Мул уңыш өчен көрәшәчәкбез
Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә әзерләнә, алар җитди чикләүләр фонында уза.
Икътисади санкцияләр кертелү белән күпләрне азык-төлек иминлеге мәсьәләсе борчый.
Аграрийлар чәчү мәйданнарын саклап кала алырмы? Чит илдән товарлар кертү белән авырлыклар булуны исәпкә алып, нинди дә булса культураларга өстенлек бирерләрме? Санкцияләр аркасында риск факторлары бармы? Бу хакта без Чистай районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский белән сөйләштек.
– Быел чәчү мәйданнары элекке дәрәҗәдә калачакмы, әллә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз төзәтмәләрен кертәчәкме?
– Март башында эш планнарын кабул итү төгәлләнде. Ул авыл хуҗалыгы министры, ведомство хезмәтләре белгечләре катнашында узды. Кайбер хуҗалыкларның эш планнарына шунда ук төзәтмәләр кертелде, киңәшләр бирелде. Гомумән алганда, чәчү мәйданнары узган ел дәрәҗәсендә кала, әмма бераз үзгәрешләр дә бар. Узган елдан төп аерма яшелчә культуралары буенча булачак. Быел «Чистай» агрофирмасы 215 гектар бәрәңге чәчәргә планлаштыра, узган ел 29 гектар иде. Шулай ук сидераль пар җирләрне 3800 гектарга арттыру планлаштырыла. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданнары буенча саннар шул ук – 53 мең гектардан артык. Техник культуралар 18 мең гектарда чәчеләчәк. Аз нәтиҗәле күпьеллык үләннәр мәйданын кыскарту хисабына азык культуралары мәйданы 3 мең гектарга кимеячәк.
– Санкцияләр шартларында техниканы алда торган эшләргә әзерләгәндә запас частьләр белән авырлыклар бармы?
– Соңгы берничә елда эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре дә, район фермерлары да үз технопаркларын яңартуга аерым игътибар бирделәр, яңа җиһазлар, тракторлар, комбайннар, чәчү комплекслары сатып алдылар. Әгәр алар моны эшләмәгән булсалар, аларга хәзер авыр булыр иде, чөнки бәяләр артты. Бу техника ышанычлы булганлыктан, капиталь ремонт якын арада кирәк булмаячак. Ә аңа хезмәт күрсәтүче дилер үзәкләренең складларында агымдагы ремонтны тәэмин итү өчен материаллар җитәрлек. Моннан тыш, республикада импортны алыштыру белән шөгыльләнүче берничә предприятие бар.
– Минераль ашламалар белән хәл ничек тора? Хуҗалыклар аларны тиешле күләмдә туплый алдымы?
– Яңа елга кадәр үк республикада ашламаларның билгеле бер бәясе теркәлгән иде. Ул чакта ук күп кенә хуҗалыклар минераль ашламалар җитештерүчеләрнең берсе белән шушы теркәлгән бәядән ашлама кайтартуга килешү төзеделәр. Завод ай саен өлешләп минераль ашламалар төяп җибәрә башлады. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы бер гектарга 70 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама кертү бурычын куйды. Бүгенге көндә район буенча гектарына 56 килограммга якын тәэсир итүче матдә тупланган. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән 12 килограммга диярлек күбрәк. Моннан тыш, бездә минераль ашламаларны тәкъдим ителгәннән дә күбрәк туплаган хуҗалыклар бар. Мәсәлән, «Чистай» агрофирмасында бер гектарга 145 килограмм тәэсир итүче матдә бар, «Волга-Селект» хуҗалыгында – 57, «Закамье Агро» һәм «Родник» хуҗалыкларында – 50шәр килограмм тәэсир итүче матдә тупланган һәм аны кайтару дәвам итә.
– Орлыкларны сыйфатлы әзерләү дә мөһим роль уйный.
– Районда сабан бөртекле культураларга ихтыяҗ 10-11 мең тонна тәшкил итә, тәэмин ителеш – 109 процент. Техник культураларга килгәндә, кукурузга ихтыяҗ – 431 тонна тәшкил итә, шуның 55 тоннасы бар инде, көнбагышка ихтыяҗ – 80 тонна, 35 тонна бар. Калган өлешләрдә контрактлар төзелгән һәм хуҗалыклар аларны кайтаруны көтәләр. Орлыкларны анализлау буенча нәтиҗәләр начар түгел. Оригиналь элиталы орлыкларның өлеше – 20 процент, репродукцияле орлыклар – 74 процент, калган 6 процент – массалы репродукция орлыклары.
– Димәк, киләсе сезонга яхшы өметләр баглыйбыз?
– Бар көчебез белән мул уңыш өчен көрәшәчәкбез. Узган ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында безнең район 14нче позициягә күтәрелде. 2021 елда район тулай ашлык җитештерү буенча республика лидерларының бишлегенә керде. Планканы киметергә ярамый. Көздән нинди эшләр башкарылуын (заманча эретмә комплексы төзелде, туңга сөргәндә күп ашлама кертелде) исәпкә алсак, планнарыбыз зур, икмәксез калмаячакбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев