Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мисыр кешесе Ибраһим Мостафа тарих агышы һәм кешенең формалашуы турында фикер йөртә

Без газета укучыларыбызны Мисыр кешесе Ибраһим Зәйналәбедин Әхмәтнең очерклары белән тныштыруны дәвам итәбез. Ул үзенең гаиләсе белән безнең шәһәрдә яши һәм эшли, инглиз һәм гарәп телләре укыта. Әлеге мәкаләсендә автор кеше һәм киләчәк цивилизациясе турында философларча фикер йөртә, барлык милләт кешеләрен берләштерүче әхлакый кыйммәтләр турында уйланырга чакыра. Бу «Көнчыгыш күзлегеннән Россия» рубрикасыннан өченче язма.

Тарихның формалашуы кешеләр хәрәкәтен тормышның нинди факторлары контрольдә тотуы аркылы билгеләнә. Бу исә тарихның тормышның барлык аспектларында да кеше тормышы өчен бердәнбер, гомуми һәм җентекле нигез дигән сүз. Башка сүзләр белән әйткәндә, нәкъ менә тарихи фән кеше тормышының барлык детальләрен системалы фәнни өйрәнүгә, географик мохитны истә тотып, этник билгеләнешне, демографик составны һәм башка факторларны эксперимент үткәрүгә бердәнбер фән булып тора да инде. Алар үз чиратында тарих хәрәкәтен билгеләүчеләр.
Фәнни эзләнүләр һәм экспериментлар кысаларында теләсә нинди мәсьәләне кую әлеге сорау туу тарихы белән билгеләнә. Гасырлар дәвамында формалашкан социаль һәм тикшеренү фәннәре үзләренең барлык билгеләрендә һәм детальләрендә кеше тормышын аңларга тырышу һәм аның үсешен күзәтү өлеше буларак барлыкка килде.
Социологиянең тарихында беренче нигез салучы Ибн Хальдун (1332 — 1406), гарәп галим-энциклопедисты. Ул «Кереш сүз» (тарих фәненә) яисә әл-Мөкаддима исеме астында төп хезмәтенең фәне булган «социаль вакыйгалар» анализына географик һәм экологик факторлар кертүчеләрнең берсе. Ул кайнар һава, җылылыкның уңайлы тормыш һәм ризык алу өчен генә мәҗбүри түгеллеген, аның җимергеч сыйфатларга да ия булуын, шул ук вакытта салкынның аерым сакчыллык һәм вәзгыятьне аңлау таләп итүен күз алдында тотты. Ибн Хальдун аңлатканча, эссе һава шартлары «Йөрәк рухы» бозылуга китерә. Мәсәлән, бу исә кешенең музыкага реакциясен хислерәк һәм тынгысызрак итә, вакыт-вакыт бу тыйнаклык кысаларыннан чыгып та китә.
Салкын өлкәләрдә яшәүчеләр түземлерәк, алар музыка тың­лап, мәдәниятнең берәр төрле юнәлешләреннән, шулай ук тор­мыш вәзгыятьләреннән бик изрәп китмиләр, төшен­ке­леккә бирелмиләр. Аның нәтиҗәләрен белү Россиядәгечә озак һәм интенсив рәвештә кис­кен климатка яраклашырга, салкынга әзерләнергә һәм аңа бирешмәскә ярдәм итә.
Ибн Хальдун әйләнә-тирә мохитның кеше әхлагына тәэсирен гадел тарихи фактларны ялганнан аерырга ярдәм итүче беренче дәрәҗәдәге әйбер һәм аны бәхәссез дип, тарих тәнкыйтенең төп методологиясе дип санады. Ул тарихи тәнкыйтьнең идеясен үзе төзеде, шулай ук тарих агышында материализмны ныгытты — бу аның тарихи тормышын властька һәм этикага бүлү факты белән расланды. Моны элек ялгышып танылган итальян Никколо Макиавелли эше дип саныйлар иде. Тарих хәрәкәтенең төп факторлары (география, климат, социаль вакыйгалар, сәяси хәрәкәтләр, әдәбият, сәнгать һәм фән) кешелек цивилизацисе компонентларына үз өлешләрен кертәләр. Һәм менә шул вакытта сорау туа — тарих хәрәкәте туплаучы буларак килеп баса — ул әйләнә яисә спираль буенча үсә яисә бу хәрәкәт стихияле, автоматикмы? Минем карашка, тарихның хәрәкәте — мәңгеләштерүче ярымавтомат. Һәр финал — бу яңа сәяси, социаль, мәдәни һәм фәнни хәрәкәтләрнең, үзара бәйләнешләрнең башлангычы. Практик мисал да кулланырга мөмкин — сез елгага зур таш ташлаганда ул чиксез хәрәкәтләр ясый. Һәр түгәрәк дулкыны ахыры яңа түгәрәк һәм аның кырыйларында хәрәкәт барлыкка китерә. Бу барлык түгәрәкләр беткәнче дәвам итә. Тормыш хәрәкәтенең башы һәм азагы турында философия нәкъ менә шушы инде.
Кешенең килеп чыгышына кагылышлы белем тупланмасына нигезләнгән эволюция теориясе уңышсызлыкка юлыкты. Дарвин тарафыннан расланган бу теория дөрес булса, кеше ни өчен яңадан үз чынганакларына кайтмый? Нигә бар цивилизация тарихын төрле фәннәр һәм белемнәр нигезендә төзи алмыйбыз? Дөреслек шунда ки, бөтенләй өзлексез, төгәлләнгән цивилизация һәм камилләшкән кеше бөтенләй юк. Үсеш — ул күчә торган этап, ул өзлексез була алмый, бу исә алдагы һәм борынгы цивилизациянең таркалуы һәм кешенең танып белү, мәдәни
һәм әхлакый камиллеккә ирешә алмавын раслый. Фәнни яктан караганда бары Бөек Көчебез генә барын да булдыра ала. Бу астрономия һәм космос өлкәсендә фәнни эзләнүләр күптән түгел булган ачышлар ярдәмендә, галимнәр моны космик зондлар һәм спутник сурәтләр ярдәмендә тапкан вакытта расланды.
Ибраһим Мостафа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев