Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Минем эшемә хөрмәт - иң зур бүләк»

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында Татьяна Жирнова 15 елдан артык эшли, шуның соңгы 10 елын - урам себерүче.

Ул вакытта безнең күбебез йокыдан уяна гына әле, әмма алар инде үз эшләрендә.

Тирә-юнебездә чисталык, тәр тип булсын өчен урам себерүчеләр таңнан эшли башлыйлар. Эшләре бер дә җиңелләрдән түгел. Кар-яңгыр, бозлавык булсынмы – алар һәрвакыт эштә. Үз һөнәренең нечкәлекләре турында Татьяна Жирнова сөйләде.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында Татьяна 15 елдан артык эшли, шуның 10 елын «Речники» идарәче компаниядә урам себерүче булып. Хезмәт күрсәтә торган участогы – Мебель фабрикасы микрорайонында. Аның артына 12 подъезды булган ике күпкатлы йорт беркетелгән. Без Татьяна Жирнова белән эш урынында күрешергә сүз куештык. Мин килгәндә ул бер подъезд төбен чистартып та куйган иде инде.

– Бу эштә авыр түгелме? – иң беренче биргән соравым шушы булды.

– Юк! Ни дисәң дә, тегесенә караганда җиңелрәк инде. Урам себерүче булып урнашканчы мин штукатур булып эшләдем. Көне буе тузанда, ябык бина эчләрендә эшләргә туры килде. Ә хәзер саф һавада эшлим. Яхшы! График та җайлы. Эш көнем сәгать алтыда башлана, аның каравы, икедә тәмамлана. Эштән соң өй эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт кала. Баштарак, билгеле, авыр булды, әмма аннары күнектем, өйдә дә ярдәм итүчеләр бар. Мин бәхетле хатын, ике бала әнисе, дүрт оныгым да бар инде, – дип сөйли Татьяна Михайловна.

Шунысын да әйтергә кирәк, безнең әңгәмә бик җиңел барды. Елмаючан, киң күңелле, тыйнак Татьяна минем сорауларыма шатланып җавап бирде. Шул ук вакытта әңгәмә барышында да ул эшсез тора алмады, әледән- әле көрәкне алып кар бәргәләргә кереште...

Миңа урам себерүче ләргә кышын эшләве авырдыр кебек тоела иде. Ялгышканмын икән. Тать яна Михайловна әйткәнчә, һәр ел фасылының үз үзенчәлекләре бар.

– Кышын без подъезд төплә рендә карны чистартабыз, юлларда боз булмасын өчен тырышабыз, аны ваткалап торабыз, юлларга песок, тоз сибәбез. Ә хәзер язга табан су подвалларга төшмәсен өчен йортлар тирәләрен кардан чистартабыз. Җәен үләнне чабабыз, буйыйбыз, агартабыз, барлык чүп-чарларны җыябыз, ә көзен яфраклар себерәбез. Эш һәрвакыт җитәрлек!

– Ә зәмһәрир суыкларда ничек эшлисез? Өшемисезме?

– Кар чистартканда, кире сенчә, эссе булып китә, өшү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Кайвакыт кечкенә генә тәнәфесләр ясап алабыз, хезмәттәшләр белән аерым бинада җыелабыз, кайнар чәй эчәбез, сөйләшәбез, беррәттән шунда ял да итәбез. Быел кыш карга бик мул булды, чистартырга гына өлгер, – ди Татьяна. – Мин биредә яшәүчеләрдән уңдым. Күбрәк вакытымны Мир урамындагы 32нче йорт янында үткәрәм. Анда 10 подъезд, күләме кечкенә түгел. Шул йортта яшәүчеләрнең кайберләре буран булганда кар көртләрен чис тартырга ярдәм итәләр. Мин аларга моның өчен бик рәхмәтле.

– Сез дә аларга ярдәм итәсез дер әле, – дип кызыксынам әңгәмәдәшчемнән.

– Шунсыз булмый! Эш башлаган елларымда кар быелгыдан да күп иде. Берничә тапкыр автомобильләрен кар өеменнән төртеп чыгарырга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, хәзер биредә яшәүчеләрнең барысын да диярлек беләм. Мин бит 10 ел бер участокта эшлим. Алар үзләре дә мине беләләр инде, исәнләшәләр, хәерле көн телиләр. Болай эшләве икеләтә күңелле, – дип елмая Татьяна Жирнова.

Мир урамының 32нче йортында яшәүчеләр аның эшеннән канәгать. Идарәче компаниянең җитәкчелек исеменә Татьяна Михайловнаны бүләкләүне үтенеп әллә ничә тапкыр хат килде инде.

– Миңа аның эшләве ошый. Ишегалдында елның теләсә кайсы вакытында һәрвакыт чис талык һәм тәртип хөкем сөрә. Ул молодец! Бик тырыш һәм эш яратучы ханым, иң мөһиме – киң күңелле, – ди әлеге йортта яшәүче Светлана Нуруллина.

Татьяна үзе хезмәтенә хөр мәт белән карауларын иң зур бүләк дип саный. Урам себерүче хезмәтен абруйлы хезмәт димәсәләр дә, бу бик кирәкле хезмәт һәм бик күп еллар буена кирәкле һөнәр булып калачак. Әйләнә-тирәбездә чисталык, тәртип булуын барыбыз да ярата.

 

Йортта яшәүчеләр исемен нән компания җитәкчелегенә юлланган хаттан өзек

«Без, Мир урамы 32нче йортта яшәүчеләр, сездән үзегезнең хезмәткәрегез Татьяна Михайловна Җирнованы бүләкләвегезне сорыйбыз. Ул үз эшенә бик җаваплы карый, аның участогы һәрвакыт чиста. Бу безнең өчен бик күңелле. Без аңа авыр хезмәте өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев