Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар кешене җинаятькә этәрергә мөмкин

Дистанцион мошенниклар гамәлләре аркасында алданган гражданнар үзләренең саклык акчаларын югалталар, шулай ук финанс-кредит оешмалары алдында бурычлы калалар, аннары законны бозып, хокукка каршы баручы гамәлләр кылалар.

Таныш булмаган кешеләр телефон аша акчаларны «куркынычсыз счетларда» яшерергә тәкъдим итәләр, юл-транспорт вакыйгасына эләккән туганыгыз хакында сөйлиләр, ОМС полисын алыштырырга тәкъдим итәләр, аннары сез үзегез дә белмәгән сезнең исемгә рәсмиләштерелгән кредит турында хәбәр итәләр. Мошенниклар һәрвакыт нинди дә булса алдауның яңа төрләрен уйлап табалар.
Алдакчылар кармагына өлкән яшьтәгеләр, беркатлы, ышанучан кешеләр эләгә. Явыз ниятле кешеләр аларны яңа җинаять схемаларына этәрә.
Әңгәмәдәше белән элемтәгә кереп һәм аңа психологик басым ясап, мошенниклар алданган кешеләрне милекне бозуга һәм дәүләт учреждениеләренә зыян салуга этәрәләр. Моның өчен бүләкләү сыйфатында аларга элек урланган акчаларны кайтарырга вәгъдә итәләр.
Шәһәр прокуратурасында чираттагы тапкыр мондый хокук бозуларга корылган гамәлләр урланган акчаларны кире кайтарырга мөмкинлек бирмәве турында искә төшерәләр.
— Җинаятьләр кылуга ризалашып (ут төртү, милеккә зыян салу, транспортта диверсия) сез җинаять җаваплылыгына һәм РФ ҖКның 205 маддәсе буенча 20 ел иректән мәхрүм итү җәзасына тартылачаксыз, — дип ачыклык кертә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина.
Әгәр дә таныш булмаган әңгәмәдәш акча турында сүз башлап, сезгә басым ясап, шәхси мәгълүматларыгызны хәбәр итүегезне таләп итсә, хокукка каршы гамәлләр эшләргә өндәсә, белегез, сез мошенниклар белән эш итәсез. Аларның инструкцияләренә бирешмәгез, тиз арада әңгәмәне туктатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев