Мираска – трактор, әмма ул кемнеке?
Чистай шәһәр судына хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, аның ишегалдыннан трактор урлаганнар. Эш шунда, элек аның белән өйдәше идарә иткән, әмма ул 2019 елда вафат булган.
Аның вафатыннан соң, ир туганы һәм әтисе, үз ниятләре турында кисәтмичә, тракторны үзләренә саклауга алып киткәннәр. Хәлне Алексеевск районы буенча Эчке эшләр бүлегендә тикшергәннәр, анда җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылган. Мәрхүмнең ир туганы тракторны кире кайтарудан баш тарта.
Шулай да закон кем ягында? Тол калган хатынның дәгъва белдерүеннән соң, эшне Чистай шәһәр судында карадылар. Әлбәттә, җавап бирүче дәгъваларга каршы килә һәм әтисе белән бергә тракторны саклауга алып китүләрен белдерә, моннан тыш, алар вафат булган абыйларын трактор хуҗасы дип уйлаганнар.
– Абыйлары вафатыннан соң туганнары мирас хокукларын рәсмиләштермәгәннәр, чөнки тракторга документларны тапмаганнар. Шуңа да карамастан, милек хатын-кыз йортыннан законсыз чыгарылган. Чистай шәһәр суды карары белән дәгъва таләпләре өлешчә канәгатьләндерелде. Дәгъвачының милек хокукында булган тракторны законсыз биләүдән кайтаруны таләп итәргә карар кылды, – дип хәбәр итә матбугат сәркатибе.
Судның шундый карар чыгаруына карамастан, трактор элеккеге урынына кайтарылмаячак. Элегрәк техника торган йорт территоториясе милекнең сакланышын тәэмин итә алмый, чөнки хәзерге вакытта хатын-кыз анда яшәми.
Моннан тыш, хатын-кыз рухи зыян өчен компенсация таләп иткән. Суд аның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарткан, чөнки хатын-кыз рухи зыян килүне раслаучы дәлилләр китермәгән.
Материал Чистай шәһәр суды матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев