Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәрхәмәтлелеге өчен аны балалар ярата

27 сентябрьдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.

Бәйрәм алдыннан без 11нче балалар бакчасы тәрбиячесе Люция Рулева белән очраштык, ул гомеренең 33 елын балаларга багышлаган.
Әлеге тәрбияченең эш тәҗрибәсе 33 ел тәшкил итә. Әлеге һөнәрне сайлаганда ул әле яп-яшь кыз була. 
 – Миңа балалар белән шөгыльләнү, алар белән уйлау һәрвакыт кызык булды. Мин яшәгән йортта кечкенә балалар күп иде. Аларның әти-әниләре ышанып миңа балаларын тапшыралар иде. Мин аларны караучы булдым. Һәм мәктәпне тәмамлагач мине каршымда торган медицина яки педагогия училищесы дигән сайлауда, мин икенчесен сайладым, чөнки тормышымны балалардан башка күз алдына да китерә алмыйм, – дип сөйли Люция Рулева.
Күп еллар педагогик хезмәт тәҗрибәсе дәве­рендә Люция Роберт кызы куллары аша дүрт йөзләп бала чыккан. Ул аларның һәркайсысын хәтерли, җылылык белән искә ала. 
–Һөнәрем миңа бик ошый. Эшкә беркайчан да авырсынып бармыйм, өйгә дә башкарылган эшемнән канәгать булып кайтам. Чөнки мин балаларны яратам, алар белән уртак тел таба беләм – зурларча түгел, ә дус кебек сөйләшәм. 
Эш нәтиҗәмне күрәм, һәм минем өчен бу иң мөһиме.
– Ни гаҗәеп, шук һәм мәшәкать тудырмаучы балалар аеруча истә кала. Алар үсеп җитсәләр дә таныйм, исем-фамилияләре белән дәшәм, ә алар гаҗәпсенәләр, – дип көлә Люция Роберт кызы. – Элек миндә тәрбияләнүчеләр балаларын минем төркемгә бирер өчен балалар бакчаларыннан мине эзләве шатландыра. Ә узган ел мине һәм хезмәттәшемне көтмәгәндә очрашуга чакырдылар, элеккеге тәрбияләнүчеләрем чын бәйрәм оештырдылар! Хәзер аларга 38әр яшь, һәркемнең үз гаиләсе, үз тормыш тәҗрибәләре бар, ә мин аларны нәни сабыйлар килеш хәтерлим. Вакыт ничек тиз уза!
Әти-әниләр сабыйларын балалар бакчасына биргәндә аның өчен төп кеше әни түгел, ә тәрбияче була. Күпләр дулкынлана, тәрбияче нинди булыр, баланы ничек кабул итәр, бала аны ничек кабул итәр дип борчыла.
– Балалар бакчасы сайлый алмау­чыларга мин һәрвакытта да балалар бакчасы түгел, ә бала янында булачак кешене сайларга кирәк дим. Балалар бакчасы яңа, матур итеп бизәлгән булырга мөмкин, әмма әгәр тәрбияченең балаларга карата мәхәббәте, җылылыгы булмаса, бу берни дә тормый, – дип билгели Люция Роберт кызы. – бу бик мөһим, чөнки баланы тәрбияләү буенча эшнең күпчелек процентын нәкъ менә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре башкара. Без балаларны мәктәпкә әзерлибез: санарга, укырга өйрәтәбез. Безнең моны ничек эшләвебездән, баланың киләчәге тора.
Беркемгә дә сер түгел, балалар бакчасында эшләү – зур сабырлык һәм түземлек таләп итүче хезмәт. Сабыйлар белән теләсә кем эшли алмый, чөнки моның өчен кешенең билгеле бер сыйфатлары кирәк. 
– Әти-әнием миндә гаделлек, тәртип һәм син кемне дә булса рәнҗетсәң, сиңа да шундый мөнәсәбәттә булуларын аңлау сыйфаты тәрбияләгәннәр. Тормышымда нәрсә дә булса килеп чыкмаса, мин, беренче чиратта, үземне гаеплим. Кешедән гафу үтенергә һәрвакытта да сүз табам. Балалар киткәндә дә, әти-әниләргә «Нәрсә дә булса ошамаган булса, гафу итегез» , дип сорыйм. Һәрбер баланың – шәхес булуын аңлый белергә кирәк, – дип уртаклаша Люция Рулева.
– Чыгарылыш балалары сезгә киңәш сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Балалар тәрбияләү буенча сез нинди киңәш бирәсез?
– Ата-аналарга еш кына балаларын тыңларга киңәш итәм. Аларның нәрсә теләүләрен аңларга мөһим, әмма көйсезлекләренә «биергә»  ярамый. Ә замана ата-аналары нәрсә эшли? Балага телефон тапшыралар да, аның барлыгы турында оныталар. Бала аның белән сөйләшсеннәр, уйнасыннар, аңа әкият сөйләсеннәр өчен үзенә игътибар җәлеп итәргә тырыша. Ата-аналар балаларына күбрәк игътибар бирә башласа, аларның әйбәт, мәрхәмәтле һәм башкаларга битараф булмаган балалар үсәчәк.
Бала әти-әнисенә рәсем ясаганда, аның ничек тырышуын, аның өчен моның ничек мөһим булуын тоегыз. Анда ул матур әнисен, гаилә сакчысы булган әтисен күрә. Әлеге рәсем рамга куярлык. Чөнки анда сабый әти-әнисенә булган мәхәббәтен чагылдырган. Мин «Нәрсә утыртсаң – шуны урырсың» , дип еш әйтәм. Балалар – ата-аналарының чагылышлары. Безгә алар биш елга килә, ә әти-әниләре белән гомер буена кала...
– Хезмәттәшләрегезгә һөнәри бәйрәм алдыннан нәрсә теләр идегез?
– Сәламәтлек, җиңел булмаган хезмәтебездә сабырлык һәм уңышлар. Әлеге һөнәрне яңа гына сайлаучыларга – өлкән хезмәттәшләрдән тәҗрибә туп­ларга. Көндәлек шатлык һәм илһам, күтәренке кәеф телим. Эшчәнлегегез сезнең йөрәгегезгә җылылык кына бүләк итсен, ә гомерегездә бары тик бәхетле көннәр генә булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай