Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы катнашында узган киңәшмәдә коронавирус һәм аңа каршы вакцинация ясату турында фикер алыштылар

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – санитар-эпидемиологик хәл һәм коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация, агросәнәгать комплексы эше, оператив хәл.

Аны муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.

Киңәшмә уңай хәбәрдән башланды: «Восток» Чистай сәгать заводы директоры Иван Грачев Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Дмитрий Алексеевич аны югары бүләк алуы белән котлады, яңа уңышлар теләде.

Коронавирус үзгәрде һәм бездән китәргә җыенмый

Муниципаль районда санитар-эпидемиологик хәл һәм коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турындагы мәгълүмат белән Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Флюра Хәйруллина чыгыш ясады. Район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл ике ай дәвамында тотрыклы, әмма киеренке булган. Кискен респиратор вирус инфекциясе белән авырауның 896 очрагы теркәлгән, бу 2020 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 40 процентка кимрәк, шуларның 84 проценты – балалар арасында авырулар. Ел башыннан грипп белән авырауның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Флюра Сәлим кызы фикеренчә, әлеге күрсәткечкә вакци-нация ярдәмендә ирешелгән: халыкның 50 процентына прививка ясалган.

2021 елның 2 аенда дәваханәдән тыш пневмония белән авыраучылар санының 2,6 тапкырга артуы билгеләп үтелә. 213 очрак теркәлгән, шуларның 83,8 проценты – вируслы итеология. Авыраучыларның 74 проценты – өлкәннәр. Кызганыч, әмма бу чорда 10 очрак үлем белән тәмамланган.

2021 елның 2 аенда шәһәр һәм район территориясендә лаборатори-ядә расланган коронавирусның 43 очрагы теркәлгән (2020 ел дәвамында – 71 очрак). 13 кеше дәваханәгә озатылган, 30ы амбулатор медицина ярдәме алган. 1 мартка булган мәгълүматларга караганда, 32 кеше терелгән, бер очрак үлем белән тәмамланган, 10 кеше дәвалануын дәвам итә.

2021 елда коронавирус үзгәргән: гаиләдә бер кеше авыраган икән, аның белән якын элемтәдә булган барлык якыннары да авырый.

– Коронавирус бездән китәргә җыенмый һәм аны вакцинация гына туктатырга мөмкин, – дип ассызыклады Флюра Хәйруллина. –Халыкның 60 процентына вакцина ясалган очракта гына чикләү чараларын киметү мөмкин булачак.

Бүгенге көндә районга 2 компонентлы «Гам-Ковид-вак» вакцинасының 1445 дозасы кайткан. Хәзерге вакытта халыкның 1,9 процентына прививка ясалган.

– Вирусны җиңү өчен вакцинацияне активлаштырырга кирәк, – дип чыгышын тәмамлады Флюра Сәлим кызы.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов вакцинациянең ирекле эш булуын билгеләп үтте, әмма предприятие җитәкчеләрен һәм коллективларны аңа җаваплы карарга чакырды: мәкерле вирусның никадәр тизрәк чигенүе һәрберебезгә бәйле.

Районның бер хуҗалыгына яңа техника кайтты

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 425 тонна сөт җитештерелгән, 394 тонна сатылган. Сатуның уртача бәясе 25 сум 79 тиен тәшкил иткән. Бер сыердан уртача савым – 12,8 килограмм.

Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Техниканы ремонтлау график буенча бара. Узган атнада «Чистай» агрофирмасына энергия белән туендырылган яңа техника кайта башлаган. Минераль ашламалар кайтару буенча эш дәвам итә.

1 кеше ялган документлардан файдаланганда эләккән

Шәһәрдә һәм районда бу атнада оператив хәл тыныч булган. Җинаятьләр турында барлыгы 5 хәбәр кергән. Сводкада – 2 урлашу, 1 мошенниклык, ялган документлардан файдалану, элегрәк административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 297 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 4 кеше. 30 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 456 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев