Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мин Тукайны укып туймадым

Бөек, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай тууга 140 ел тула

Бөек, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай тууга 140 ел тула. Ул үзенең җиде еллык иҗатын «Ярты төш» дип атый. Аның әсәрләре безне балачактан алып бүгенге көнгә кадәр озата бара. Олыгайган көннәрдә дә күңел дигәнең яңадан Тукайга кайта. «Бишек җыры», «Эшкә өндәү» шигырьләре әти-әниемнең безне тәрбияләү ысуллары булды. Абый- апалар «Шүрәле», «Су анасы» кебек әкиятләрен безгә укып, күңелләргә курку-шом да салалар иде...

Мәктәп елларында үзем беренче укыган «Гали белән кәҗә» шигыре тәэсирендә язылган юлларым бүгенгедәй хәтеремдә.

«Гали белән кәҗә» шигыре 
Әлифбамның тәүге битендә.
Шагыйрь сүзе – эшкә өндәү,
Бикләнелгән күңел түрендә.
Еллар йөзәрләшеп үтсәләр дә,
Яшәр Тукай халык телендә. 
Дәреслектән укыган шигырьләре
Онытылмый алар бүген дә.

Югары белем алу максаты белән Казанга килгәч, Габдулла Тукай эзләре белән таныша башладым. Казанның уртасына куелган һәйкәлгә карап горурландым да, сөендем дә, шул ук вакытта күзләремне яшь пәрдәләре сарды. Тукайның музее, яшәгән урыны, белем ала башлаган мәдрәсәсе, кабере...
Яраткан шагыйремнең әсәрләре балаларымны тәрбияләүгә дә кагылмый калмады. Алар белән «Пар ат»ны җырлап Казаныбызга, туган якларыма сәяхәт иттек. Балаларымны эшкә өйрәтүдә дә Тукай иҗатының роле зур булды дияр идем.

Әй, балалар, эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә эш.
Эш агачы бик юмарт ул,
Бик тә тиз китерер җимеш.


Оныкларым бөек шагыйребезне искә алу кичәләрендә катнашып, үзләре дә шигырьләр иҗат иттеләр.


«Бишек җыры» тәрбияли
Туган сабый баланы.
Тырышып сабак укучыга
Галимлек ул баглады.
Шүрәле дә, Су анасы
Дәреслектә, һәр телдә.
Балачакта аны укып,
Кичерә каушау кем дә.
Җәен чыксам болыннарга
Уйный, оча күбәләк.
Тукай яши табигатьне
Сөеп, тоеп, иркәләп.


Шагыйрьнең шигырьләре тәэсирендә бу юлларны оныгым Айдар Мифтахов иҗат иткән иде. 
...Озак кына эшләү дәверендә Габдулла Тукайның соңгы яшәү урыны да табылды, кулым ишегенә кагылды. Ул хәзерге сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында, беренче катта. Анда Тукай соңгы көннәрен үткәрә. Ни кызганыч, ул миңа каты авыруларга каршы көрәшергә чакырадыр, ярдәм сорыйдыр кебек тоела...
2025 елда Татарстанда Дөньякүләм әдәби марафон узды. Анда татар әдәбиятын дөньяга танытучы бөек шәхесләр катнашты. Аның битләрендә «Гармония в Казани» күппрофильле лицей директоры Марина Сәгъдиеваны да очраттым.Тукайның моңа кадәр әле укылмаган әсәрләре туплануын да әйтәсем килә. Үрнәк алырлык чынбарлык!
 Ә мин Тукайның өч гомерен яшәгән гади кеше. Туймадым укып Тукайны сиксән яшемдә дә, Тукайлы булуым белән мин бәхетле.

 Мәүлидә Мифтахова 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев