Мошенник 7 кешене алдаган
Ул үзендә булмаган автозапчастьләрне саткан һәм контроль эшләр «эшләгән».
Чистай суды ялган онлайн-сәүдә белән шөгыльләнгән Донецк кешесенә хөкем карары чыгарды. Ир-ат үзенең җинаятьчел ниятен кышын һәм язын үз өендә башкарган.
Мошенник 7 кешене алдаган. Схема уйланылган, әмма гади. Зыян күрүчеләр мошенниклык гамәлләренең актуальлеге турында белмәгәннәрдер, күрәсең. Вәгъдә ителгән товардан колак каккач кына алданганлыкларын аңлаганнар.
Ачыкланганча, хөкем ителүче төрле рольләрне уйнаган. Берәүләргә – автомобильләргә запас частьләр, икенчеләргә әдәбият һәм рус теле буенча контроль эшләр эшләү хезмәте тәкъдим иткән. ВКонтакте социаль челтәрендә ялган аккаунтлар ачып, ялган сәүдә белән шөгыльләнгән, белдерүләр урнаштырган.
Уйлап чыгарылган автозапчастьләр кибете каталогында төрледән-төрле товарлар: уң як алгы фара һәм юдыргыч бачогы, күчергечләр тартмасы, руль һәм подиумнар, ике кузов элементы, алгы бампер һәм ике алгы фара, бампер, радиатор рамкасы һәм алгы сул фара бар. Сатып алучылар акчаны ир-атның картасына күчергәннәр, әмма товарны алмаганнар һәм хезмәт күрсәтелмәгән.
Суд утырышы зыян күрүчеләрдән башка узды. Башта хөкем ителүче берничә сорауга җавап бирде. Ир-ат үзе белән таныштырды һәм шәхси мәгълүматларны җиткерде. Аннары сүз дәүләт гаепләүчесенә бирелде, ул гаепләнүче гаепләнгән мошенниклык эпизодларын укыды. Шулай, алдау юлы белән ир-ат 67439 сум 50 тиен акча эшләгән. Зыянны ул барлык зыян күрүчеләргә каплаган.
Карар чыгарыр алдыннан хөкемдар якларның фикерләрен тыңлады.
– Җәза билгеләгәндә, җәзаны йомшартучы шартлар буларак, гаепне тануын, тәүбә итүен, зыянны үз теләге белән кайтаруын, аның һәм якын туганнарының сәламәтлеген, яшәү һәм уку урыны буенча уңай характеристикаларны, моңа кадәр хөкем ителгәне булмавын исәпкә алуыгызны сорыйм. Бу җинаять эшен авырлатучы сәбәпләр ачыкланмады. Хөкем ителүчене РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьләрне кылуда – ике эпизод, 159нчы маддәсенең 2нче өлеше буенча – биш эпизод буенча гаепле дип тануыгызны һәм бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә ахыргы җәза билгеләвегезне сорыйм. Әлеге җәзаны 1 елга һәм 6 айга сынау срогы белән шартлы дип санарга, – диде прокурор.
Яклаучы шулай ук хөкем ителүченең үз гаебен тануын, тәүбә итүен, даими яшәү урыны булуын, канәгатьләнерлек характеристикаларны исәпкә алуны һәм минималь җәза билгеләүне сорады.
Шулай, суд карары белән ир-ат гаепле дип табылды. Аңа 2 ел сынау срогы һәм билгеле бер вазифалар йөкләү белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев