Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итик

Инде гадәткә кергән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе старт алды.

Яңа уку елы башлануга бер айдан артыграк вакыт калып бара. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр тормышларындагы әлеге төп вакыйганы дулкынлану белән көтәләр. Беренче сыйныфка баручыларның кәефе, белем алырга теләкләре, яңа уңышларга ирешергә омтылулары Белем көненең якты, матур булуына бәйле. Алар бездән, өлкәннәрдән, бәйрәм, уңай хисләр, онытылмас тәэсирләр көтәләр. Күп еллар дәвамында барлык милек формасы белән эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары хәйрия акциясендә актив катнашалар, социаль ярдәмгә мохтаҗ балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр.
Балаларның бәхетле елмаюлары, матурлыкка, яхшылыкка, игелеккә ышанулары хакына акциядә актив катнашыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев