Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенникларга 100 мең сум акча күчергән

...

Түбән Кондратада яшәүче 62 яшьлек пенсионер мошенникларның корбаны булган. Әлеге мошенникларга карата җинаять эше кузгатылган. Алдагы мәгълүматлар буенча, явыз ниятле кешеләр алдауның киң таралган схемасын кулланып, аның 150 мең сум акчасын үзләштергәннәр.

Хокук саклау органнары ачыклаганча, барысы да телефонга шалтыратудан башланган. Таныш булмаган ир-ат аңа Казандагы фатирындагы домофонны алыштыру сылтавы белән шалтыраткан. «Бушлай ачкыч» алу дигән сылтау белән ул зыян күрүчене аңа килгән SMS-хәбәрне үзенә әйтергә кушкан. Әлеге код мошенниклар өчен беренче чыганак булган да инде.
Аннары янә телефон шалтыраган – бу юлы «Дәүләт хезмәтләре хезмәткәрләре» ир-атка аның шәхси кабинетын ватуларын, ә банк карталарыннан чит илдә террористик эшчәнлек алып бару өчен кредитлар рәсмиләштерүләре хакында хәбәр итәләр. Тагын да ныграк ышандыру өчен сөйләшүгә Федераль иминлек хезмәте «хезмәткәре» дә кушыла... Әлеге «белгеч» акчаны сак­лау өчен «куркынычсыз махсус счетка « күчерергә кирәклеген ышандырырлык итеп җиткерә. Куркып калган пенсионер 150 мең сумны мошенниклар әйткән счетка күчерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев