан тәрәзә шторалары, тегелгән мендәр тышлары, юрган кисәкчекләре, сандыклар һәм эскәмияләр өчен япкычлар, келәмнәр һәм башка әйберләр музейда үз урыннарын тапкан.

Татар көнкүрешен җеп эрләгечләрдән һәм орчыклар дан башка күз алдына да китереп булмый. Музейда алар берничә төрдә тәкъдим ител гән.

– Безнең әбиләр бик еш кына кич утыруларга җыела иделәр. Яшь кызлар, әниләр рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә

яисә җыр лый- җырлый, кул эшләре белән шөгыльләнде. Кемдер йон тарый, икенчеләре җеп эрләгеч ярдәмендә эрләгән җепне чорнап барганнар. Кайберәүләр бәйләгән, икен челәре теккәннәр һәм чиккән нәр, – дип билгеләп үтә Гөлнара Сөнгатуллина.

Шунысын да билгеләп үтәр гә кирәк, Татар Баганалысы Мә дәният йортында халык мәдәнияте белән бәйләнгән экспонатларны гына саклап калмыйлар, әлеге тради цияләрне яңартырга да тырышалар.

– Безнең Мәдәният йорты янында «Уңган куллар» исемле түгәрәк эшләп килә. Анда яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә җыела. Өлкән авыл даш ларыбыз ярдәме бе лән без әбиләрдән калган традицион ысулларны саклап, сөлгеләр, яулыклар чигәбез, баш киемнәре әзерлибез. Безнең традицияләребез буыннан-буынга күчәр дип ышанып калабыз, – дип ассызык лый авыл клубы хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев