Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мондый очрашулар берләштерә»

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Чистай балалар поликлиникасында узган бәйрәм очрашуы «Һәрвакыт бергә» дип аталды. Әлеге чарага сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның әти-әниләрен чакырдылар.

– Хөрмәтле әти-әниләр, балалар һәм чара кунаклары, без Сезне бүген күрүебезгә бик шат. Мондый бәйрәм очрашулары безнең учреждениедә инде күркәм гадәткә әверелде. Безнең чакыруны кабул итүегез өчен рәхмәт, – диде сәламләү сүзендә балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова.

Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова сабыйларга һәм аларның әти-әниләренә җылы сүзләр җиткерде.

– Кадерле малайларыбыз һәм кызларыбыз, сез сизелерлек үсеп тә җиткәнсез. Хөрмәтле әти-әниләр, сез гадәти булмаган балалар тәрбиялисез, аларга бөтен назыгызны бирәсез, җил-яңгыр тидермичә үстерәсез. Быел шәһәребездә тернәкләнү үзәге ачылуына мин бик шат. Анда сезнең балаларыгызга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итәчәкләр, ә иң мөһиме, алар бер-берсе белән күрешә, аралаша, дуслаша алачаклар. Сезнең барыгызга да сәламәтлек телим, – диде Галина Юрьевна.

Очрашуда «Шаг навстречу» хәйрия фонды вәкиле Гүзәл Шакирова да катнашты. Фонд күп еллар дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга, аларның гаиләләренә ярдәм итә. Гүзәл Тәлгать кызына ике Рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәм программасы кунаклар чыгышларыннан гына тормады. Балалар өчен күңел ачу чарасы оештырылды, анда алар аниматорлар белән бергә күңел ачтылар. Ә әти-әниләре бу вакытта кунаклар белән аралаштылар, алар өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга медицина хезмәте күрсәтү темасына түгәрәк өстәл оештырдылар.

– Безнең гаиләләрдә үзенчәлекле балалар үсә һәм без табибларга көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында шалтыратабыз. Һәрвакыт җавап бирүегез, ярдәм итүегез, кулдан килгәннең барысын да эшләвегез өчен зур рәхмәт сезгә. Мондый бәйрәмнәр оештыруыгыз өчен дә бик рәхмәтлемен – балаларыбызга бер-берсе белән аралашу, күңел ачу өчен тагын бер сәбәп. Без, әти-әниләр өчен дә мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу мөмкинлеге. Мондый очрашулар берләштерә, – диде улы белән очрашуга килгән күп балалы әни Эльвира Сабитова.

Бу көнне поликлиника холлында Яңа ел фотозонасы оештырылды, анда һәркем истәлеккә фотога төшә алды.

 

Белешмә

Хәзерге вакытта Чистай районында 200дән артык сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала яши.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев