Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин үз фикеремне яклыйм һәм моңа башкаларны да өйрәтергә телим

«Политстартап» проектында катнашучы Рөстәм Хафизов чистайлылар белән очрашты. Аның тыңлаучылары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иде.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм алар тормышын яхшырак итәргә омтылу  – җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Хафизовның идеясе әнә шундый. Әлеге инициативалы егет «Политстартап» Дәүләт Думасына сәяси кадрлар сайлап алу проектында катнашучы булып тора. Бу юлы ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасында очрашу уздырды.

– Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен булган махсус республика интернатын тәмамлагач, 2014 елда Казан федераль университетының юридик факультетына укырга кердем. Уку белән бергә җәмәгать эшләре дә алып бардым, актив гражданлык позициясе сакладым. «Студентларның парламент дебатлары» хәрәкәтендә актив катнаштым, берничә турнирда җиңдем һәм дебатлар буенча республика чемпионатында финалист булдым. Биредә катнашу риториканың, публика алдында чыгышларның күнекмәләрен формалаштырырга, үз фикеремне нигезле яклау мөмкинлеге бирде, -дип билгеләп үтә Рөстәм Хафизов.

Рөстәм Хафизовның Чистайга килү максаты-үзенең энергияле кәефен чис­тайлыларга да тапшыру теләге. Аның тыңлаучылары пенсия яшендәге кешеләр булуга карамастан, әңгәмә нәтиҗәле булды. Катнашучылар бу хәбәрләрнең балалары яисә оныклар өчен файдалы буласын билгеләп үттеләр. Проект җитәкчесе инвалид кешеләргә ничек ярдәм итә алуы турында сөйләде. Катнашучылар шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән үзмәшгульләрне һәм эшмәкәрләрне яклау программасын тикшерделәр, инвалидлар тормышы өчен уңайлы мохит формалаштырырга ярдәм итүче системалы башлангычлар турында сөйләштеләр. – Кызганычка каршы,  инвалид кешеләргә карата хәзерге заманда күп стереотиплар бар. Тупланган тәҗрибәм миңа мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышларын яхшыртачак фикерләр исемлеген булдырырга мөмкинлек бирде, – ди Хафизов.

Чыгыш барышында спикер мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үзмәшгульлек  һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә өч нәрсәнең комачаулык итүен билгеләп үтте. Болар финанс, матди- техник, оештыру проблемалары. Шулай ук психологик каршылык та зур роль уйный.

– Хәзер күп кешеләр психологик яктан сыналар һәм өметләрен югалтып, тормыш корбаннары позициясен алып,   бәйсезлек һәм мөстәкыйльлек инструменты булган, үзенә гаиләсенә, барлык ватандашларына файда китерәчәк «кармак»ны түгел, ә «балык»ны – пособие, соцпакет бирүләрен көтеп яшиләр, – дип сөйләде Рөстәм Хафизов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев