Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар бер кешегә ике кредит рәсмиләштергән

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре элек кылынган ике мошенниклык очрагын ачты, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Узган елның гыйнварында 59 яшьлек җирле кеше аңа карата мошенниклык кылуына шикаять белән Чистай полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, аның исеменә алдау юлы белән 10 мең 866 сум күләмендә кредит рәсмиләштерелгән.

Моңа охшаш гариза шул ук кешедән 2023 елның апрелендә кабат керә. Бу юлы аферистлар ир-ат исеменә 9 мең 450 сумлык микрозайм рәсмиләштергәннәр.
Ике очрак буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

— Оператив чаралар барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьләрне кылуда Яшел Үзән районының Осиново авылында яшәүче 28 яшьлек кешенең катнашы ачыкланды. Ир-ат кулга алынды, адвокат алдында шикләнелүче буларак аннан сорау алынды, ул гаебен танып күрсәтмәләр бирде. Шикләнелүчегә карата читкә китмәү турында кул кую рәвешендә сак чарасы сайланды, — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев