Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә балык тотуга чикләүләр кертелә

«Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә 1 февральдән 15 апрельгә кадәр балык тотуга чикләүләр кертелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Биологик ресурслар дәүләт комитетында хәбәр иттеләр

Чара су биологик ресурсларын саклау һәм аларның тотрыклы популяциясе өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән.

 

Билгеләнгән режимның үтәлешен контрольдә тоту өчен ведомство инспекторлары даими рәвештә рейд чаралары үткәрәчәк. Махсус саклана торган табигый территорияләрне саклау кагыйдәләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 маддәсе нигезендә административ җаваплылык яный.

 

«Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы төбәк әһәмиятендәге махсус сакланылучы табигый территория булып тора. Аның төп бурычы – су биологик ресурсларын саклау.

Чыганак: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев