Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар тозагына эләккәннәр

Аферистлар үз корбаннарының нәфесендә һәм куркуында уйныйлар

Мошенникларга акча «инвестицияләгән» Чистайда яшәүче 45 яшьлек ир-ат мошенникларның мәкерле тозагына эләккән. Ул мошенникларга үз акчасын «инвестицияләгән». Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге очрак буенча «Зур күләмдә мошенниклык» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

– Зыян күрүче тикшерүчегә декабрьдә бер сайтта биржада инвестицияләү юлы белән акча эшләү мөмкинлеге турында реклама күрүен сөйли. Ул сылтама буенча күчкән, үз кесә телефоны номерын күрсәтеп, сайтта гариза калдырган. Аңа ир-ат шалтыраткан, сайт, акча салу, акцияләр сатып алу һәм сату турында җентекләп сөйләгән. Шуннан соң янәсе техник бүлек «хезмәткәре» зыян күрүчегә үз аккаунтын теркәргә, 10,5 мең сум күләмендә акча кертергә һәм беренче килешүне рәсмиләштерергә ярдәм иткән. Берничә көннән чистайлы биржадан 1 мең сумнан артык суммада процент чыгара алган. Шуннан соң финанс консультант килешүне үткәрү өчен счетны тулыландырырга тәкъдим иткән, – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Чистайда яшәүче ике төрле банкта 600 мең сумлык кредит рәсмиләштергән һәм акчаны акцияләргә керткән. Әмма аңа счет, 1 миллион сумнан артык акча булу сәбәпле, блокланган һәм аны иминләштерергә кирәк, дип җавап биргәннәр.

– Эшләгән акчаны алырга теләп, зыян күрүче ике тапкыр 175 меңәр сум акча күчереп (янәсе беренче тапкыр акча дөрес счетка салынмаган), счетны иминләштергән. Ләкин шуннан соң да сайт ачылмаган. Хәлгә ачыклык кертергә тырышып, чистайлы техник ярдәм бүлегенә соратып алу җибәргән, анда аңа 200 мең сум күләмендә бурыч җыелган, аны түләргә кирәк, дип җавап биргәннәр. Ир-ат тагын акча керткән. Әмма счетны тулыландырырга кирәклеге турында чираттагы хәбәр килгән, – дип аңлаттылар Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Үзенә карата мошенниклык гамәлләре башкарылуын аңлап, Чис­тайда яшәүче полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Гомумән алганда, 2022 елның 21 декабреннән 2023 елның 11 гыйнварына кадәр ул мошенникларга 1 164 083 сум акча күчергән.

– Полиция хезмәткәрләре шәһәрдә һәм районда гражданнарга цифр­лы куркынычсызлык турында мәгълүмат бирү буенча күләмле чаралар үткәрәләр. Хокук тәртибе сакчылары мәгариф учреждениеләрендә, шәһәр предприятиеләрендә, оешмаларында мошенниклык очраклары турында мөмкин кадәр күбрәк кешене кисәтү максатыннан аңлату әңгәмәләре оештыралар, тик чистайлылар, ни кызганыч, җинаятьчеләргә ышануларын дәвам итәләр, – дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә.

 

Питрәч районында яшәүче җинаять кылуда шикләнелә

Чистайда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре хатын-кызга карата мошенниклык гамәлләре кылуда шикләнелгән ир-атны тоткарлаганнар.

– 14 гыйнварда кизү частенә Чистайда яшәүче 63 яшьлек хатын-кыздан гариза керде. Ул үзенә карата мошенниклык кылынуы, нәтиҗәдә, аңа 100 мең сумлык зыян китерелүе турында хәбәр итте. Бу очрак буенча «Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды, – дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Зыян күрүче тикшерүчегә 14 гыйнварда өй телефонына билгесез ир-атның шалтыратуын сөйләгән. Ул хатын-кызга улының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен һәм анда гаепле булуын хәбәр иткән. Зыян күрүче якны килештерү өчен 100 мең сум түләргә кирәк була.

Пенсионер ханым, улына ярдәм итәргә теләп, акчасын бирергә ризалашкан. Якынча 10 минуттан соң аның янына бер егет килгән һәм бөтен сумманы алып киткән. Шул ук көнне үткәрелгән оператив чаралар барышында полиция хезмәткәрләре зыян күрүчедән акча алган курьерны ачыклыйлар һәм тоткарлыйлар. Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә сөйләүләренчә, ул элек хөкем ителгән 23 яшьлек Питрәч районы кешесе булган.

Акча эшләргә теләгән, әмма акчасыз калган

– Кизү частенә 62 яшьлек хатын-кыз мошенниклык турындагы гариза белән мөрәҗәгать итте. Зыян күрүче полиция хезмәткәрләренә 13 гыйнварда биржада чимал, активлар һәм кыйммәтле кәгазьләр сатып алу һәм сату белән шөгыльләнүче компаниягә акча салырга тәкъдим итеп бер ир-атның шалтыратуы турында сөйләде. Ир-ат аңа акчалата яхшы процентлар вәгъдә иткән. Хатын-кыз акча эшләп карарга уйлаган. Аннары аны компаниянең «белгече» белән тоташтырганнар. Белгеч аңа платформада теркәлергә һәм беренче акцияләр сатып алырга ярдәм иткән. Зыян күрүче полицейскийларга кайбер кешеләрнең акчаларын инвестицияләп зур табыш алулары турында ишеткәне булганын аңлаткан. Мин дә эшли алырмын дип уйлаган хатын-кыз, – дип сөйләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәтендә.

Чистайда яшәүче хатын-кызны компания «белгече» акцияләр сатып алуга акча салу өчен банктан кредит алырга күндергән. Нәтиҗәдә, хатын-кыз гомуми суммасы 645 мең сум булган кредитлар рәсмиләштергән һәм барлык акчаны «белгеч» кушкан абонент номерларына күчергән. Матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, ул бернинди процент та алмаган, шуның өстенә үз акчаларын да чыгара алмаган, шулай ук «белгеч» белән элемтәгә дә керә алмаган, аны блокка куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев