Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенниклар саны көннән-көн арта

Ел башыннан 95 чистайлы мошенниклар тозагына эләккән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү частендә ел башыннан 95 караклык һәм банк картасыннан акча урлау очраклары теркәлгән, соңгы атнада гына да 7 очрак ачыкланган. Алар барысы да бер схема буенча башкарылган.

Зыян күрүчеләргә, янәсе, банк хезмәткәрләре шалтыратып, кемнеңдер аларның банк счетыннан акча алырга омтылуы хакында хәбәр иткәннәр. Әлеге операцияне туктату өчен, картаның кире ягында урнашкан саннарны һәм раслау кодын әйтүне сораганнар.

Сайтлар һәм социаль чел тәр ләр аша сату башкарган Интернет-кибетләр аша да алдыйлар. Биредә дә мошенникларга юлыгырга мөмкин. Сайт адресына игътибар белән карарга онытмагыз. Кайчагында мошенниклар аның «клон»ын ясыйлар. Алар, мәсәлән, бер хәреф яки символ белән төп биттән аерылып торган бит ясыйлар. Сатучыга сатып алына торган товарның бөтен суммасын күчермәгез!

Бушлай игъланнар сайтында үзең товар сатканда да мошенникларга юлыгырга мөмкин. Анда сезне «потенциаль сатып алучылар» сагалый.

Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең кизү частендә «Авито» бушлай игъланнар сайтында берничә мошенниклык очрагы теркәлгән. Чистайда яшәүче бер хатын-кыз коляска сату турында игълан урнаштырган. Аңа «потенциаль сатып алучы» шалтыраткан, колясканы соңрак алып китәчәкмен, ә хәзер кирәкле сумманы күчерергә әзермен, дигән. Моның өчен карта мәгълүматларын һәм телефонга смс-хәбәр рәвешендә киләчәк раслау кодын атавын сораган. Шалтыраткан кешегә барлык мәгълүматларны әйткәннән соң, хатын-кыз картасындагы 30 мең сумнан колак каккан.

Мошенниклар туганлык хисләрендә дә уйныйлар. Кагыйдә буларак, таныш булмаган телефон номерыннан шалтыраталар һәм янәсе туганыгыз борчулы тавыш белән полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануын һәм теге яки бу җинаять кылуда гаепләнүен хәбәр итә. Проблеманы хәл итү өчен сездән ашыгыч рәвештә акча күчерүне сорый. Мошенниклар корбанны куркытырга тырыша, барысын да җентекләп уйларга мөмкинлек бирмичә, ашыктыра.

Әгәр сезгә шундый шалтырату керсә, ул кешеләр белән сөйләшеп тә тормагыз һәм туганыгызга шалтыратыгыз. Мөгаен, аның белән барысы да яхшыдыр, ә сез аферист белән аралашкансыздыр.

Әгәр сез мошенникларның тозагына эләксәгез, шунда ук полициягә 02, 112 телефоннары буенча яки Татарстан Эчке эшләр министрлыгының 8(843) 291-20-02 ышаныч телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм сорап тиз арада мөрәҗәгать итсәгез, акчагызны һәм милегегезне кире кайтару мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев