Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин – татар кызы!

Республикабызның танылган шәхесе, язучы, журналист Кояш Тимбикова хикәяләрен, публицистик язмаларын, шигырьләрен якташлары яратып, горурланып укыйлар

«Мәрхәмәт -Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк мәгълүмат проектын эшләтеп җибәрде. Аның максаты – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә тормышның төрле өлкәләрендә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру.

Проект барышында 1920 елда ТАССР төзелгәннән бирле, илнең һәм республиканың Дәүләт, икътисадый, социаль, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән Татарстан халкы турында мәгълүмат басылачак.

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстанның күренекле хатын-кызлары турындагы китап басылып чыгачак. Моннан тыш, материалларны ТР Дәүләт һәм муниципаль архивларына, республиканың мәгариф учреждениеләренә тапшырачаклар.

Шул проект кысаларында мин якташыбыз, республика­бызның танылган шәхесе Кояш Закир кызы Тимбикова турында язарга булдым. Чөнки ул бу проект максатларына бар яктан да туры килә торган шәхес.

Язучы-прозаик Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районы Нарат Елга авылында укытучы гаиләсендә туа.

Әтисе – Закир математика укытучысы, әнисе – Сания тел, әдәбият укытучысы, икесе дә Ленин ордены белән бүләкләнгән укытучылар. Гаиләдә Кояшның бертуганнары: апалары Энҗе һәм Чәчәк, абыйсы Азат, әти-әниләре үрнәгендә укытучы хезмәтен сайлыйлар.

Шул мохитта тәрбияләнгән төпчек кыз Кояш журналистика юлын сайлый. Ул Чистай районының Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун сыйныф тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.

1959 елда Казан Дәүләт университетын тәмамлаганнан соң ул егерме елга якын берөзлексез «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә: башта әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли, аннары хезмәтен «Казан утлары» журналында дәвам итә, башта җаваплы секретарь, аннан соң бүлек мөдире вазифаларын башкара.

Кояш Тимбикова әдәби эшчәнлеген журналистлык хезмә­теннән аермый дәвам итә.

Әдәбият мәйданына ул «Имтихан» исемле хикәясе белән килеп керә. Хикәядә автор кешеләр тормышының бик тә мөһим булган, мәңгелек проблемасына кагыла: намус һәм намуссызлык, гаделлек һәм ялган мәсьәләсен күтәргән вакыйгаларны тасвирлый. Әсәр 1961 елның гыйнварында «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыга. Бу әсәргә әдәбиятыбыз аксакалы, галим Нәкый Исәнбәт зур бәя биреп, язучыны яңа әсәрләр язарга канатландырган.

Язучының Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларында күп кенә очерк­лары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исеме белән хикәяләр китабы дөнья күрә. Тагы бераздан, 1971 елда, «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкта яшь авторның күләмле беренче әсәре – «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла. Хикәяләр китабы да, повесть та шул чор әдәби тәнкыйтендә уңай яктан билгеләп үтелә.

Җитмешенче-сиксәненче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый неч­кә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Тая­ныч», «Ут» һ.б.), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында» (1978) һәм археологлар турында «Тәңкәле тау» (1980), замандашларының яшәешкә, көндәлек тормыш вакыйгаларына, хезмәткә, мәхәббәт кичерешләренә бәйле мораль-этик проблемаларны күтәргән «Синең өчен», «Тимерче кыз», «Якты йолдыз», «Кышкы талпыну», «Табылдык хатлар сере», «Дулкын баласы» кебек повестьларын иҗат итә, «Карахмәт маҗаралары» исемле юмористик хикәяләр җыентыгын бастыра.

Кояш Тимбикованың геройлары арасында кемнәр генә юк: игенче-механизатор, терлекче, студент, археолог, укытучы, эшче-төзүче, сыер савучы.

Язучының әсәрләрендә туган ягыбыз Чистай шәһәре, Нарат Елга, Иске Роман, Татар Ялтаны, Каргалы авыллары урын алган, чөнки биредә аның бала чагы, яшьлеге үткән, туганнары биредә яшәгән.

«Кышкы талпыну» повесте Татар Ялтаны авылында яшәүче

икетуган абыйсы Габдулла һәм аның тормыш иптәше Бәрия Шәрәфетдиноваларга, «Табылдык хатлар сере» романы бертуган Хәйруллиннарга, Ганиевларга багышлап язылган.

Тормыш юлы үргә күтәрелсә,

Горурлыктан күккә тия башлар.

Күңел тоя, әмма: зур уңышлар

Сездән килә, авылдашлар.

Эшләрегез гел уң булып торсын!

Телим сезгә якты язмышлар.

Сезнең бәхет –

безнең бәхет бит ул,

Бәхетле булыгыз, авылдашлар!

Мең, мең рәхмәт сезгә,

авылдашлар!,

Язучы проза әсәрләре белән генә чикләнмичә, шигырьләр дә язган. «Авылдашлар», «Синсез язлар миңа кирәк түгел» шигырьләрен Сара Садыйкова көйгә салган. Луиза Батыр – Болгари, Ганс Сәйфуллин белән бергәләп «Җибәрмә син мине», «Ерак чишмә» шигырьләрен көйгә салганнар. Ә менә «Мин – татар кызы» шигыренә аерым тукталып үтәсем килә.

Кайберәүләр сорый: нигә, нигә

Җырың тулы сагыш, моң гына?

Карашларың уйчан, көлгәндә дә

Елыйсыңдыр кебе к тын гына?...

 

Кушымта:

Шатлыгым да- шул үзе,

Хәсрәтем дә-шул үзе:

Мин – татар кызы!

Мин – татар кызы!

 

Горур үзең,тик нигә шулай да

Кайчак башың түбән иелә?

Ни шатлыктан йөзең балкып яна?

Ни хәсрәттән җаның кыела?

 

Кушымта.

Уйлый китсәң син кичергәнне,

Уелып – уелып хәйран калырлык!

Әйтче: синдәйләргә кайдан килә

Хәйран калдырырлык сабырлык?

 

Өч композитор Марс Кәши­пов, Альберт Җаббаров һәм Сәйдә Вәлиди Кояш Тимбикова язган «Мин – татар кызы» шигырен көйгә салганнар. Ул җырның өчесе дә төрлечә яңгырый, ләкин язучының стиле югалмый.

Әйе, Кояш Тимбикова үзе дә әлеге җырына тиң зур шәхес-татар кызы иде.

Хәтеремдә, без Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1997 елның ноябрь аенда якташ язучыларыбыз Кояш Тимбикова һәм Флёра Тархановаларның юбилейлары уңаеннан шәһәр мәдәният сараенда әдәби кичә үткәргән идек. Казан кунакларын Вячеслав Митрофанов җитәкчелегендәге «Сөмбел» ансамбле каршы алды. Әнә ул сәхнәдә - Кояш Тимбикова, сүзләрен үтә дә тәэсирле итеп халкына җиткерә. Ак калфагы, ап-ак ефәк шәле сүзләренең дөреслеген, ихласлыгын раслагандай үзенә бер затлылык, гүзәллек өстәп тора. Бөтен кыяфәте, үзен тотышы нәкъ үзе язган шигырендәгечә - чын татар кызы. Бу кичәдә туган ягыбызның ике затлы кызыннан, ике олы шәхестән аерым бер яктылык, нур бөркелде.

Шунысы сөендерә, күренекле якташыбызның иҗаты вакытында тиешенчә бәяләнде.

Кояш Тимбикова 2004 елның гыйнварында Казанда вафат булды, Чистай районы Иске Роман авылында җирләнде.

Кояш Тимбикова үзе исән чагында шәхси китапханәсен, 500 данә китапны Үзәк китап­ханәгә бүләк итеп калдырды. Үзе якты дөньядан китсә дә, аның нуры, җылысы булып әсәрләре калды. Аның туганнары, нәселенең дәвамчылары безнең шәһәребездә яшиләр.Апасы Чәчәк Татар Ялтанында балаларга математикадан белем биргән, анын кызлары – Наилә, Рушания, Розалия рус теле Һәм әдәбияты уытучылары. Рушания Вахит кызы Закирова озак еллар 2нче номерлы гимназиядә директор урынбасары булып эшләде. Бүгенгесе көндә ул Бөтендөнья Татар конгрессының Чистай җирле оешмасы каршындагы «Ак калфак» татар иҗтимагый оешмасын җитәкли. Оешма халкыбызның әдәбиятен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи шәхесләрен халыкка таныту өстендә зур эшләр алып бара.

Туган ягы сөекле кызын онытмый. Кояш Тимбикованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Чистай шәһәре хакимияте башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов карары белән 2007 елда Кояш Тимбикова исемендәге премия булдырылды. Премия рус һәм татар телендә иҗат иткән, әдәбият Һәм журналистика өлкәсенэ зур өлеш керткән якташларыбызга бирелә. Бүгенгесе көндә 14 якташыбыз: Хәйдәр Гатин, Николай Нарсеев, Лена Щенникова, Фоат Хәсәнов, Рәшит Хисмәтуллин, Рифкат Гардеев, Нина Харитонова, Инсаф Гайнуллин, Ольга Полторецкая, Роза Сафина, Миңзифа Әхмәтшина, Дамира Максимова, Розалия Шәйхетдинова, Владимир Белов премиягә ия булдылар.

Иске Роман авылы гомумбелем бирү мәктәбендә Кояш Тимбикова музее эшли.

2014 елда Чистай шәһәре «Хәзинә» скверында Кояш Тимбиковага бюст куелды.

Язмамны Кояш Тимбикова­ның балалар очен язылган «Песи, песи, пескәем» китабыннан укучыларга язган мөрәҗәгате белән тәмамлыйсым килә:

«Кадерле укучым! Дөньядагы һәрнәрсә: Җир, Су, Күк, Кеше, Үсемлек һәм башка барлык Җан ияләре –

бертуганнар. Алар бер-берсенә игътибар, шәфкать миһербанлылык күрсәтеп торсалар гына, яшәү рәхәт, күңелле, мәгънәле булыр!.. Кояш апаң».

 

КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен Кояш Тимбиковага – «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе, ә БАМны төзүчеләр (татарлар) турындагы документаль язмалары өчен Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе бирелә; 1976 елда ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ә 1989 елда «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Кояш Тимбикова – СССР, Татарстан Язучылар берлеге һәм СССР, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

Кырык елга сузылган иҗат гомерендә Кояш Тимбикованың очерк, хикәя һәм повестьлары тупланган дистәдән артык китабы басылып чыккан. Аның аерым әсәрләре рус, украин, белорус, үзбәк, кыргыз, латыш һ.б. телләрдә дә дөнья күрде.

 

Рушания Мостафина, үзәк китапханә библиографы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев