Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципалитетта атналык киңәшмәнең төп темалары булып җирле базарларда алкогольне ваклап сату вәзгыяте, агросәнәгать комплексында хәлләр торышы һәм атналык оператив хәл булды

Аны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов үткәрде.

Закон бозулар ачыкланды

Җирле базарларда алкоголь прдукциясен сату турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы җитәкчесе Александр Панов сөйләде. Шәһәр һәм район буенча алкоголь продукциясен ваклап сатуны 43 оешма һәм 143 объект тормышка ашыра. Агымдагы елның гыйнвар-май айларында территориаль орган белгечләре эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән бергәләп алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне законсыз әйләнештән алу өчен 9 контроль чара үткәрелде.
Тикшерү барышында гамәлдәге закон нигезендә 9 очракта 9 закон бозу очрагы ачыкланды: өйдә җитештерелгән, составында спирт булган продукцияне сатуның 7очрагы һәм тиешле үрнәктәге марка ябыштырылмаган продукция сатуның 2 очрагы ачыкланды. Әйләнештән 10,9 литр ялган алкоголь һәм составында спирты булган продукция алынды.

Төп игътибар — азык әзерләүгә

Агросәнәгать комплексында эшләр торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Алесандр Ромадановский хәбәр итте. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 336 тонна сөт җитештерелде. 6 миллион 891 мең сумга 319 тонна сөт сатылды Уртача сату бәясе 21 сум 60 тиен тәшкил итә.
Шулай ук мөгезле эре терлекне үрчетү буенча да эш алып барыла. Хисап чорында 29 бозау алынган.
7400 тонна сенаж, 4200 тонна печән әзерләнгән.
Кырларда үсемлекләрне чүп үләннәрдән һәм авырулардан саклау буенча эш алып барыла, яфраклардан өстәмә тукландыру үткәрелә.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 194 кеше тоткарланган

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча бүлек начальнигы Сергей Атуров хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 9 хәбәр теркәлгән. Сводкада — урлаулар, наркотикларны, сертификацияләнмәгән алкоголь продукциясен, сугыш кирәк-яракларын тартып алу, теракт турында ялган хәбәр. 11 транспорт-юл вакыйгасы булды. Административ хокук бозулар өчен 237кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен — 194. Транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 4 машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев