Мошенникларга миллионнарын биргәннәр
Чистайлылар явыз ниятле кешеләр кармагына эләктеләр
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча дежур бүлегенә атна саен диярлек мошенниклар корбаны булган кешеләрдән шалтыратулар керә.
Банк белгече итеп таныткан
11 гыйнварда полициягә 54 яшьлек шәһәр кешесе шалтыратты. Ул мошенниклар кармагына эләгүен, аларга зур суммада акча күчерүе турында сөйләде.
– Полицейскийлар ачыклаганча, 3 гыйнварда үзен банкның финанс бүлеге белгече итеп таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Ул әлеге ханымга мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерергә теләүләре турында хәбәр итә. Аларның әлеге явыз ниятләрен туктату өчен кредитны киредән үз исеменә рәсмиләштерергә һәм акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәклеге турында хәбәр итәләр, – дип сөйлиләр Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат үзәгендә. – Зыян күрүче моңа ышана, шәһәр банкларының берсендә кредит рәсмиләштерә һәм аны явыз ниятле кешеләр счетына күчерә. Ул әлеге акчаларны аның банк картасына кайтарырлар дип ышана, әмма өмете акланмый.
Интернет-алдакчы кармагына эләккән
Шәһәребезнең икенче бер кешесе мошенникларга 1 миллионнан артык акча күчергән. 48 яшьлек ир-ат финанс консультанты ярдәмендә инвестиция кертеп, интернет- алдакчының корбанына әйләнгән.
Матбугат үзәгендә сөйләүләре буенча, ул беренче взносны 25 ноябрьдә керткән. Иң башта ир-ат җыелган шәхси акчаларын керткән. Соңрак банктан 700 мең сум кредит алган, калган сумманы танышларыннан җыйган. Вәгъдә ителгән керемне алмаячагын аңлаганнан соң мошенниклык турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән.
Инвестицияләрне чит кесәгә
Башка берәү исә явыз ниятле кешеләр хисабына 3 миллион сум акчасын «инвестицияләгән». Аны Телеграм-каналларның берсендә өстәмә эш хакы алу мөмкинлеге турындагы реклама кызыксындырган.
– Тикшерүчеләр сөйләвенчә, аны рекламада күрсәтелгән сылтама белән кергән төркем кызыксындырган. Биредә катнашучылар финанс аналитигы җитәкчелегендә валюталы биржаларда инвестициялиләр дигән төркем була ул. Әлеге берләшмәдә җитәкче клиентларның акчаларын зур керемнәр белән күчерү скриншотларын күрсәткән. Үзләренең акчаларын кертер алдыннан әлеге ир-ат әлеге төркемдәгеләрнең фикерләрен дә укыган, – дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә.
Зыян күрүче калдырган хәбәрдән соң әлеге төркем җитәкчесе аңа шалтырата һәм валюталарны биржаларда инвестицияләүгә профессионал аналитик курьерлык итәсен әйтә, әмма иң элек укырга кирәк була. Ир-ат ризалаша һәм 7 көн буена скайп аша Светлана исемле «аналитик» белән белемен күтәрә. Соңрак ул биржада килешүләр буенча эшли башлый, зур процентлар ала.
– Инвестицияләрне кертү өчен, ир-ат берничә банкта кредит рәсмиләштерә. Аның барлык суммасы 3 миллион 410 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчаны ул килешүләр төзеп, 2 ай дәвамында биржага кертеп бара. Сентябрьдә ул акчаларының бер өлешен алырга тели, әмма аңа бонус квотасы тәкъдим итәләр һәм бу бонусларны эшләп түләргә тиеш икәнлеген дә җиткерәләр. Ир-ат тизрәк бонусларны эшләп алырга һәм акчаны чыгарырга теләп килешүләрне тагын да активрак төзи башлый. Әмма күпмедер вакыттан соң хәрби-сәяси хәл катлаулану сәбәпле, аның исә-хисап счетын ябулар хәбәр итәләр, – дип сөйлиләр Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә.
«Кызыгыз авариягә эләкте. Акча кирәк...»
Мошенниклар кармагына 82 яшьлек пенсионер да эләгә. 10 гыйнвар көндез аның янына яхшы гына киенгән ир-ат килә һәм кызының авариягә эләгүен, күп акча кирәк булуын хәбәр итә. Матбугат хезмәте үзәгендә сөйләүләре буеча, ир-ат төгәл сумманы атамый, әмма сөйләшү вакытында алар 197 мең сумга килешәләр. Киткәндә билгесез кеше акча артыннан башка кеше киләсен әйтә.
Берничә минуттан өйгә курьер килә һәм акчаны алып китә. Акчасын мошенникларга бирүен аңлаган пенсионер полициягә мөрәҗәгать итә.
– Без көн саен район кешеләрен массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша мошенниклыкның нык таралуы турында кисәтеп торабыз. Коллектив оешмаларда әңгәмәләр үткәрәбез. Әмма шуңа да карамастан, кешеләр элеккечә явыз
ниятле кешеләр сүзенә ышаналар, кармакка тиз кабалар. Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге билгесез кешеләр әмере белән акча күчермәскә чакыра. Банк исәп-хсабына һәм акча күчерүләргә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип халыкка мөрәҗәгать итә ведомство матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев