Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль конкурста Чистай районы авылларыннан дүрт гаилә катнашты

Күптән түгел Александ­ровка авыл Мәдәният йортында Чистай районының яшь парлары конкурсы булды. Анда Чистай Выселкасыннан, Данауровкадан, Бахта һәм Йолдыз авылларыннан дүрт гаилә катнашты. Лев Толстой әйткәнчә, барлык бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә охшаш.

Дөрестән дә, алар татулык­лары, бердәмлекләре, бер-берсен ярты сүздән, ярты караштан аңлаулары, ышанычлы, ярдәмчел булулары белән бер-берсенә охшаш.
Александровкадан Ворониннарны энҗе туйлары белән һәм Александровка Мәдәният йортында хезмәт кую­чы өч буын Грачевлар-Ворониннар гаилә династиясен хөрмәтләү конкурс­ка бәйрәм төсе өстәде. Чистай муниципаль районы Советының оештыру бүлеге начальнигы Лилия Абзалова Чистай муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул гаиләнең кешеләр, илебез тормышында нинди роль уйнавын билгеләп үтте, шулай ук яшь гаиләләргә, конкурста катнашучыларга үгет-нәсыйхәтләрен бирде.
— Конкурста катнашканнары өчен барлык гаилә командаларына да рәхмәт белдерәм. Сез барлык турларны һәм биремнәрне уңышлы үтәрсез дип ышанам, бар гаиләгез белән бергә биредә булуыгыз үзе күп нәрсә турында сөйли! Сезгә уңышлар телим, — диде Лилия Нургаяз кызы.
Һәр гаиләнең әзерлеккә керткән өлешенә һәм чыгышларына бәя бирү җиңелләрдән түгел, барысы да бик тырыштылар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күпләр сәхнәгә беренче тапкыр чыктылар. Сәхнәдә булу — зур җаваплылык. Кем әйтмешли, беренче белен төерле була. Һәр гаилә нәрсә белән булса да аерылып торды.
Данауровкадан Наталья һәм Алексей Храмовларның өч уллары. Алар балалайкалар белән чыгыш ясаганда дәртләнеп, көч-куәт алып утырмаган кеше булдымы икән? Храмовлар «Көчле алкышларга лаек гаилә» номинациясендә бүләк­кә лаек булдылар. Малайлар шулай ук футбол белән мавыгуларын күрсәттеләр һәм «Кем спорт белән дус, шул авырмый» дигән шигарь дә уйлап чыгарганнар.
Чистай Выселкасыннан Виктория һәм Денис Шишловлар шулай ук спорт сөючән гаилә. Виктория спорт мастеры, ә әтиләре үсмерләр командасын футбол серләренә өйрәтә. Алар гаиләсендә кызлары Варвара һәм уллары Алексей үсеп килә. Спорт сөюче әлеге сөйкемле гаилә «Гаилә ядкарьләре» номи­на­циясендә аерылып тордылар.
Виктория Шишлова үзен­чәлек­­ле китап тарихын сөйләде.
— Безнең гаиләдә гаилә ядкаре саклана — ул буыннан-буынга күчүче изге нәрсә. Бу 1839 елгы китап. Ул чиркәүгә һәм дини кешеләргә басым ясалган вакытта безнең гаиләгә килеп эләгә. Чиркәүне җимергәч, китапларны һәм башка зйберләрне кем ничек булдыра ала үзенә сак­лауга ала. Минем карт әбием Дуня әлеге китапны саклый алган һәм аны кызына — минем әбием Лидиягә тапшырган. Ул бүгенгәчә аңарда саклана. Без әлеге китапка бик сакчыл карыйбыз, ул стенкада кояш нурларыннан ерактарак саклана, без аны кунакларга да бик күрсәтмибез. Әмма аны конкурс­ка алып килдек, чөнки бу аерым вакыйга, — дип билгеләп үтте Виктория.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ул китап кына түгел, ә безнең тарихыбызның бер өлеше, динебез һәм православиеле Россиядә традицион нигезләрнең җимерелү шаһиты да. Билгеле, сюрпризсыз да булмады! Шулай килеп чыкты ки, әлеге чарада Викториянең әти-әнисен энҗе туйлары белән тәбрик иттеләр, ике гаилә өчен дә бу күңелле вакыйга булды.
Гаиләдә балалар булганда гаилә яшь санала. Совет заманындагы «Мин сине яратам, тормыш!» җырында искиткеч мәгънәле сүзләр бар. Алар кешенең тормыш юлын, балалар, оныклар үстерүнең гүзәл мизгелләрен ачып бирә. «Онык­лар тугач, бар тормыш та яңадан кабатлана» диелә анда…
Шуңа күрә дә картаймас өчен зур матур гаилә булдырырга һәм гаилә әгъзаларының һәрберсе белән кызыксынып яшәргә кирәк!
Йолдыз поселогыннан килгән Галина һәм Андрей Алексеевлар гаиләсендә биш бала — Никита, Светлана, Вероника, София һәм Макар үсә. Макар — конкурсның иң кечкенә катнашучысы, ул үзенең һөнәр­ләрен күрсәтә торды, кай җир­дәдер кушылып җырлады, кайвакыт «югалып» та алды, бер сүз белән әйткәндә, үзен өйдәге кебек хис итте. Билгеле инде, кая гына булсалар да, гаиләсе янында бала һәрвакыт өйдәге кебек. Зур бәхет нәкъ менә шундый була да инде!
Алексеевлар гаилә ризыгы мантый белән бүлештеләр. Шуның өчен алар «Иң яхшы гаилә
рецепты» номинация­сендә бүләккә лаек булдылар. Гаиләнең шигаре: «Мәхәббәтне саклап яшибез, без барысын да булдырабыз, чөнки без бер гаилә».
Бахтадан Минкиннар гаилә­се — әниләре Индира, уллары Никита, кызлары Карина һәм Дарина килгән. Әтиләре Николай катнаша алмады, көтмәгәндә ашыгыч рәвештә эшкә чакырганнар. Тормыш бит, шулай да килеп чыга. Әмма гаилә нык тырышты, юлда килгән дә үк алар рольләрне бүлешеп куйганнар, әтиләренең әзерлек вакытында үк күп нәрсәләр эшләгәне күренеп тора. Бахтада Минкиннар турында дус-тату һәм кунакчыл гаилә диләр. Балалар бик талантлы, алар «Карендәш» керәшен ансабленең юлдашы булган «Тәңкәләр» балалар студиясендә шөгыльләнәләр. Милли киемнәр кигән балалар искиткеч матурлар, могҗиза дими ни дисең! Шуңа күрә «Талантлы гаилә» номинациясендә әлеге гаиләнең җиңүе бер дә гаҗәп түгел!
Барлык конкурста катнашучыларга теләктәшлек белдерергә авылдашлары, бе­ренче чиратта, мәдәният учреж­дениеләр хезмәткәрләре дә килгән иде.
Данауровка авыл мәдәният йорты методисты Людмила Терентьева үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:
— Безнең җирлектә туганлык җепләре белән генә түгел, уртак мәнфәгатьләре, мавыгулары, гаилә традицияләрен саклаулары белән дә охшаш гаиләләрнең булуы бик сөендерә. Конкурсны оештыручыларга — оештыру кабинеты методистларына, «ТР Чистай муниципаль районы мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәк­ләштерелгән системасы» муниципаль бюджет учреждение­се директорына һәм кон­курста катнашучы­лар исеменнән Александ­ровка мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәсем килә. Конкурс гаиләнең статусын һәм гаиләләрнең абруен күтәрергә ярдәм итә. Бу иҗади эшкә рухландыра, гаилә әгъзаларын бер идеягә берләштерә. Барысы да менә дигән килеп чыкты!
— Әйе, мәдәни-ял итү эш­чәнлеге методларының һәм формаларының бездә төрле арсеналы, бу исә безгә бер-берсен кабатламаган чаралар үткәрергә мөминлек бирә, — дип билгеләп үтте Чис­тай районы мәдәни-ял итү учреждениеләре директоры Ольга Рыжова. — Иң дәртле чара ул конкурс. Һәм без балаларны тәрбияләүдә, көнкүреш хәлләрен һәм мөнәсәбәтләрне көйләүдә тәҗрибәсе булган яшь гаиләләр өчен конкурс үткәрүне сайлап, бер дә ялгышмадык дип уйлыйм. Бәйрәм җылы, уңайлы мохитта үтте. Очрашуның актив катнашучылары һәм кунак­лары безнең районның зур, матур гаиләләре булды Аларга зур рәхмәт! Һәр гаилә үз талантын төрле конкурсларда уңышлы күрсәтә алды. Әлеге конкурсларның максаты яшь гаиләләрнең актив социаль позициясен формалаштыру, гаилә институтын үстерү, яшь гаиләләргә үз эшләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Бу быелгы Гаилә елында, гомумән, һәрвакытта бик актуаль.
Гаиләнең бөтен, имин булуы, аның традицияләре һәм көнкүреше, туганлык бөтенлеге һәм өзелмәс буыннар чылбыры — илебез тотрыклылыгын, бар кешелек үсешен тәэмин итүче төп нәрсәләр.

Ирина Игнатьева,
мәдәни-ял итү учреждениеләре үзәкләштерелгән системасының мәгълүмати-аналитик бүлек мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев