Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Минем хатын-кыз бәхетем – гаиләдә»

Хатын- кыз бәхете нәрсәдә чагыла? Аның сере нидә? Шулар хакында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча сорау алу бүлеге начальнигы урынбасары Елена Кәлимуллина сөйли.

Елена 16 елдан бирле погонда йөри. 2004 елда салым җинаятьләре буенча идарәгә эшкә килә. Ул үзгәртеп корылгач, 2010 елда сорау алучы вазифасыда Чистай эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. Дүрт елдан соң сорау алу бүлегенә начальник урынбасары итеп билгеләнә.

– Сорау алучылар Россия Федерациясе җинаятьләр кодексындагы 80нән артык маддәдә каралган җинаятьләрне тикшерә, – дип ачык лык кертә Елена Анатольевна. – Һәр көнлек җиңел булмаган хезмәттә сорау алучыга төрле вәзгыятьләрне: гаилә, көнкүреш конфликтларындагы хәлләр эченә үтеп керергә, ә иң мөһиме –зыян күрүчеләрнең хәсрәтләрен уртаклашырга туры килә. Безнең бүлек хезмәткәрләре белән эшләүче контингент бер дә гадиләрдән түгел.

Хезмәткәрләрнең һәм стажер лар ның эшләрен оештырудан тыш мин материалларга тикшерү үткәрәм, җинаять эшләре тикшерәм, аларны судка җибәрәм. Нигездә, болар исерек хәлдә транспорт белән кабат идарә итүчеләргә карата торгызылган эшләр. Эш күп, күп очракта тоткарланырга туры килә, төнге кизү торулар да булгалый, әмма мин эшемне яратам, – ди ул.

Елена Анатольевна хезмәтенә күп көч һәм энергия бирә, әмма аның төп горурлыгы булып гаиләсе тора. Аның яраткан ире,ике кызы һәм улы бар. Өлкән кызы Дианага 22 яшь, ул – студентка, чит телләр өйрәнә. Лилиана 3 сыйныфта укый, ә Альфред әле балалар бакчасына гына йөри.

– Кызларым актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнәләр. Диана сәнгать мәктәбен тәмамлады, менә дигән итеп рәсем ясый. Лилиана фортепианода уйный, бию белән шөгыльләнә. Алар икесе дә төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм лауреатлар булдылар, – ди безнең героиня. Альфред әлегә безне үзенең активлыгы белән сөендерә һәм гел яңа нәрсәләр белергә омтыла. Балаларның уңышлары илһам бирә, зур горурлык хисләре тудыра!

Өйдәге хуҗалык эшләрен ире Фәрит тулысынча үз җилкәсенә алган. Фәрит – ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче, аның буш вакыты күбрәк. Ул балаларны мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә, балалар бакчасына йөртә, менә дигән итеп ашарга әзерли. Аның яратып әзерләгән ризыгын – газ мичендә әзерләгән бәрәңгене бар гаилә әгъзалары да яратып ашый.

Ял һәм бәйрәм көннәрен Кәлимуллин нар гаиләсе һәрвакыт бергә үткәрә. Алар актив ял итәргә яраталар, табигать кочагына, сәяхәтләргә чыгалар. Кышын тимераякта, таудан шуалар, ә җәен гүзәл Чулман киңлекләре сихерләгәндәй үзенә чакырып тора...

– Мин – бәхетле кеше. Өемдә дә, эштә дә янәшәмдә гел яхшы кешеләр генә. Ә бәхетемнең төп сере-гаиләдә. Мин ышаныч белән иртән торып эшкә баруны, эштән соң сөенә-сөенә якыннарың янына кайтуны зур бәхет дип әйтә алам.

Форсаттан файдаланып, барлык хатын-кызларыбызны якты, матур бәйрәмебез 8 Март белән тәбрик итәм! Бәхет һәм язгы күтәренке кәефләр телим. Сезнең өегездә тынычлык хөкем сөрсен, хыялларыгыз тормышка ашсын, барлык башлангычларыгызда якыннарыгыз ярдәмгә килсен!

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев