Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөслим авылыннан Нургаяз Ситдыйковның кулыннан гармуны төшмәгән

Татар җыры, татар моңы, татар көе… Йөрәкләргә үтеп кереп, салкын күңелләрне дә нурландырырга, җылытырга сәләтле ул.

Татар көйләрен тыңлау, уйнау сагышлы уйларны тарата, җанга тынычлык, рәхәтлек бирә. Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе — гармун. Гармун тавышына битараф кеше бар микән ул? Юктыр, мөгаен. Бу моңга кушылып я биисе, я җырлыйсы килә. Элек — электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында гармун тарта белүче, гармун кадәр генә бәләкәй малай да авылда иң кадерле зат булган. Иң авыр, иң караңгы көннәр дә халыкны гармуннан аера алмаган. Элек авылларда гармунчылар күп булган. Бүгенге язмабызда, авылдашыбыз Ситдыйков Нургаяз бабайны искә алып китәсе килә.

Нургаяз бабай 1913 елда Мөслим авылында туып үсә. 13 яшеннән үзлегеннән тальян гармунда уйнарга өйрәнә, аннан соң кыңгыраулы Саратов гармунында уйный башлый. Авыл сабан туйлары, аулак өйләрдә, кич утырулар, туйлар, мәҗлесләр аңардан башка үтми торган булган.

Соңрак Вараксин гармуны сатып алып, гел шуңарда уйнаган. Нургаяз бабай оста гармунчыларның берсе була. Төрле конкурс — ярышларда, «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә катнашып җиңүләр яулый. Мәдәният хезмәткәрләре Гөлсем апа Садыйкова, Рафик Әхмәтов оештырган барлык чараларның иң актив катнашучысы була. Нургаяз бабай сугыш ветераны, 6 ел сугышта булган. Тормыш иптәше Хәҗибә әби белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Гомеренең соңгы көненә кадәр гармуны кулыннан төшмәгэн. Бу серле моң дәрьясы аны шуның кадәр үзенә тарткан.

Соңгы елларда гармун моңы кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара шул.

Милли уен коралында өздереп уйнау­чылар күбрәк булсын иде.

Яшәсен иде, гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын иде, гармун!

Әнисә Камалова, Мөслим авылы Мәдәният йорты режиссеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев