Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципалитетта узган киңәшмәдә бердәм кизү-диспетчер хезмәте эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, оператив хәл турында сөйләштеләр

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары булып бердәм кизү-диспетчер хезмәте эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл торды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

4 оператив кизү торучы смена эшли

Бердәм кизү-диспетчер хезмәте эше турында учреждение җитәкчесе Гүзәл Мөксинова хәбәр итте. Бердәм кизү-диспетчер хезмәтенең төп бурычлары булып халыктан һәм оешмалардан теләсә нинди гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы янау яки барлыкка килү очрагы турында хәбәрләр кабул итү, кергән мәгълүматның дөреслеген анализлау һәм бәяләү, аны кабул ителгән хәбәргә җавап бирү компетенциясенә ия районның кизү-диспетчер хезмәтләренә җиткерү тора. Бердәм кизү-диспетчер хезмәте эше тәүлек әйләнәсе алып барыла, аны 2шәр кешедән торган 4 оператив кизү торучы смена башкара.

Терлек азыгы әзерләүнең кызган чагы

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 336 тонна сөт савылган. 7 миллион 18 мең сумлык 319 тонна сөт сатылган. Сөтнең уртача бәясе — 22 сум.


Мөгезле эре терлекләрне үрчетү буенча эш дәвам итә, бер атна эчендә 42 бозау туган.
Хуҗалыклар мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү эшен тәмамладылар.
Терлек азыгы әзерләү бара. 1130 тонна печән, 1350 тонна сенаж әзерләнгән. Бу эш дәвам итә.

5 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Бер атна эчендә 12 җинаять турында хәбәр теркәлгән. Сводкада — урлашулар, мошенниклык, исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итү, наркотиклар сату очраклары бар. 24 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 183 кеше тоткарланган. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен — 5.

Шәһәрдә зур чаралар узды

Утырыш ахырында Дмитрий Алексеевич билгеләп үткәнчә, шәһәрдә Сабантуй, РФ Герое Игорь Грудновка һәйкәл ачу, Россия көнен бәйрәм итү яхшы дәрәҗәдә узды. Район башлыгы аларны әзерләүдә һәм үткәрүдә, гражданнарның иминлеген тәэмин итүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев