Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Минем өчен теләсә нинди суд эше – беренче»

Наталья Зотееваның карьерасы медицина өлкәсендә башлана, әмма язмыш аны шәһәр судына алып килә.

Туры сүзле һәм гадел булу – федераль судья Наталья Зотееваның төп принциплары. Ул бала чагында юрист булырга омтылмый, балалар белән эшләргә: тәрбияче яки башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыяллана, әмма медицина училищесына укырга керә. Язмышның аны судья трибунасына ничек алып килүе хакында – безнең материалда.

Мөлаем һәм энергиясе ташып торган Наталья Зотеева мине үз кабинетында матур күлмәктә каршы алды. Танышканнан соң без суд залына җыендык һәм аның образы шунда ук үзгәрде. Ул өстенә кара мантия киде, чәчләрен җыйды, аның күз карашы катгыйланды. Образ? Юк... Мөгаен, җаваплылыктыр.

– Бу кием атрибуты түгел, ә биләгән статусның бер өлеше. Мин карар кабул итәргә туры киләчәген һәм хаталанырга хакым булмавын аңлыйм. Хәер, алар һәр кешедә була. Суд рәисе миңа беренче тапкыр мантия тапшырганда, мин үземне генерал формасында хис иттем. Аны кию – Конституциягә, әләмгә караган кебек бик кадерле, җаваплы. Бу үз өстемә алган җаваплылыкны тулы күләмдә эчке тоемлау бирә, – ди Наталья Анатольевна.

Әгәр әңгәмәдәшем, мәк тәп укучысы булганда, килә чәккә күз сала алса, бу вакый галарның аның турында булуына һич ышанмас иде. Урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлау турында аттестат алгач, ул педагог булырга тели. Әмма 90нчы еллар үз төзәтмәләрен кертә. Бу илдәге катлаулы чор була һәм әти-әнисе Натальяны башка шәһәргә укырга җибәрмиләр. Гаилә советында аның Чистай медицина училищесына укырга керәчәге турындагы фикергә киләләр.

– Биология буенча белемем тирән булмаса да, бурыч куелган иде. Әмма җәйге айларда барысын да укып чыктым, имтиханнарны «бишле»гә тапшырдым, укырга кердем һәм укып чыктым. Балалар поликлиникасында массажист һәм дәвалау физкультурасы инст рукторы булып эшли башладым. Эш миңа бик ошый иде, кечкенә пациентларым ирешкән нәтиҗә мине канәгатьләндерә иде. Төрле авырулары булган балалар белән эшләргә туры килде һәм дәваланганнан соң алар беренче адымнарын ясаганда мин үземне бәхетле хис иттем, дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

Бераздан соң безнең героинябыз алга таба үсәргә кирәклеген аңлый. Казанда дәвалау физкультурасы инструкторы курслары уза. Үз максатын тормышка ашыру өчен физкультура институтына укырга керергә кирәк була. Наталья Зотеева читтән торып укырга керергә әзерләнә башлый. Ел дәвамында аның иртәсе йөзү, йөгерү һәм башка физик күнегүләрдән башлана. Укырга керергә документлар пакеты әзер булгач, аңа безнең шәһәрдә методист ставкасы якын арада барлыкка килмәячәк, диләр. Әмма безнең героинябыз бирешми һәм тормышын тулысынча үзгәртә.

– Чистайда Уфа универ ситетының филиалын ачтылар һәм мин юридик факультетка укырга кердем. Читтән торып укыдым, балалар поликлиникасында эшләвемне дәвам иттем. Педагоглар безне зур күләмдә әдәбият белән эшләргә өйрәттеләр, ул вакытта Интернет юк иде әле. Реферат әзерләү өчен мин Казан һәм Бөгелмә китапханәләренә бардым, – дип сөйли Наталья Анатольевна.

Юриспруденция белән бәй ле һөнәр нигезләрен Наталья Зотеева пенсия фондында ала. III курс студентын башка хезмәткәрнең больничный вакытына пенсия билгеләү бүлегенә алалар. Анда ул ике ай эшли. Ул вакытта әңгәмәдәшем инде кияүдә була, кыз бала таба.

– Кыска гына вакыт эчендә күп нәрсә белергә теләдем, үз алдыма бу коллективка хезмәтем белән мөмкин кадәр күбрәк файда китерү, эшләрен җиңеләйтү бурычын куйдым. Вакытлыча эш тәмамланды, мин берничә ай өйдә утырдым, – дип сөйли хатын-кыз. – Соңрак пенсия фонды җитәкчесе Вера Анатольевна Наумова миңа сәркатип эшен тәкъдим итте. Аның югары таләпләре эшне 5, 10 түгел, ә 100 баллга үтәргә мәҗбүр итә иде. Шулай, бер ел эшләдем, бер үк вакытта Икътисад, идарә һәм хокук институтында, бала туганнан соң алырга туры килгән академик ялдан соң, белем алуны дәвам иттем.

Бераздан Наталья Анатольевна пенсия фондында юрист булып эшли башлый. Анда законнарны өйрәнә, практика туп лый. Кайчагында авыр булуын яшерми. Бик күп отчетлар, иртәнге дүрткә кадәр эшләү, берничә тәүлек йокы күрмәү – характерның чыныгу чоры әнә шулай уза. Үзләштерү процессы

 

тәмамлангач, безнең героинябыз алга таба үсүнең яңа мөмкинлекләре турында уйлана башлый. Язмыш аны салым хезмәтенә алып килә. Наталья Анатольевна юридик бүлек начальнигы итеп билгеләнә һәм аңа җитәкче статусын яулап алырга туры килүен яшерми.

– Болар барысы да матур яңгырый, әмма беренче чиратта бу вазифага туры килергә кирәк. Юридик бүлек начальнигы булу өчен белем генә түгел, ә хөрмәткә лаек җитәкче булырга ярдәм итүче холыкка ия булу да кирәк. Минем янә салым законнарын өйрәнү буенча йокысыз төннәрем башланды. Эштә бер үк вакытта үз хезмәтем һәм тәҗрибәм белән хезмәткәрләрнең ихтирамын яуларга туры килде. Барысы да килеп чыкты. Бу минем тормышымда лаеклы һәм мөһим тәҗрибә булды.

Шундый бай эчтәлекле юл узгач, әңгәмәдәшем шәһәр суды бусагасын атлап керә. Гражданнар эшләре буенча судья ярдәмчесе булып эшли башлый. Аның вазифаи бурычларына эшне тикшерүгә әзерләү керә.

– Суд актларын, судья проектларын үзебез яздык. Кайчагында мин йөкләнешнең зур өлешен үз өстемә алырга тырыштым, чөнки судьяның һәр утырышка әзерләнүе күпме вакыт алып торуын аңлый идем. Мин декрет ялында булган хезмәткәр урынында эшләдем, ставка бетте. Соңрак телефон шалтыравы язмышымда хәлиткеч роль уйнады. Суд рәисе Газинур Зөфәр улы Әхәтов шалтыратып, мине даими эшкә чакырды. Без кире Чистайга кайттык. Мин судта ике ел аның ярдәмчесе булып эшләдем, без җинаять эшләре буенча суд эшләрен башкардык.

Алда безнең героинябызны яңа мөмкинлекләр көтә. Әмма аларны тормышка ашыру өчен нык тырышырга туры килә.

– Суд бусагасын атлап кергәч, мин үзем өчен судьяга имтихан тапшырып карарга кирәк дигән карарга килдем. Хезмәт юлым дәвамында югары таләпләр миңа бу көнне бик булышты. Имтиханны Казанда ТР Югары Судында тапшырдым, аны махсус комиссия кабул итте. Югары дәрәҗәле кешеләр бик күп сораулар бирделәр, ә соңыннан нәтиҗә чыгардылар. Дөресен генә әйткәндә, мин барысы да беренче тапкырдан килеп чыгар дип ышанмадым. Әмма, беләсезме? Тапшырдым! Туганнарыма мин соңгы нәтиҗәне генә игълан иттем, аларның минем өчен борчылуларын теләмәдем.

Карьера баскычы буенча күтәрелеп, Наталья Зотеева җәмәгать судында эшли башлый. Әмма судья булу өчен имтихан гына җитми, күзәтчелек органнары, психологлар тарафыннан җентекле тикшерү узарга кирәк була. ТР Дәүләт Советында Наталья Анатольевнаны җәмәгать судьясы итеп билгелиләр. 5 елдан соң ул РФ Президенты Указы белән федераль судья итеп билгеләнә. Шулай, язмыш аны кабат шәһәр судына алып килә.

– Беренче эшегезне хәтер ли сезме? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Судьяның беренче һәм соңгы эше булмый. Алар җиңел һәм катлаулыга бүленми. Эш – ул һәрвакыт беренче, нинди генә стажга ия булсаң да. Беренче чиратта бу минем өчен – кеше тормышы. Үз эчемдә мин тикшерүдә катнашучылар белән аларның хис-тойгыларын кичерәм. Гаилә эшләрен карауны рухи яктан авыр кичерәм.

– Сез – менә дигән әни һәм хатын, мондый эшне өйдәге мәшәкатьләр белән бергә алып бару авыр түгелме?

– Минем бу вазифаны биләвемдә якын кешеләремнең өлеше зур. Миңа һәрвакыт әти-әнием, шул исәптән каенанам ярдәм итә. Мин аңа бары әни дип эндәшәм. Мин озакка командировкаларга киткәндә, укыганда, эшләгәндә, ул кечкенә бала белән берсүзсез кала иде, арыдым, карый алмыйм дип бервакыт та баш тартмады. Ә гаиләмнән аерылып торганда минем йөрәгем өзелә иде. Иремнең зур ярдәмен тоеп яшим. Өйгә кайткач, эш барышында барлыкка килгән тискәре моментларны тулысынча онытырга тырышам. Ирем белән барысын да: төзелештә дә, бакчада да, ремонт ясарга кирәк булса да икәү эшләргә күнектек!

– Һәр суд эше сезнең күңелегездә мәңгегә кала, дип әйттегез. Авыр уйлардан ничек бушанасыз?

– Мин урман буйлап йөрергә, саф һава суларга яратам. Көньяк ялы минем өчен түгел, хәтта чит ил паспортым да юк. Отпуск вакытында тулы канлы ял итәм, күпмедер вакытны йокыга багышлыйм. Гаилә бәйрәмнәре зур ләззәт бирә. Безнең туганнарыбыз күп, без бик тату, бердәм.

Судья белән кызык лы сөй ләшүебез әле озак дәвам итәр иде. Әмма безнең әңгәмәбезне кыңгырау тавышы өзде, эш катнашуны таләп итте. Наталья Анатольевна документлар белән зур папка әзерләгән, суд залында аны кешеләр көтә, анда чираттагы суд процессы башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев