Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мохтаҗларга ярдәм итә алуыбызга без бик шат»

Казан Мәрьям ана иконасы чиркәве каршындагы социаль ашханәдән мохтаҗларның барысы да кайнар төшке аш ала

Тормышта төрле хәлләр – шатлыклы да, борчулы вакыйгалар да байтак. Кайчакта авыр сынауларны ялгыз гына җиңеп чыгу мөмкин булмый. Мондый мизгелләрдә кешегә ярдәм кулы сузу, аның ялгыз түгеллеген аңлату мөһим.

Авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү – Казан Мәрьям ана иконасы чиркәве каршында эшләп килүче социаль ашханәнең төп максаты. Көн саен биредә мохтаҗлар, ялгыз, мөмкинлекләре чикле, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен кайнар төшке аш әзерлиләр.

– Социаль ашханә булдыру идеясе берничә ел элек барлыкка килде. Элегрәк гыйбадәт үткәннән соң, барысы да ашханәгә килә иде. Анда ризык сорап билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр еш мөрәҗәгать итә иделәр. Әмма мондый кешеләргә көндә ризык табу авыр, шуңа күрә без көн саен төшке аш әзерләргә карар иттек. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл хәер-фатихасы белән өйләрендә ашарга пешерергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен социаль ашханә ачтык. Епархиядә барлыгы шундый өч ашханә бар, аларның икесе – Түбән Камада, берсе бездә – Чистайда эшли.

Төшке ашны бер үк вакытта, 12дән 13 сәгатькә кадәр өләшәбез. Аларны мохтаҗ һәр кеше ала ала, – дип билгеләп үтә Чистай епархиясе сәркатибе, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе, протоиерей Андрей Зиньков.

Бу форматта социаль ашханә ел ярымнан артык эшли. Монда бер-берсен алыштырып ике пешекче хезмәт куя.

– Безгә көн саен авыр тормыш хәлендә калган, билгеле бер яшәү урыны булмаган, аз керемле кешеләр килә. Без алар өчен кайнар төшке аш әзерлибез. Мәсәлән, бүген скумбриядән аш, ит белән макарон һәм компот. Боларның барысын да бер тапкыр кулланыла торган контейнерларга тутырабыз, янына телемләп ипи, кашык куябыз, барысын пакетларга салып бирәбез, – дип сөйли Ирина Проснева.

Төшке аш пешерү өчен азык-төлекне мәхәллә кешеләре китерәләр. Социаль ашханәне читтән финанслау юк. Шулай да, пешекчеләр менюны төрләндерергә тырышалар.

– Кешеләр вафат туганнарын искә алсыннар, якыннарының сәламәтлеге өчен дога кылсыннар яки иганә рәвешендә төрле азык-төлек тупланмалары китерәләр. Гадәти көннәрдә итле ризыклар әзерләргә тырышабыз, ә пост вакытында гөмбә, балыктан пешерәбез. Көн саен яңа пешкән ризык. Көндә 10-15 кеше кайнар төшке аш алырга килә. Без мондый игелекле эшкә үз өлешебезне кертә һәм мохтаҗларга ярдәм итә алуыбызга шатбыз. Кешеләр барысы да тәмле булды дип рәхмәтләрен белдергәч, үзебезгә дә рәхәт булып китә. Бу игелекле эшкә фатихаларын биргән митрополит Кириллга, Андрей атакайга рәхмәт, – дип уртаклаша пешекче.

Мохтаҗлар өчен бушлай туклану оештыруда биредә үк пешерелә торган ипи, шулай ук мәхәллә кешеләренең иганә ярдәме белән, зур ярдәм булып тора. Мини-пекарня гыйбадәтханә рухание Андрей Зиньков инициативасы белән оештырылган.

Биредә көндә дистәләгән буханка ипи пешерәләр. Без килгәндә яңа пешкән ипинең хуш исе таралган иде. Ипи суынырга да өлгерми, аны кайнар төшке аш белән бергә социаль ашханәдә тукланучыларга, шулай ук күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә өләшәләр.

Әлегә ипи пешерү иганә хисабына гына башкарыла, әмма күптән түгел чиркәү «Мини-пекарня» проекты белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңгән. Аны гамәлгә ашыру 1 гыйнвардан башланачак.

– Грант акчасына пекарня өчен заманча җиһазлар сатып алачакбыз. Шулай, без җитештерүне киңәйтә алабыз, төрле төрдәге ипи пешерә башлыйбыз һәм тагын да күбрәк аз керемле кешеләргә ярдәм күрсәтәчәкбез, – ди Андрей атакай.

Без социаль ашханәдә чиркәү башлыгы, пешекче белән сөйләшкән арада, тәрәзә янына мохтаҗлар җыела башлады. Кышкы салкыннар күбесен ашханәгә вакытыннан алда килергә мәҗбүр итә. Пешекчеләр аларга тиз арада кайнар ризык тапшырырга тырышалар.

– Җәй көне кешеләр билгеләнгән вакытка гына киләләр, ә кышын, салкын булганда, кайберләре иртәрәк тә килә. Әлбәттә, бу кешеләр кызганыч, шуңа күрә без аларга булышырга тырышабыз. Аларга тормышларын җайга салуларын телибез, безнең ярдәмебез

аларга аякка басарга ярдәм итсен иде, – ди пешекче.

Һәркемнең үз авыр язмышы

Социаль төшке аш алучыларның һәрберсенең көн саен үзләренә ризык эзләргә мәҗбүр иткән проблемасы бар. Әмма алар гыйбадәтханәдә һәрвакыт ярдәм таба алуларын беләләр.

Күпләр, камераны күреп, йөзләрен яшерәләр һәм төшке ашны алып, тизрәк китәргә ашыгалар. Әмма алар арасында үз язмышлары турында ачыктан-ачык сөйләргә әзер торучылар да табылды.

Сергей Игнатьев күптән түгел иректән мәхрүм итү урыныннан чыккан.

– Төрмәдә утырганда коммуналь хезмәтләр өчен зур бурыч җыелган һәм барлык коммуникацияләрне өзгәннәр. Туганнарым да калмады. Иреккә чыккач, чиркәүгә дога кылырга, шәм куярга килдем. Шунда рухани миңа социаль ашханә эше, анда кайнар төшке аш алырга мөмкин булуы турында сөйләде. Шулай итеп, мин бирегә көн саен йөри башладым. Бу, чыннан да, бик яхшы ярдәм, монда беренче, икенче аш һәм чәй бирәләр. Барысы да бик тәмле. Ә өйдә нәрсә?! Салкын су гына. Кайнар ризыксыз яшәве бик авыр. Кайчандыр үзем дә пешекчегә укыган булсам да, өйдә пешерә алмыйм: барысын да өзделәр. Мин хәтта чәйнек тә кайната алмыйм, – ди Сергей.

Хәзер ул үз тормышын җайга салырга тырыша, эш эзли. Чистайда әлегә эшкә урнаша алмый һәм ул күченү турында уйлана.

– Бер танышым Мәскәүгә урам җыештыручы булып эшләргә чакыра. Анда барырга уйлыйм, – ди ир-ат.

Саубуллашканда без аңа үз тормышын тизрәк көйләвен теләдек. Ул моңа елмаеп: «Әлбәттә, тырышырмын!» – дип җавап бирде.

Әлбәттә, мохтаҗ кешеләр өчен социаль ашханә саллы ярдәм булып тора. Ләкин алар тормыштагы барлык авырлыкларны хәл итә алырлар һәм үз урыннарын табарлар дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев