Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Минем өчен бу мавыгу гына түгел, ә яшәү рәвеше»

Татьяна Графычева үз куллары белән курчаклар ясый.

 

Чистайда төрле техникаларда һәм формаларда декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүче һәм яшьләр өчен остаз булырлык алтын куллы ханымнар шактый. Һәрберсенең үз эшләнмәләре коллекциясе бар.

Сувенир курчаклар остасы Татьяна Графычева – яңа техниканы күптән түгел генә үзләштергән, әмма инде күп курчаклар коллекциясенә ия.

Татьянаның кул эшләре белән кызыксынуы балачакта ук барлыкка килгән. Мәктәпкәчә яшьтә ул инде чигә, тегә белгән. Татьянаның кызы да кул эшләре остасы. Шуңа күрә мавыгу гаилә эшенә әверелгән дип әйтергә мөмкин.

Татьяна курчаклар ясау белән ел ярым элек мавыга башлый. Ул берничә техниканы үзләштергән: моның өчен мастер-класслар узган һәм хәзер үзе дә эш башлап җибәрүчеләр өчен остаз була ала.

Текстиль курчакның йөз һәм гәүдә элементларын бизәү өчен ул пастель, гадәти косметик күз бизәгечләр, акрил буяу һәм хәтта маркер куллана. Пыяла күзләрне һәм керфекләрне ябыштыру, тышкы кыяфәтне бизәү – авыр эш. Тагын берничә хәрәкәт һәм курчак оста кулында туры мәгънәдә җанлана. Курчакларының һәрберсенә оста ханым күңел җылысын сала.

– Эшлисем һәм иҗат итәсем килә. Кайчагында илһам килми, әмма кулыма эш алгач, барысы да әкренләп җайлана башлый. Кәефем шунда ук күтәрелә, башкарган эштән канәгатьлек барлыкка килә, – дип сөйли Татьяна Графычева.

Татьяна коллекциясендә катнаш техникада ясалган каркас курчаклар аерым урын алып тора.

– Курчак ясау өчен полимер балчык кулланам. Барысы да кулдан ясала, – ди ханым, булачак курчакларының йөзләрен күрсәтеп. – Курчакларга күзләрне мин сатып алам, вак ташлар белән бизим. Хәзер төп бурыч – аларны йон кисәкләренә ябыштыру һәм моны пөхтә эшләү.

Йонлы персонажларга Татьяна Графычева аерым ярату белән карый. Аларны ясау өчен берничә көн кирәк. Текстиль, автор курчаклары кебек үк, фәрештәләр, эльфлар, әкият геройлары илебезнең төрле шәһәрләрендәге интерьерларны бизиләр.

– Иҗатта законнар юк. Теләгәнеңне эшлә! Ничек уңайлы булса, шулай эшлә! Менә мин теләгәнчә, үземә җайлы булганча эшләдем. Бу минем авторлык курчагым. Аяк киеме, оеклары, күлмәге – болар барысы да кул эше, – дип билгеләп үтә алтын куллы оста эшләнмәсен күрсәтеп. – Курчакларымны ясаганда күңелем белән ял итәм. Мин яхшы якка үзгәрдем, танышларым да моны сизәләр. Курчакны сатып алганда кешенең елмаюын күрәм. Бу да миңа шатлык китерә. Ә курчакларны балаларга бүләк иткәндә (хәзер минем оныкларым, бертуганымның балалары бар), аларның шатлыгы эчләренә сыймый. Мондый мизгелләр мине бәхетле итә.

Аның планнарында – башка техникаларны үзләштерү һәм яңа форматтагы курчаклар ясау. Бу профессиональ үсеш һәм эштән ләззәт алу өчен кирәк. Курчакларны социаль челтәрләрдә, шулай ук Чистай ярминкәләрендә һәм күргәзмәләрендә күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев