Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минем герой: Миңниса Гаделша кызы Мөхәммәтшина

Илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итә. Безнең республикада «Татарстан батырлары тарихын бергә туплыйк!» дигән лозунг астында «Минем герой. Минем гаилә» акциясе көч ала.

Аңа «Чистай-информ» хезмәткәрләре дә кушылды, алар социаль челтәрләрдәге үз битләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт иткән якын кешеләренең фотоларын урнаштырдылар һәм аларның фронт юлы турында сөйләделәр.

 

 

МИҢНИСА ГАДЕЛША кызы МӨХӘММӘТШИНА

 

Илебез Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтә. Җиңүгә юл бик озын һәм гаять авыр була. Фронтта да, тылда да һәр кешедән рухи ныклык һәм бик күп түземлек, сабырлык сорый. Ул исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яулана.

Ир-егетләр сугышка чыгып киткәч, тылда калган хатын-кызлар, балалар, картлар өчен авыр тормыш башлана: иген басуларын урып-җыярга, җыелган игенне дәүләткә тапшырырга кирәк. Күп эшләр кул көче белән башкарылган. Һәр кеше кулыннан килгән кадәр тырышкан: сыер җигеп, сука сукалаган, карлы-бозлы юллардан җилкәсенә асып, я чана тартып, чәчүлек орлык ташыган, урман кискән, окоп казыган. Ә кичләрен хатын-кызлар сукыр лампа яктысында фронттагылар өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Әмма дош¬манны җиңү теләге көчле булганлыктан, алар чыдаганнар, сынатмаганнар. Көчләреннән килгәнчә Җиңү көнен якынайтканнар.

Безнең якты киләчәгебез, җир йөзендә тынычлык урнашу хакына яу кырында ятып калганнарның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңгегә сакланыр. Колхоз басуларында, завод станоклары артында көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы шулай ук үлемсез.

Ни кызганычка, Җиңү көнен якынайткан сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары сафлары елдан-ел сирәгәя бара.

Яшьлеге сугыш чорына туры килгән, Чистай районы Акбулат авылында туып-үскән МИҢНИСА ГАДЕЛША кызы МӨХӘММӘТШИНАНЫҢ арабыздан китүенә дә инде байтак еллар үтте. Әмма студент елларымда диалектологик экспедиция вакытында аның белән сөйләшеп, шушы дәһшәтле елларда күргән-кичергәннәрен миңа язып алырга насыйп булды. Сугыш елларында тылдагы авыр тормыш турында аның хатирәләрен сезгә дә тәкъдим итәсем килә:

«Казанга хәрби йөкләмә буенча әйберләр итәргә куштылар. Атларга ашарга арыш саламы, безгә бер чиләк бәрәңге һәм бер ипи бирделәр. Чистайдан алып барган коралларны тапшыргач, безгә тагын йөк алырга куштылар. Кайтыр юлга чыктык, күрше авылдан да кешеләр бар иде. Мин алар белән кайта алмыйча, артта калдым, чөнки аларның атлары минекеннән яхшырак иде. Атның ачлыктан хәле бетте, йөкне тартып кайтырга рәте юк, бернәрсәсез калдым. Миңа ул чакта унсигез яшь иде. Мин юлда очраган бер авылга кереп кундым да, иртән кабат юлга кузгалдым. Атым атлар-атламас кына бара. Ул көнне дүрт километр гына кайта алдым. Март ае, атның аягы тая, бозлавык. Менә бер авылга килеп җиттем, исемен оныттым инде, бер урыс авылы иде. Капка төбендә бер кеше: «Кызым, кырга чыкма, синең атың бик начар, кер монда», – дип чакырып алды үземне. Капкаларын ачты, йортта терлекләре печән ашап тора иделәр. Минем атыма да печән салырлар әле дип шатландым. Дөрес, алар минем атыма да печән салдылар. Мин иртүк чыгып китәргә ашыкмадым, атымны ял иттердем. Ул кеше: «Синең атың беткән, бу йөкне тартып кайта алмый, калдыр бездә, мин сельсовет председателе, справка язып бирәм», – диде. Пичәт куеп язып бирде. Мин йөкне бушаттым да, ансыз гына чыгып киттем. Атыма әзрәк печән дә салып бирде. Мин атым арыр дип утырмадым, җәяү кайттым. Имәнкискә авылына кайтып җиттем. Авылга кергән чакта атым хәлдән таеп егылды. Дүрт аягын дүрт якка сузды, мин куркуымнан нишләргә дә белмәдем. Үземә-үзем киңәш иттем дә, атны шушы авылда калдырырга уйладым. Әгәр кырда үлсә, бүре ашый атны, аның өчен төрмәгә утырта иделәр. Атны сөйләшеп калдырдым, аны алырга барганда көненә бер пот исәбеннән печән алып барырга кирәк. Сельсоветка бардым, алар атны алып калдылар. Үзем кайтып киттем. Март ае иде. Көндез эретә, иртә-кич юлда бозлавык. Аягымда астына салган киез итек. Аны киптермичә йөреп, асты череп төште. Аягым тубыкка хәтле күренеп, яланаяк кайттым. Кем көлеп, кем жәлләп китте. Икенче бер авылга җиткәчтен, чабата эзләдем. Әни белән бертуган апа ике кадак май җибәргән иде, Казанда майны саткан идем, шул акчага чабата алып кайтып киттем. Кырдан кайтканда ачка күрә кар ашадым. Берәр авылга җиткәчтен, су сорап эчә идем. Ашарга сорарга ояла идем, ашарга сорарга намусым җитмәде. Кайтып кердем, әни каршы алды. «Бу үзеңме, җенеңме?» – диде. Авылдан киткәнгә ун көн үткән иде инде. Мин ашамыйча кайтканга, ул миңа ашарга бирергә дә курыкты. Мин ул күрмәгәндә пич башыннан төшеп, су эчеп, яңадан ятам. Бозлавыкта яланаяк кайткан чагында аяк табаннарым кабарып, сыдырылып төште. Минем кайтканны белеп, сельсоветка чакырдылар. Председатель башта бик каты әрләде, ник атны калдырдың дип. «Ничек калдырдың, шулай барып ал», – диде. Аннары миңа таба яхшылап карады да: «Сары суккан, үзең дә үләсең», – диде. Бераз уйланып торганнан соң: «Кәҗә тәкәсе сатып кайткачтын, акча булыр, атны барып алырсың», – дип өстәде. Мине атны алырга бер бабай белән җибәрергә булдылар. Аның белән җибәрделәр дә. Ун кила зүрнә бирделәр. Без кичкырын атны калдырган авылга барып җиттек. Ат бер дә рәтләнмәгән иде. Минем белән барган бабай да: «Бу ат чанасын тартып кайта алмый», – ди. Шуннан минем йөрәгемә ут капты. Минем хәзер ашыйсым да, эчәсем дә килми. Мине хәзер нишләтәләр инде, башыма кайгы сукты. Йөк моннан ерактагы авылда калган иде. Икенче көнне йөкне алырга бардык. Йөкне бабайның атына төядек. Ә минем чирле атымның камыт-сбруйларын алдык. Ат чананы тартып кайта алмый, чананы калдырдык. Берничә километр юл үткәч, бер авылга кереп кундык. Атым егылды. Бу бабай: «Мин үземнең дә атымны үтерә алмыйм сине утыртып», – дип китте дә барды. Мин юлга төшкән башакларны, печәнне җыеп, атка алып килдем. Ат торырга, башын күтәрергә тели, әмма тора алмый. Бабай моны күреп, яңадан борылып килде. Мин атны муеныннан кочаклап алдым да, елыйм, Аллага ялварам. Атны бабай белән икәү күтәреп торгыздык та, бераз баргач, юл кырыенда бер аймут күрдек. Ул былтыргы сукмаган бодай булып чыкты. Шуны бер бәйләм бәйләдек тә, тагын бер авылга кереп кундык. Ул авылны чыккачтын, тагын бер аймут очрады. Анысында былтыргы сукмаган солы иде. Тагын бер бәйләм алдык та, әзрәк ул турыдан киткәчтен, туктап атларга ашаттык. Шулай итеп, Чистайга кайтып җиттек. Чистай сәгать заводының сигезенче цехына хәтле атны тотып җәяү кайттым. Төягән йөкне тиешле җиренә тапшырдык, барысын да сөйләп бирдек. Без үзебез дә ач, атларыбыз да ач иде. Столовыйда ашаттылар, ипи алырга талон бирделәр. Атларга сигезәр кило солы яздылар. Ул вакытта сәгать заводының конторы шәһәр үзәгендә иде. Солыны аракы заводыннан барып алырга куштылар. Атлар арыганнар. Бабайдан: «Кем бара солы артыннан?» – дип сорадым. Бабай: «Кызым, син бар инде», – диде. Мин җәяү киттем. Бер пот солы алдым да, аны күтәреп атлар янына кайттым. Бабай мине шунда көтеп торды. Шуннан соң безнең ерак туганнарыбызга барып кундык. Икенче көнне авылга кайтырга чыктык. Егерме километр кайткачтын, туктап атларны ашаттык.

Шулай итеп, йөкне дә урынына тапшырдык, атны да алып кайттык. Тик чана гына калды. Чана өчен бригадир эшкә әйтергә кергән саен әрләде. Сугыш вакытында шундый эшләр белән, җәфа чигеп, ач-ялангач килеш яшьлек үтте».

 

Шундый вакыйгаларны тыныч кына тыңлап булмый. Ирексездән күзгә яшь тыгыла. Кеше күтәрә алмаслык зур сынаулар үтеп, соңгы көчләрен биреп, безнең ирекле тормышыбыз өчен көрәшкән барлык сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез! Аларга карата йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.

#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
#МойГеройМояСемья
#своихнебросаем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев