«Мөһим нәрсә турында сөйләшү» шәхес формалаштырырга ярдәм итә
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дәрестән тыш сәгатьләр циклы кертелде.
Яңа уку елы белем бирү процессында яңалык кертү белән башланды. Өстәвенә, кайбер яңалыклар патриотик тәрбиягә басым ясаудан гыйбарәт.
Мәсәлән, агымдагы уку елыннан мәгариф учреждениеләрендә уку атнасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмен күтәрү һәм Россия гимнын башкарудан башлана. Күпчелек мәктәпләрдә әләм күтәрү хокукы иң яхшы, укуда, иҗатта яки спортта зур нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга бирелә.
Моннан тыш, Россия Мәгариф министрлыгы «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дигән күләмле проектны башлап җибәрде. Хәзер илебезнең барлык мәктәпләрендә балаларны кызыксындырган төрле темаларга багышланган сыйныф сәгатьләре уза. Төп темалар арасында патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе, тарихи белем бирү, әхлак һәм экологик проблемалар булачак. Шулай ук мәктәп тормышы, шәһәрдәге вакыйгалар, Россиядәге һәм дөньядагы вәзгыять турында фикер алышачаклар.
1нче номерлы мәктәпнең 9нчы сыйныфында узган сыйныф сәгатьләренең берсендә без дә булдык.
– Бу уку елында «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дигән сыйныфтан тыш дәресләр белән башланды. Алар дүшәмбе көнне барлык сыйныфларда үтәләр. Тема барысында да бер үк, ләкин аны өйрәнүгә караш төрле. Әгәр башлангыч сыйныфларда ул күбрәк уен формасында булса, өлкән сыйныфларда ул диспут, дискуссия, әңгәмә, төркемнәрдә эшләү һәм башка ысуллар булырга мөмкин. Барысы да сыйныф җитәкчесенең карашына бәйле, – диде 1нче номерлы мәктәп директоры урынбасары Юлия Зайцева. Ул укучылар өчен мондый дәресләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. – Балалар, беренче чиратта, үз иленең тарихын, аның үсешендә мөһим роль уйнаган атаклы шәхесләрне белергә тиешләр.
Чираттагы «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» К.Э. Циолковскийның тууына 165 ел тулуга багышланган иде. 9А сыйныфы җитәкчесе Ольга Чебарева ракета динамикасы һәм теоретик космонавтикага нигез салучының тормыш һәм иҗат юлы эпизодлары турында сөйләде. Тәкъдим ителгән видеороликлар ярдәмендә укучылар күпкырлы сәләтле шәхеснең мавыгулары, өйрәнүләре, фәнни эшләнмәләре турында белделәр.
Тәкъдим ителгән текст белән төркемнәрдә эшләп, укучылар Константин Циолковскийның төрле өлкәләрдә эшчәнлекләренең казанышларын яктырттылар, аның укытучы, фәлсәфәче, уйлап табучы, фантаст буларак эшчәнлеге турында белделәр.
– Бүген без Константин Циолковскийның тормыш юлын, аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеген өйрәндек. Моңа кадәр булган дәресләрдә без фән, сәнгать, хәрби эш эшлеклеләрен өйрәнгән идек. Әлеге дәресләр ярдәмендә безнең белем багажы яңа мәгълүматлар, ачышлар белән тулыландырыла, алар ватанчылыкны тәрбияләү, өстәмә белем алу һәм гомуми үсеш өчен мөһим, – дип сөйли Иван Байкиев.
Аның белән сыйныфташы да килешә.
– «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дәресләрен үткәрү мөһим һәм кирәк дип саныйм. Алар безнең белемнәрне баетырга ярдәм итә, аларда без киләчәктә кирәк булачак яңа белемнәр алабыз, – дип уртаклаша Элина Вәлиева.
Атна саен үткәрелә торган «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дәресләренең әһәмияте турында 9 А сыйныфы җитәкчесе дә сөйләде.
– Яшьләр еш кына әйберләргә бер яклы карыйлар. Мәсәлән, аларга билгеле бер музыка кызыклы, ә башка юнәлешләр, ватандашларыбызның төрле чорлардагы казанышлары аларның игътибарыннан читтә кала. Әйе, тарих дәресләрендә без бу темаларны яктыртабыз, ләкин бүтән контекстта. Бу, чыннан да, бик мөһим. Акрынлап балаларда ватанчылык, дустанә мөнәсәбәт формалашачак. Бу турыда күбрәк сөйләгән саен, мәгълүмат балалар аңына яхшырак үтеп керәчәк. Су таш яра дип юкка гына әйтмиләр бит. Балалар белән шундый мөһим сөйләшүләргә аерым вакыт бирелүе яхшы нәрсә. Әйе, бездә элек тә сыйныф сәгатьләре узды, әмма анда башка мәсьәләләр кузгатыла иде. Ә бу дәресләр тыныч шартларда уза, балалар үз фикерләрен әйтә, башкаларны тыңлый алалар. Барыннан да элек, «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» шәхес формалаштырырга ярдәм итә, – дип ассызыклады Ольга Валентиновна.
Белешмә
Киләсе дүшәмбедә, 26 сентябрьдә, «Мөһим нәрсә турында сөйләшү» Өлкәннәр көненә туры китереп үткәреләчәк. Укучылар белән тарихи хәтерне саклау, буыннар дәвамчанлыгы, гаилә кыйммәтләре турында сөйләшәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев