Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөлаем хатын-кызлар, сезне 8 Март бәйрәме белән котлыйм!

Яз башында кешелекнең гүзәл яртысына багышланган елның иң назлы бәйрәме билгеләп үтелә.

Хатын-кызлар безнең тормышыбызны гармония һәм матурлык белән тулыландыралар, дөньяны мәрхәмәтлерәк итәләр. Сез эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә уңышларга ирешәсез. Сезнең табигый зирәклегегез, сабыр, йомшак күңелле булуыгыз проблемаларны чишүнең гадәти булмаган юлларын табарга мөмкинлек бирә. Сез хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.

Эштә уңышка ирешә белүегез белән беррәттән, сез менә дигән әниләр дә. Сез – безне, ир-атларны, көчлерәк һәм игелеклерәк итә торган «йомшак көч» һәм зирәклек. Сезнең белән кояш та яктырак балкый, кошлар да яңгыравык сайрый. Сезгә карап батырлыклар кыласы килә.

Бүген туган илебезне саклаучы сугышчыларның әниләренә, хатыннарына, апа-сеңелләренә, кызларына тугрылыклы, ышанычлы булганнары өчен рәхмәт сүзләре яңгырый. Сезнең белән бергә Ватаныбызның батыр уллары белән бөтен ил горурлана һәм алар өчен борчыла.

Кадерле хатын-кызлар, сезгә мәхәббәт һәм якыннарыгызның йөрәк җылысын, тормыштан ямь-тәм тоеп яшәвегезне, язмышның сезгә карата мәрхәмәтле булуын телим!

 

Шамил ЯҺУДИН, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зүзәйнефть» АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев