Модульле ФАП – авыл халкы сәламәтлеге өчен
Модульле бина барлыкка килү ярдәмендә авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәмен алу уңайлырак була бара.
44 квадрат метр мәйданда җирле халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган функциональ, уңайлы кабинетлар урнашкан. Фельдшер-акушерлык пунктын дару препаратларын саклау өчен махсус фармацевтик суыткычлар белән җиһазладылар, бактерицид лампа, медицина коралларын стерильләштерү өчен шкаф бар. Кечкенә пациентлар турында да кайгыртканнар, сабыйларны биләүгә төрү өчен өстәл, яңа туган балалар өчен үлчәү куйганнар. Биредә үк картотека алып барыла, җыйнак стеллаж барысын да бер урында сакларга мөмкинлек бирә.
Халыкка фельдшер-акушерлык пункты мөдире, 35 еллык стажы булган фельдшер Людмила Бабаева хезмәт күрсәтәчәк. Кирәк булган очракта, ул пациентка өйгә барып та медицина ярдәме күрсәтәчәк.
Элек Людмила Анатольевна Иске Чишмә участок дәваханәсе стационарында шәфкать туташы булып эшләгән. Сменага басу өчен аңа ике поселокны бүлгән күпер аша җәяү йөрергә туры килгән. Хәзер Людмила Бабаевага иртән-иртүк берничә чакрым араны үтәргә кирәк түгел.
– Мондый яхшы шартларда тагын да күбрәк эшлисе килә. Иң мөһиме – биредә җылы, салкын һәм кайнар су, санузел бар. Ишекне ачып керүгә күңел сөенә, – дип хискичерешләре белән уртаклаша Людмила Анатольевна.
Авыл халкы да бу вакыйгага сөенә. Кирәкле медицина ярдәмен алар элек тә алганнар, әмма уңайлы шартларда ул күпкә рәхәтрәк.
– Моңа кадәр без элеккеге клубның иске бинасына кабул итүгә бара идек, анда тиешле шартлар тудырылмаган. Мин гомер буе мәктәптә эшләдем, медицина хезмәткәре янына тикшерү үтәргә барып салкын тидерергә мөмкиннәр дип балалар өчен һәрвакыт борчыла идем. Безнең фельдшер кыш буе киез итектә йөрде, бу эшмени?! Кабинетлар юк, бүлмәләр бүлгәләнгән, ә бәдрәф урамда. Хәзер бездә шундый заманча бина барлыкка килүгә һич ышанып булмый. Без район җитәкчелегенә һәм үзәк район дәваханәсенең баш табибына шундый бүләк ясаганнары өчен чиксез рәхмәтлебез, – ди авылда яшәүче Любовь Рыбочкина.
Кызыл Ярда 184 кеше яши, алар арасында яшьләр дә, кечкенә балалар да бар. Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җирлек башлыгы Эдуард Ильин да җиткерде.
Авылда яшәүчеләр белән мөһим һәм көтеп алынган вакыйганы уртаклашырга шулай ук Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин килделәр.
Авыл халкын мөһим вакыйга белән котлап, Дмитрий Алексеевич яңа медицина учреждениесе диварларында эшнең уңышлы һәм уңайлы баруын теләде.
– Республика программалары ярдәмендә авыллар үзгәрә. Клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, су үткәрелә, юллар төзекләндерелә. Авыл халкының фельдшер янына мөмкин кадәр сирәгрәк, ә фельдшер-акушерлык пунктына авыруларны кисәтү өчен генә йөрүләрен телим. Авырмагыз һәм сәламәт булыгыз! – диде район башлыгы.
Рәис Мостафин да амбулаториягә сәламәтлек торышын контрольдә тоту өчен йөрүләрен теләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Чистай үзәк район дәваханәсендә мәҗбүри медицина иминияте кысаларында күз ясмыгын ультратавыш ярдәмендә тишү ысулы белән алыштыру буенча бушлай операцияләр үткәрелә. Рәис Роберт улы көтү вакыты ун көннән дә артмаячак дип ачыклык кертте.
Дмитрий Ивановның фельдшер Людмила Бабаевага яңа медицина учреждениесеннән символик ачкыч тапшыру тантаналы чараның кульминациясе булды. Район башлыгы авыл халкы белән бергә символик кызыл тасманы кисте. Биредә һәркем ярдәм тапсын, һәркемгә озак еллар буена сәламәт булырга насыйп булсын!
Белешмә
Чистай районында барлыгы 37 фельдшер-акушерлык пункты эшли, шуларның 12се – модульле. Шулай ук табиб амбулаториясе эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев