Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципалитетта узган атналык киңәшмәдә берничә мәсьәлә тикшерелде

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – «Мебель фабрикасы» ТҖС эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Сугышчыларга ярдәм итү хәрәкәте актив эшли

6нчы номерлы «Мебель фабрикасы» ТҖС эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Чулпан Сөләйманова сөйләде. ТҖС территориясендә бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга багышланган төрле чаралар, акцияләр үткәрелә. Шулай, 1 сентябрьгә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 34 балага букчалар бүләк иткәннәр.

Узган елның ноябреннән территориаль җәмәгать советында махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм хәрәкәте эшли башлады. Башта аңа Мебель фабрикасы микрорайонында яшәүчеләр керә, аннары шәһәр һәм район буенча берничә пункт оештырыла. Хәзерге вакытта алар тугызау. «Чистай-фронтка» хәрәкәте сафларында 2 меңгә якын шәһәрле бар. 6 ай эчендә 3,5 км озынлыктагы 420 маскировкалау челтәре ясалган, 5 мең пар җылы олтырак, 2 меңнән артык костюм тегелгән. Трансформер-плащпалаткалар тегү оештырылган. 1 мең балаклав тегелгән, 5 меңнән артык блиндаж шәмнәре ясалган һәм фронтка җибәрелгән. Сугышчылар арасында коры душ бик кирәкле.

Сөтнең сатып алу бәясе үзгәрмәде

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Бер атна эчендә 338 тонна сөт савылган, 320 сатылган. Тәүлеклек уртача савым 48 тонна тәшкил итә, 1 сыерга савым – 16,5 кг. Сатып алу бәясе элеккечә 22,8 сум тәшкил итә.

Мөгезле эре терлекләрне үрчетү буенча эшләр дәвам итә. Бер атна эчендә 46 бозау туган.

Хайваннарны бердәм мәгълүмат базасына теркәү бара, бүгенге көндә анда хайваннарның 94 проценты кертелгән. Атна дәвамында әлеге эшләр тәмамланачак.

Уңышлы кышлату өчен печән әзерләргә кирәк, бер шартлы терлеккә 40 центнер азык берәмлеге запасы кирәк.

Район хуҗалыкларында урып-җыю техникасын кабул иттеләр. Белгечләрдән торган комиссия аның әзерлегенә яхшы бәя биргән, янгын иминлеге, хезмәтне саклау һәм янгын сүндергечләр, дару тупланмалары булуга аерым игътибар бирелгән.

Хәзерге вакытта игенчеләр 70 мең гектардан артык мәйданда корткычларга, 50 мең гектарда чүп үләннәргә, 14 мең гектарда авыруларга каршы эшкәртү үткәргәннәр.

Исерек хәлдә булган 8 машина йөртүче тоткарланган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә 5 җинаять турында хәбәр теркәлгән. Сводкада – 3 мошенниклык, 2 урлашу очрагы.

16 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Һәлакәт урыныннан 2 шофер качып киткән. Административ хокук бозулар өчен барлыгы 252 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 198. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 8 шофер тоткарланган.

Сабантуйга әзерләнәбез

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сабантуйга әзерләнүгә игътибар юнәлтте.

– Сабантуй шимбә көнне, 10 июньдә узачак. Җитәкчеләргә әйләнә-тирә территорияне төзекләндерүне дәвам итәргә кирәк, – дип йомгак ясады Эдуард Рөстәм улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев