Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Миссия үтәлде, әмма төгәлләнмәде... (дәвамы)

Татарстанның туган якны өйрәнү десанты Белоруссиядә булып кайтты

Ике секциядә 45 доклад конференциянең темасын ачты. Мин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Белоруссия шәһәрләре өчен барган оборона сугышларында һәм Белоруссияне немец-фашист басып алучыларыннан азат итүдә Чистай һәм Чистай районы кешеләренең катнашуы» дигән темага чыгыш ясадым. Чистай районының «Җиңү солдатлары» исемле проекты турында, Нина Степановна Харитонова җитәкчелегендә беренче автор төркеменең һәм ветераннар Советы президиумы әгъзасы Татьяна Алексеевна Шведчикова җитәкчелегендә эшче төркемнең керткән өлеше турында сөйләдем.

Белоруссиянең Гомель өлкәсе Озераны авылында җирләнгән Советлар Союзы Герое Александр Петрович Кулясовның сугышчан юлын һәм батырлыгын бөртекләп яктырттым. Шулай ук Даян Вагыйз улы Булатовның азат итү сугышларында күр­сәткән каһарманлыклары турында сөйләдем. Әлеге легендар кавалер Дан орденының бөтен дәрәҗәләренә дә Белоруссияне азат иткәне өчен лаек булган. Юныс Төхвәтулла улы Төхвәтуллин, Нияз Абдулла улы Морадымов, Фәйзрахман Исмәгыйль улы Исмәгыйлев, Сергей Ефимович Салеев, Ольга Каледина – болар Белоруссияне азат итүдә катнашкан якташларыбызның исемнәре. Исемлекне туктамый дәвам итәргә мөмкин, алар меңнәрчә... Якташларыбызның батырлыгы турында сөйләгәндә мине горурлык хисләре биләп ал­ды, ә күңелемне белорус халкы­ның рәхмәтле булулары, батыр якташларыбыз турында истәлекләрне саклый белүләре җылытты... Икенче секциянең җитәкчесе буларак пленар утырышта чыгыш ясаганда эшкә нәтиҗә ясадым һәм иң кызыклы темаларны һәм док­ладларны билгеләп үттем. Пленар утырышта үзенең чыгышында ТР премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев конференциягә югары бәя бирде һәм Белоруссиядәге татар җәмәгатьчелеге активистларын бүләкләде.

Васыйл Шәйхразиев җитәк­челегендәге делегация составында без Минск районына сәфәр оештырдык. Анда Волковичи зиратында Казахстан Республикасының Атырау (Гурьевск) өлкәсендә туып үскән, татар халкының сөекле улы, Кызыл Армия капитаны А.М. Кәримовка мемориаль ачу тантанасында катнаштык. Аннан кайтканнан соң безгә якташыбыз, Калининград янындагы «Кардәшләр» татар-башкорт җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Миңнебаева Минск буйлап кызыклы экскурсия үткәрде.

Белорусь Республикасы мөфтие Әбү-Бәкр Шабанович чакыруы буенча без Минск шәһәрендәге мәчеттә аның янында оештырылган Белоруссиядә ислам үсеше турында сөйләүче музейда да булдык. Көннең икенче яртысында миңа Татарстан Рәисе Миңнехановның Белоруссия татар җәмәгать берләшмәләре вәкилләре белән оештырылган очрашуында да булырга насыйп булды. Алар ягыннан әлеге чарада вице-премьер Петр Пархомчик катнашты. 2009 елгы халыкны исәпкә алу мәгълүматлары буенча Белоруссиядә 7316 татар кешесе яши. Аларның үз традицияләрен, мәдәниятләрен, диннәрен саклап калырга омтылып яшәүләрен ассызыклап үтәсем килә.

13 апрель безнең өчен онытылмаслык булды. Бу көнне без Брестка юнәлдек. Бу сүзне ишетүгә күкрәктә нидер кузгалып куйгандай булды, ә аны якыннан күрү, сизү минем өчен әйтеп бетермәслек зур бәхет булды. Брест крепостендә безне «Брест крепость-герой» мемориаль комплексының директоры Григорий Бысюк, Россия Федерациясе генераль консуллыгының вице-консулы Сергей Лаптев каршы алды. «Көньяк фронт оборонасы» бүлеге мөдире Инна Гавриленко Брест крепосте буенча күзәтү экскурсиясе үткәрде. «Батырлык» монументы янында түган якны өйрәнүчеләр чәчәкләр салдылар, метроном яңгырады, Брест крепостен саклап һәм азат итеп һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдык. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: 10, 13 апрельләрдә иртәдән үк яңгыр койды, ә без автобус­тан төшүгә ул туктады. Аллаһы Тәгалә әлеге җирдә каны коелган солдатлырыбыз һәлак булган җиргә миссиябезне аңлап, безгә юл ачты...

Безне Татарстаннан булуыбыз өчен дә крепостьта кадерле кунаклар итеп каршы алдылар. Без Брест крепостен саклаган соңгы сугышчы Петр Гавриловның якташлары бит! Дүрт сугышчысы белән ул 32 көн тулы камалышта була һәм геройларча каршылык күрсәтә. Барлык сугышчыларын югалтканнан соң да ул берүзе сугышуын дәвам итә һәм Брест крепостен соңгы саклаучы була. Аның язмышы фаҗигале, ул Брест җирендә мәңгелеккә ятып кала. Якташыбызның каберен зиярат кылганда Питрәч районы Читинск авыл клубы директоры Миңнур Шәмсетдинов Петрның туган авылы Альвидинодан алып килгән бер уч туфракны аның каберенә салды.

Белоруссиядән без чиста күңел белән киттек, күбебез үз миссияләрен үтәде. Әмма әле алда безнең солдатларыбызны эзләү һәм исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эшләр тора. «Соңгы солдат күмелгәч, сугыш бетә», – дигән иде А.В.Суворов.

Ә менә Бөек Ватан сугышы солдатларын ничек эзләүләре һәм ничек хөрмәтләп күмүләре хакында без Вязьманың Билгесез солдат музеенда да белдек. Бу Сугышчан Дан шәһәре, шәһәр кешеләре үзләре әйтүенчә, өч тапкыр яндырылган, әмма өч тапкыр буйсынмаган шәһәр. Безнең делегацияне шәһәрнең үзәк мәйданында Вязьма прәннеге белән каршы алдылар. Аннары «Отряд особого назначения» «Город воинской славы Вязьма» проекты командасыннан Комитетның мәдәният һәм туризм буенча рәис урынбасары Элеонора Решетникова җитәкчелегендә экскурсоводлар таныштыру экскурсиясе үткәрделәр. Шәһәр мэриясендә безне Смоленск өлкәсе Вязьма районы башлыгы Инна Демидова шатланып каршы алды. Ул Вязьма районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше белән таныштырды. Аның киңәше буенча без музейга юнәлдек.

– «Билгесез солдат» музее концепциясе – замандашлар күзлегеннән сугыш ул. Биредә төзәтелгән әйберләр юк, экспонатлар эзтабарлар тапкан хәлдә калдырылган. Без тапкан бөтен нәрсәләрне музейда үз хәлендә күрсәтәбез, – дип сөйли Смоленщинода эзләү хәрәкәте лидеры Нина Куликовских. Моңа безне экскурсовод Галина Чемерис та ышандырды. Күз яшьләре аша ул эзләү хәрәкәтенең тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында солдатлар батырлыгы турында сөйләде, аларга игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук без ДУЛАГ 184 урынындагы мемориалда булдык. Биредә Вязьма шәһәрендә тоткында булучылар җирләнгән. Алар арасында 1904 елгы чис­тайлы Степан Алексеевич Казаков та бар. Ул Чистай РВКсыннан мобилизацияләнгән, 365сп, 119сд. 1942 елның 10 мартында һәлак булган, опись 18001, эш 1220.

Брестта Брест крепос­тен саклаучыларның һәм азат итү­челәрнең барысын да эз­лиләр. Әлеге эшне музей хезмәт­кәр­ләре кебек үк Брест дәүләт техник университетының гуманитар фәннәр кафедрасы доценты Светлана Грибова да алып бара. Мин аңа «Җиңү солдатлары» китабының яңа томын бүләк иттем. Әлеге сәяхәтем вакытында мин бу тема буенча 1943 елның 23 февралендә партизаннар ягына күчкән, «Идел-Урал» 825нче Идел-татар батальонында катнашучыларның эшчәнлеген эзләү буенча эш юнәлешен билгеләп тә куйдым инде. Әгәр дә чистайлылар гаиләләрендә бу вкыйгалар турында нинди дә булса истәлек сакланса, минем белән 8-987-295-56-83 номеры буенча элемтәгә керүегезне сорыйм.

Казан безне кояшлы, җилле һавасы белән каршы алды. Без зур канәгатьлек һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә, шәхсән ТР премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиевка һәм Татарстаннның туган якны өйрәнү хәрәкәте лидеры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр буенча Комитет начальнигы, ТР татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһановка рәхмәт хисләре белән таралыштык.

Ә алда – яңа эзләнүләр, яңа исемнәр, ачышлар һәм истә­лекләр, фашизмга каршы канлы сугышта башларын салучылар турында мәңгелек истәлек...

Альмира Шәрифуллина, Йолдыз мәктәбенең тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы, «ТР татар туган якны өйрәнүчеләр оешмасы» төбәк иҗтимагый оешмасының фәнни-агарту эшләре буенча рәис урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев