Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөлкәткә салым түләүдән азат ителгән гражданнар исемлеге киңәйтелде

...

2 декабрьдә узган ел өчен милек салымнарын түләү вакыты тәмамлана. Бу хакта тулырак Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12нче номерлы районара инспекциясе башлыгы Альберт Газизов сөйли.
— Шәһәр һәм район буенча 118 мең салым белдерүе җибәрелгән. Транспорт салымы буенча — 78579000 сум, мөлкәт салымы буенча — 27573000 сум һәм җир салымы буенча 31660000 сум алырбыз дип көтелә.
Бу елның яңалыгы булып мөлкәткә салым түләүдән азат ителгән гражданнар исемлеген киңәйтү тора. Болар — махсус хәрби операциядә катнашучылар (шул исәптән контракт хезмәте буенча), аларның гаилә әгъзалары, Росгвардия хәрби хезмәткәрләре, һәлак булганнар. Гаилә әгъзаларына махсус хәрби операциядә катнашучының туганнары — балалары, әти-әнисе, хатыны яки ире керә. Бу ташлама 2022 һәм 2023 елларның салым чорына кагыла. Ләкин законнарга төзәтмәләр салым хәбәрнамәләре төзелгәннән соң кертелде һәм салым органнары мәгълүматлары базасында ташламага хокукны раслаучы белешмәләр булмаска да мөмкин, шуңа күрә түләүчеләр салым ташламасы исәпкә алынмаган хәбәрнамәләр алган булырга мөмкиннәр. Әмма аларга борчылырга кирәк түгел: салым хезмәте гражданнарның ташламалы категорияләре турында мәгълүмат алуга, салым автомат рәвештә яңадан саналачак.
Хәбәрнамәнең кәгазь версиясен өстен күрүчеләр аны почта аша заказлы хат белән алдылар. Ә салым түләүченең шәхси кабинеты булганнар электрон рәвештә хәбәрләр алдылар. Әгәр хат бөтенләй килмәгән икән, борчылырга кирәкми, димәк, түләүләр суммасы 300 сумнан кимрәк, салым түләүдән азат итә торган ташламалар бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел салым хәбәрнамәләренә беренче тапкыр 52 957 953 сумлык физик затлар керемнәренә салым агентлары тарафыннан тотып калынмаган салым кертелгән. Аларга казинода откан акчага салым һәм 15 процент югары ставка буенча исәпләнгән НДФЛ суммалары керә, бу еллык кереме 5 миллион сумнан арткан кешеләр өчен.
Әгәр чистайлыларда салымнарны исәпләү белән бәйле сораулар туа икән, мөлкәт урнашкан урындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев