Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Мондый кешеләр белән тулы бер чор китә»

Шәһәр тарихы - аның кешеләрендә

Аның хезмәт кенәгәсендә гомере буена бер эш урыны – Чистай суды исәпләнә. Эльза Гариф кызы Мохтарова 1961 елдан 1994 елга кадәр канцелярия мөдире булып эшли. Әмма шәһәр суды бусагасын беренче тапкыр хатын-кыз күпкә иртәрәк атлап кергән булган.

1952 елда яшь кыз суд утырышы сәркатибе вазифасына урнашкан. Ул эшкә омтылышын, һөнәри осталыгын күрсәтә алган һәм җитәкчелек аңа суд сәркатибе урынын тәкъдим иткән. Карьера үсеше моның белән генә тәмамланмаган. Бераздан Эльза Гариф кызы канцелярия белән җитәкчелек итә һәм бу вазифада пенсиягә чыкканчы эшли.

Аның хезмәттәше иң җылы хатирәләре белән уртаклашты.

– Озак еллар эшләү дәверендә Эльза Гариф кызы канцелярия эшен төгәл оештыра алды, халык суды эш производствосын югары дәрәҗәдә башкаруга иреште. Ул күп кенә яшь белгечләрне хезмәт бурычын төгәл үтәргә өйрәтте, суд системасы хезмәткәрләре арасында лаеклы абруй казанды, – ди Чистай шәһәр суды бүлеге җитәкчесе Роза Хәйруллина.

Эльза Мохтарова җитәкчелегендә җирле суд канцеляриясе ТАССР халык судлары канцелярияләре смотр-конкурсында катнашкан, аның нәтиҗәләре буенча ул күп тапкырлар призер булган. Мәсәлән, 1976 елда – 2нче урын, 1977 елда – 3нче, 1980 елда – 1нче, 1983 елда – 2нче, 1985 елда – 3нче урыннар бирелгән.

Эшкә намуслы, җаваплы караганы өчен Эльза Гариф кызы күп тапкырлар Мактау грамоталары – дәүләт учреждениеләре профсоюз хезмәткәрләренең Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССРның Югары суды, РСФСРның Юстиция министрлыгы, ТАССРның Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре грамоталары, «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

– Лаеклы ялда булганда да Эльза Гариф кызы еш кына суд эше белән кызыксынды, эш производствосы сыйфаты өчен борчылды. Суд аппараты хезмәткәрләре катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап аңа берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр һәм аңардан һәрвакыт квалификацияле киңәш алдылар, – дип хатирәләре белән уртаклаша хезмәттәше Роза Рәшит кызы.

Эльза Гариф кызы беркайчан да суд хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаган. Суд җитәкчеләре, судьялар һәм аппарат хезмәткәрләре аның хәлен белеп торганнар. Ул мондый очрашуларга шатланган, аларга әзерләнгән, пироглар белән сыйлаган. Мондый очрашулар җылы, ихлас, дулкынландыргыч булган. Чәй табыны артында хезмәттәшләре ерак 50-60нчы еллардагы эшләре турында искә төшергәннәр.

Ни кызганыч, быел 15 октябрьдә Эльза Мохтарова 88нче яшендә вафат булган. Шәһәр суды хезмәткәрләре яраткан хезмәттәшләренең хәтерләрендә мәңгегә калачагын кабатлаудан туктамыйлар.

– Хезмәт елларын искә төшергәндә Эльза Гариф кызы эшнең җиңел булмавы, Чистай районы авылларына ат арбасына утырып барып күчмә утырышларда катнашуы турында сөйли иде. Аның сөйләгәннәрен рәхәтләнеп тыңлап утыра идек һәм шундый очрашып-сөйләшүләр, әлбәттә, сагындырачак. Мондый кешеләр белән тулы бер чор китә, – дип билгеләп үтә Роза Хәйруллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев