Мәктәп яны лагерьларында 1400 бала ял итә
Өйдә балалар көне буе ялгыз калмасыннар өчен мәктәп яны лагерьлары ярдәмгә килә.
Җәйнең беренче көненнән үк Чистай районының гомумбелем бирү оешмаларында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Ял итү 21 көнгә исәпләнгән. Хәзер-смена уртасы.
Быел мәктәпләрдә 28 сәла мәт ләндерү, 13 хезмәт һәм ял итү лагерьлары ачылды. Барлыгы 1434 бала ял итә.
– Традицион мәктәп яны лагерьларында нигездә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары ял итә. Ә хезмәт һәм ял лагерьлары өлкән сыйныфларга, үсмерләргә исәпләнгән. Анда 150 бала йөри, – дип сөйли мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Гүзәл Гатауллина.
Мәктәп яны лагерьларының эше күпкырлы һәм бик тыгыз. Ул балалар күп вакытларын ачык һавада үткәрсеннәр өчен яраклаштырылган. Педагоглар балалар белән бергәләп спорт, мавыктыргыч, танып-белү чаралары үткәрәләр. Шулай ук тематик экскурсияләр үткәрелә. Узган атнада берничә мәктәп яны лагеренда балалар өчен традициягә кергән уеннар һәм ярышлар белән Сабантуй үткәрелде. Смена барышында «Иминлек һәм балачак» бөтенроссия акциясе кысаларында төрле чаралар уздырыла. Балалар юл йөрү, сулыкларда үзеңне ничек тоту, янгын иминлеге һәм башка кагыйдәләрне кабатлыйлар.
– Балалар һәм яшьләр иҗат йортында җәй өчен махсус программа эшләнгән. Мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар белән учреждение педагоглары төрле флешмоблар, мастер-класслар, иҗади һәм спорт ярышлары үткәрәләр, – дип сөйли Гүзәл Вилсур кызы.
Ә хезмәт һәм ял лагеренда балалар мәктәп яны лагерендагы эшләр, территориядә тәртип урнаштыру белән мәшгуль.
– Минем кызым икенче сыйныфта укый һәм бик теләп мәктәп яны лагерена йөри. Аңа бик ошый. Көн саен ул уздырылган чарадан алган уңай тәэсирләре белән уртаклаша. Минем июнь аенда чираттагы ялны алу мөмкинлегем юк, ә баланы үзен генә өйдә ялгыз калдырасы килми. Безгә шул вакытта мәктәп яны лагере ярдәмгә килә, без бик канәгать, – дип сөйли Елена Михайловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев