Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музей безнең мәктәпкә килде

Татар дөньясында Гаяз Исхакый исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Ә без, чистайлылар өчен Исхакый язучы, галим, азатлык көрәшчесе, милләтпәрвәр булуыннан кала, әле бөек якташыбыз да.

Күрше Яуширмә авылында туып-үскән, салкын чишмә­ләренең суын эчкән, бәбкә үлән каплап алган басуларында уйнап үскән якташыбыз. Гаделша-Яуширмә аралары әллә ни ерак булмаса да, Исхакый музеена барырга туры килмәде. Ә бүген музей үзе безнең мәктәпкә килде! Музей хезмәткәрләре язучының катлаулы тормыш юлы, иҗаты буенча мавыктыргыч мәгълүматлар белән таныштырдылар. Үзләре белән музейдан күргәзмә өчен экспонатлар да алып килгәннәр, тик алар Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләре түгел иде. Музей директоры Рәсимә Ибраһимова әйтүенчә, язучының шәхси экспонатларын музей эченнән алып чыгарга ярамый икән. Шул сәбәпле, Исхакыйның үз куллары белән язылган язмаларын, кигән киемнәрен, шәхси альбомнан алынган фотоларын, документларын җәйге яллар вакытында музейга барып карарга сөйләштек. Фәнни хезмәткәр Гөлисә апа Яруллина якташ язучыбыз тормышын шултиклем ялкынланып сөйләде, залда утыручы укучылар таң калып тыңлады. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы вакыйгаларга бай булган, даталар гел алышынып, яңарып тора — ничек ул саннарны хәтерендә калдыра алды икән Гөлисә апа?

Китапханәче Ләлә Зарипова язучының юбилейларына багышлап чыгарган газеталары, брошюралары өчен ничек фәнни материал җыюлары, эзләнүләре, Исхакыйның туганнары белән очрашып, әңгәмә корулары турында сөйләде. Ел саен музейга Төркия, Германия, Кытай, хәтта Англия илләреннән туристлар килә икән. Бу инде Гаяз Исхакыйны, аның әсәрләрен бөтен дөньяда беләләр, дигән сүз. Без дә татар әдәбияты укытучыбыз Ирина апа Хәмидуллина белән дәресләрдә «Кәҗүл читек», «Сөннәтче бабай» әсәрләрен, «Җан Баевич» комедиясен укыдык. Исхакый татар милләтенең, татар теленең киләчәге өчен кайгырган, татарның данын бөтен дөньяга танытырга теләгән. Әйе, таныткан да: аның әсәрләре күптомлыклар булып, рус, төрек, кытай, немец телләрендә бастырып чыгарылган.

Музей хезмәткәрләре Гаяз­ның дөньяга тууы турында театраль тамаша да күрсәттеләр. Укытучыбыз Ирина апа Исхакый музеена багышлап язган шигырен укыды. Сезгә дә шул шигырьне тәкъдим итәм. Музей хезмәткәрләренә мәктәп коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Җәйгә музейда кабаттан очрашырбыз, дигән өметтә калабыз!

Алсинә Мөсабирова, Гаделша авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев