Мәктәп укучыларына – эшче һөнәрләр турында
Чистай авыл хуҗалыгы техникумында Ачык ишекләр көне узды.
Апрель башында Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы шәһәр һәм район укучылары өчен ишекләрен киң ачты. Актлар залында иртәгәсе көнгә битараф булмаган 250дән артык мәктәп укучысы җыелды.
Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге чарада әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре озатып йөрделәр. Ачык ишекләр көнендә 14 урта гомуми белем бирү мәктәбе (шуларның 10ы – шәһәр, 4се – авыл мәктәбе) катнашты. Егетләрне техникум укучылары, иҗади коллективлар, укытучылар һәм администрация сәламләде.
Бирегә җыелучыларны сәламләү сүзе белән белем бирү учреждениесе директоры Әнәс Нуруллин чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор – белгечлек сайлау вакыты җитте. Ул шулай ук техникумда алып барылучы уку юнәлешләре турында сөйләде.
– Безнең техникумга 102 ел тулды. Аның үзенең тарихы, яхшы традицияләре, матди-техник базасы бар. Биредә уку, информацион технологияләрне кулланып белгечлекләр буенча инновацион эшчәнлек, спорт, иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Бүген бюджет нигезендә техникумда 1220 кеше белем ала. Чистайда яшьләрне калдыру максатында без шәһәр һәм район өчен кирәк булган кадрлар әзерлибез. Болар авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, сервис, информатика һәм исәпләү техникасы, җир төзелеше, икътисад, судно йөртү һәм башкалар, – диде Әнәс Абдрахман улы.
Йомгаклау өлешендә директор чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен, уңышлы укуларын һәм студент тормышында актив катнашуларын теләде.
Техникум укытучысы Александр Спирин 2022 елда абитуриентлар кабул ителү буенча игълан ителгән белгечлекләр, кабул итү кагыйдәләре, 1 курска кабул ителүнең шартлары һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.
Бәйрәм концерты исә әлеге чарада катнашучы ларның күңеленә аеруча хуш килде.
Аннары укучылар техникум буенча танышу экскурсиясендә катнаштылар, кабинетлар, лабора торияләр, остаханәләр буенча сәяхәт иттеләр. Анда аларны укытучылар, студентлар каршы алдылар. Алар кунакларны эш урыннары, җиһазлар белән таныштырдылар, тәкъдим итүләр күрсәттеләр, мас тер-класслар үткәрделәр.
Белем бирү учреждениесе администрациясе авыл хуҗалыгы техникумында үткән Ачык ишекләр көнендә катнашкан барлык кунак ларга рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев