Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мисыр кешесе Ибраһим Мостафа шәһәребездәге тормышы турында җылылык белән сөйләде

Ибраһим Мостафа Зәйналәбедин Әхмәт тормышында бу өченче карлы кыш. Ул Россиягә Мисырдан килгән. Каһирә шәһәреннән ерак булмаган Бехна шәһәрендә туган һәм яшәгән, хәзер гаиләсе белән Чистайда гомер итә.

Моның сере гади — хатыны Земфира Чурлибаева кияүгә чыкканчы безнең шәһәрдә яшәгән. Ир белән хатынның гаилә корганнарына 13 ел инде. Күпчелек вакытларын иренең туган җирендә яшәсәләр дә, бүген Ибраһим гражданлык алып, Россия тормышының нечкәлекләрен үзләштерүне өстен күрә. Корреспондентларыбыз белән очрашуда ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

— Баштан ук сезне нәрсә гаҗәплән­дерде һәм кызыксындырды?

— Мине кар гаҗәпләндерде. Ул беренче тапкыр яугач, мин ишегалдына чыктым, тыелып кала алмадым һәм кыз туганнарыма видеоэлемтә аша Мисырга шалтыраттым, аларга карның ничек матур явуын һәм искиткеч булуын күрсәттем. Ул минем өчен алтын кебек, чөнки минем аны моңарчы беркайчан да күргәнем юк иде. Кыш мине аеруча шаккатырды. Зәмһәрир салкыннарга һәм башка климатка ияләшү башта җиңел булмады. Әмма хәзер мин моны җиңел кичерәм. Кышын мин кар көрәргә, ә җәен бакчачылык белән шөгыльләнергә яратам. Бакчачылык та минем өчен моңарчы күрмәгән ят нәрсә: башта хатынымның һәм аның әнисенең бакчада эшләүләрен күзәттем генә, ә аннары җирне үзем эшкәртергә һәм уңыш үстерергә өйрәндем.

— Димәк, сезгә хуҗалык белән шөгыльләнү ошый?

— Әйе, миңа кызык! Җиргә бик тиз ияләштем. Минем өчен бәрәңге утырту, кишер, кузаклылар, төрле үләннәр чәчү мавыктыргыч эш, өстәвенә, болар барысы да бик тәмле. Мин туган илемнән төрле тәмлеткеч орлыклары алып кайттым, аларны чәчәм. Берәр нәрсәне үзең утыртып, аның күз алдыңда үсүен күргәч, әлбәттә, сөенәсең. Киләсе елга хатыным белән тавыклар асрый башларга хыял­ланабыз, әмма бу әлегә планда гына.

— Рус теле белән авырлыклар булдымы? Сез нинди телләрне беләсез?

— Беренче көннән үк мин иң мөһиме — вакыт һәм практика кирәген аңладым. Мин мөстәкыйль рәвештә җирлекне һәм кешеләрне өйрәндем, кибеткә үзем йөрдем, җәмәгать транспортында утырып йөрдем һәм рус телендә аңлашырга өйрәндем. Гомумән, мин инглиз һәм гарәп телләрендә сөйләшәм, итальян телен беләм, рус һәм татар телләрен өйрәнәм. Хатыным Земфира һәм балаларыбыз да берничә тел беләләр.

— Нигә сез башта ук нәкъ менә инглиз теле белән мавыктыгыз?

— Бу телне мин аеруча яратам. Университетны тәмамлаганнан соң һәм Каһирәдәге Британия консуллыгында укыганнан соң, мин 15 ел Мисырда инг­лиз телен укыттым, Согуд Гарәбстаны студентлары өчен онлайн дәресләр алып бардым. Минем портфолиода Британия Советының СЕLТА халыкара сертификаты бар, ул теләсә кайсы илдә инглиз телен укытырга хокук бирә, башка бик күп сертификатларым да бар, шул исәптән Берләшкән миграция агентлыгыннан. Ә иң мөһиме, мин гаилә династиясен дәвам итәм, чөнки әтием дә Мисырда укытучы иде. Чистайга кайткач, мин үземнең Мастер-үзәгемне ачтым, анда өлкәннәр һәм балалар өчен инглиз һәм гарәп телләрен, шул исәптән онлайн да, укытам.

— Рус телле балаларны укыту авырмы? Олырак яки кечерәк укучылар белән эшләү кызыклыракмы?

— Укыту авыр түгел, алар мине аң­лыйлар. Барысы белән дә эшләү кызык­лы, әмма кечкенә балалар мәгълүматны күпкә тизрәк үзләштерәләр. Яшүсмерләр һәм олылар белән бу катлаулырак һәм әкренрәк, ләкин нәтиҗә һәрвакыт бар.

— Гомумән алганда, сезгә Россиядә яшәү авырмы? Ил тагын нәрсәләре белән гаҗәпләндерде?

— Юк, юк, авыр түгел. Вакыт кына кирәк. Мин берничә шәһәрдә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанда булдым. Мине Россиядә урманнар һәм җирләр күп булуы сокландыра. Мин монда җәен килдем, яшеллекнең күп булуы гаҗәпләндерде. Шунысы гаҗәп, ни өчен россиялеләр, үзләрендә дә шундый матур һәм кабатланмас табигать булуга карамастан, кая­дыр ял итәргә баралар?! Шулай килеп чыкты, барлык шәһәрләрдән миңа бигрәк тә Чистай ошады. Кечкенә, әмма бик матур шәһәр! Монда яхшы кешеләр яши, минем дусларым күп. Алар арасында инглиз теле укытучысы Стелла, инженер Павел, хатынымның ир туганы Таһир һәм башкалар бар, алар миңа ярдәм итәләр һәм яңа башлангычларга илһамландыралар.

— Сезнең мавыгуларыгыз бармы, аларга вакыт каламы?

– Әлбәттә, бар. Мин укырга яратам, бигрәк тә рус классикасы тәрҗемәләрен — Достоевский, Толстой, Пушкинны. Борис Пастернакның мемориаль музеенда булдым, чөнки аның да әсәрләрен укыйм. Нәкъ менә уку мине журналистика белән шөгыльләнергә илһамландыра, яшьтән үк мин төрле темаларга мәкаләләр, хәтта поэмалар һәм шигырьләр язам, бу минем мавыгуым. Хәзерге вакытта Мин «Россия Көнчыгыш күзлегеннән» фәлсәфи мәкаләләр циклы өстендә эшлим. Аларны язганда мин ләззәт алам.

Без Ибраһим Мостафа һәм аның гаиләсендә кунакта булганда гаилә әгъзалары белән якыннан таныштык. Алар шәһәр пристане районында кечкенә генә йортта хатынының әнисе Гөлфия Вәгыйз кызы Бабаева һәм ике балалары белән бергә яшиләр. Эштән һәм өй мәшәкатьләреннән бушаган арада гаиләнең барлык әгъзалары бергә җыелалар: җәй көне урманда яки Чулман буенда йөрергә, ә кыш көне чәй табыны артына җыелып, балаларының көнне ничек үткәрүләре турында сөйләгәннәрен тыңларга яраталар. 11 яшьлек Ләйлә — рәсем ясарга һәм флейтада уйнарга, ә 8 яшьлек Зыяд баянда уйнарга өйрәнә. Балалар еш кына әниләренә, әтиләренә һәм әбиләренә осталыкларын күрсәтәләр. Гаиләдәге төп кагыйдә — беркайчан да ялганламау, көнләшмәү, өлкәннәрне хөрмәт итү, кечеләрне яклау, явызлыкка җавап бирмәү, игелекле булу, кешеләргә ярдәм итү.

— Земфира, чит ил кешесе белән яшәү авырмы?

— Юк, без бер-беребезгә ияләштек инде. Башта гражданлыкны рәсмиләштерүдә авырлыклар булды, әмма бу да үткәндә калды. Ибраһим безнең көнкүрешебезгә бик тиз ияләште. Ул күп кенә эшләрдә: өйдә дә, бакчада да, көндәлек тормышта да ярдәмче.

— Ни өчен Россиягә күченеп кайтырга карар иттегез?

— Без үзебез әти-әнием белән Чистайга Төркмәнстаннан кайттык. Монда безнең әби яши иде. Ибраһим белән танышканчы, мин биредә яшәдем. Аннары мин аның янына Мисырга күчендем һәм без шунда өйләнештек. Җиде елдан артык шунда яшәдем, әти-әни янына сирәк кайттык, мин аларны нык сагына идем. Әтием вафат булгач, Чистайда әнием ялгыз калды. Без монда бер гаилә булып яшәргә дип кайттык. Балаларыбызга һәм иремә Россиядә бик ошый, шуңа күрә без Мисырга кире китәргә җыенмыйбыз.

— Ә әниегез чит ил кияве белән нинди мөгамәләдә?

— Алар дуслар. Башта, әлбәттә, тел киртә булып торды, ләкин вакыт узу белән алар бер-берсен аңлый башладылар. Ул һәрвакыт Ибраһимның башка илдән булуын һәм аның да үз туганнарын сагынуын аңлап яши. Аның әти-әнисе исән түгел инде, Мисырда өч кыз һәм бер ир туганы калды. Алар белән ул көн саен диярлек Интернет аша элемтәдә тора. Шуңа күрә әни дә, ул үзен уңайлы хис итсен өчен, аңа игътибар бирергә тырыша. Үз чиратында Ибраһим аңа һәр эштә ярдәм итә һәм милли ризыклары белән гаҗәпләндереп тора. Ибраһим бакчачылык белән шөгыльләнә башлагач, әни белән аеруча дуслашып киттеләр, ирем башта әнинең эшләвен игътибар белән күзәтә һәм бакча серләренә бик теләп өйрәнә. Әни аны игелекле һәм намуслы кеше дип саный, ул безнең гаиләдән канәгать. Ул безнең бер-беребезне яратканыбызны күрә һәм безнең аңлашып яшәвебезне тели.

Ибраһим Мостафа юмор хисле кеше, моңа без аның белән өйләрендә табын артында аралашканда игътибар иттек. Күңел көрлеге һәм тормышка уңай караш барлык авыр хәлләрдә дә ярдәм итә, дип саный ул. Аның фикеренчә, күп проблемаларны чишү өчен төп ачкыч — елмаю. Яңа елда ул барлык чистайлыларга яхшы кәеф тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев