Мәшгульлек хезмәте эшкә урнашырга һәм яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм итә
Халык мәшгульлеге үзәге директоры Владимир Пономарев туры эфирда чистайлыларның сорауларына җавап бирде.
Халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе Владимир Пономарев социаль челтәрләрдә безнең редакция битләрендә узган чираттагы туры эфирның спикеры булды.
Ярты сәгать дәвамында ул чистайлыларның сорауларына җавап бирде. Аларның күбесе редакциянең мобиль телефонына алдан ук килгән иде.
– Мин чистайлылар белән туры эфирда аралашу, аларны борчыган сорауларга җавап бирү мөмкинлеге барлыкка килгәнгә шатмын. Сөйләшүне башлар алдыннан, мин мәшгульлек үзәге эшчәнлеге турында сөйләп үтәм. Барыннан да элек, безнең хезмәт төрле сәбәпләр аркасында эшсез калган кешеләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен булдырылган. Шулай ук без эшләүчеләргә, әмма үз эшчәнлегенең төрен үзгәртергә, яңадан уку юлы белән башка һөнәр үзләштерергә теләүчеләргә дә ярдәм итәбез, – диде Владимир Александрович.
Ул билгеләп үткәнчә, 2009 елдан 2022 елга кадәр мәшгульлек үзәге 3 меңнән артык кешене яңадан укыткан. Моннан тыш, Чистай районы халкының үзмәшгульлеге программасы кысаларында 1 меңнән артык кеше ярдәм алган.
Муниципаль районда хуҗалык итүче субъектлар шактый. Мәсәлән, без 1053 предприятие белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Алар белән хезмәттәшлек итәргә «Россиядә эш» электрон платформасы ярдәм итә. Без акрынлап санлы технологияләргә күчәбез, шул исәптән мәшгульлек үзәгендә эшсезләрне теркәү дә цифрлы режимга күчерелде, – дип билгеләп үтте Владимир Пономарев.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә эш белән тәэмин итү үзәгендә 140лап эшсез чистайлы исәптә тора, бу Чистай районында эшче көчләрнең 0,44 процентын тәшкил итә, ә эшләүчеләр 38 меңнән артык. 300дән артык буш эш урыны бар. Кыска кереш сүзеннән соң, мәшгульлек үзәге директоры сөйләшүнең төп өлешенә күчте, туры эфирда кергән сорауларга җавап бирде.
– Кызыма быел 14 яшь тула. Аның җәен эшкә урнашасы килә. Яшүсмерләр мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаша аламы? Моның өчен нәрсә кирәк?
– Яшүсмерләрнең җәйге мәшгульлеген оештырырга мөмкин. Моның өчен баланың эшләргә теләге кирәк. Мәшгульлек үзәгенә килергә, үзең белән паспорт һәм СНИЛС алып килергә кирәк, калганын безнең хезмәткәрләр эшләячәк. Әйтергә кирәк, мәгариф идарәсе безнең белән тыгыз хезмәттәшлек итә, яшүсмерләр белән ел дәвамында эшлибез, нәкъ менә мәктәп бригадалары белән хезмәттәшлек итәбез. Ягъни бала, теләгән очракта, үзе укыган белем бирү оешмасында эшли һәм моның өчен аз булса да акча ала ала. Эшләгән тулы ай өчен бала гарантияле рәвештә 2250 сум алачак, бу – мәшгульлек үзәге түли торган матди ярдәм. Ә менә хезмәт хакын ул эшләгән сәгатьләр саныннан алачак. Боларның барысын да безнең белгечләр мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә җентекләп аңлатачаклар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җәйге чорда яшүсмерләр өчен мәктәп бригадаларында гына түгел, предприятиеләрдә дә эшләү мөмкинлеге бар. Яшь буынның эшкә урнашуга кызыксынуы югалмавы сөендерә, чөнки, миңа калса, яшьләрнең эшкә мөнәсәбәте һәм һөнәри ориентлашуы шуннан гыйбарәт.
– Бала карау буенча ялда торам. Мәшгульлек үзәгендә декретта утыручы хатын-кызлар өчен төрле белгечлекләргә өйрәтә торган курслар булуын беләм. «В» категорияле машина йөртүчегә укыта торган курслар бармы?
– Әйе, чыннан да, декреттагы хатын-кызлар өчен «В» категорияле машина йөртүчеләрне укыту курслары булды. Укулар «Демография» проекты кысаларында узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа белгечлек алырга теләгән декретта утыручы әниләр һәм пенсия алды яшендәгеләр «Россиядә эш» сайтын ачып һәм анда «Демография» проекты табып, үзләренә кызыклы программаларны дистанцион рәвештә үтәргә мөмкиннәр. Калган гражданнарга да белем алу буенча мәгълүматны шунда ук табарга була.
Хәзерге вакытта без укытуны дәвам иткән юнәлешләр турында сөйләргә телим, шул исәптән бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар өчен дә. Болар – кадрлар менеджменты, 1С предприятие программисты, веб-дизайн (сайтлар булдыру), ЭВМ операторы, чәчтараш, маникюр буенча белгеч, керфекләрне үстерү буенча оста. Эшсез гражданнар электр һәм газ белән
эретеп ябыштыручы, «Д», «С», «Е» категорияле транспорт чараларын йөртүче, 4нче разрядлы каравылчы белгечлеген үзләштерә алалар. Укучылар өчен барлык курслар бушлай.
Укыту юнәлешләре нидән чыгып билгеләнә? Без кире элемтәдә безгә килүчеләрдән кемлеккә укырга теләүләрен сорыйбыз. 10-12 кешелек төркемнәр нәкъ менә шул теләкләрдән чыгып формалаша.
– Чистайда хезмәт базарында нинди белгечлекләргә ихтыяҗ аеруча зур?
– Чистайда булган барлык буш эш урыннары белән мәшгульлек үзәге сайтында да, «Россиядә эш» сайтында да танышырга мөмкин. Бүгенге көндә безнең районда табибларга, медицина хезмәткәрләренә, төрле профильдәге инженерларга ихтыяҗ зур. Эшче белгечлекләр турында сөйләсәк, ә мондый юнәлештәге вакансияләр тагын да күбрәк, урам себерүчеләр, сатучылар, төрле эшкә эшчеләр, слесарьлар, ремонтчылар, станок операторлары һәм башкалар кирәк.
– Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр арасында нинди яшьтәге кешеләр күбрәк?
– Беренчедән, эшсезләр арасында хатын-кызлар күбрәк. Яшь буенча алар, нигездә, 50 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр, киләсе категория – 30-49 яшьләрдәгеләр, яшьләр күп түгел.
– Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләргә нинди сумма түләнә?
– Бүгенге көндә ил буенча тулаем алганда пособиенең минималь суммасы – 1 500 сум. 12792 сум – максималь сумма. Дөрес аңларга кирәк, пособие кешенең төп эш урынында процент чагыштырмасында алган хезмәт хакы буенча билгеләнә. Бу хакта мәшгульлек үзәге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми битләребездә белергә мөмкин.
– Берничә ел элек эшсезләргә үз эшләрен ачарга акча алырга мөмкинлек бирүче дәүләт программалары бар иде. Хәзер мондый төр ярдәм бармы?
– Бу программа үзен яхшы яктан күрсәтте һәм хәзерге вакытта да гамәлдә. Ул 2009 елда кабул ителгән иде һәм хәзер дә анда үзгәрешләр аз. Беркетелгән сумма 145 000 сумнан аз гына артыграк тәшкил итә. Бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмгә эшсезләр генә исәп тота ала. Кеше бу акчаны нәрсәгә алганын, нинди бизнес яки эш белән шөгыльләнергә теләвен аңларга тиеш. Ул барысын да уйлаганнан соң, бизнес-план язарга, аны якларга, салым инспекциясендә теркәлергә, акча алырга һәм аны бизнес-план нигезендә, хисап биреп, тормышка ашырырга кирәк булачак.
– Мәшгульлек үзәгендә үзмәшгульләр белән нинди эш алып барыла?
– Үзмәшгульләр өчен без консультацияләр бирәбез. Ягъни мондый категория гражданнарының безгә сораулары булса, безнең белгечләр аларга ярдәмгә килергә әзер. Теләсә кайсы вакытта үзмәшгульләр безнең үзәккә консультация сорап мөрәҗәгать итә алалар.
– Әгәр кеше үз теләге белән эштән китсә, әмма яңа эш урыны тапмаса, ул мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга мөмкинме?
– Әлбәттә, мөмкин. Шуны әйтергә кирәк, мәшгульлек үзәге –пособиеләр бирү хезмәте түгел. Без кешегә безнең районда булган эш урыннары кысаларында эшкә урнашырга ярдәм итәбез. Илебезнең башка төбәкләрендә дә чистайлыларга эш эзләүдә ярдәм итә алабыз. Без кешегә эш эзләү чорында финанс ярдәме күрсәтәбез. Бу эшсез калган кеше мәшгульлек үзәгенә исәпкә басып, үзе күпме теләсә, шул вакыт пособие алырга мөмкин дигән сүз түгел. Эшсез калган кешегә бездә теркәлергә мөмкин, өстәвенә, моны «Россиядә эш» сайты ярдәмендә эшләү җиңелрәк булачак. Анда керегез, теләсә нинди гаджет ярдәмендә дистанцион рәвештә теркәлегез, берничә сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Алга таба безнең белгечләр сезне мәшгульлек үзәгенә теркәлү вакытында сез беркеткән документларның төп нөсхәләрен чагыштыру өчен чакырачаклар. Аннары сезнең белән мәшгульлек үзәге белгечләре эшкә урнаштыру буенча эшләячәкләр.
Владимир Пономарев чистайлыларның, кирәк булганда, 5-13-34 «кайнар линия» телефоны буенча мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итә алуларын искәртте. Ул килеп туган мәсьәләләр буенча белгечләр тулы аңлатмалар бирергә һәрвакыт әзер дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев