Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мин сихерче түгел»...

Озак вакыт төрле сихерчеләр һәм күрәзәчеләрне үз шөгыльләре өчен судка биреп булмый дип саналган. Әмма вакыт бар нәрсәгә үзгәрешләр кертә. Элек хатын-кызны сихерче булганы өчен җәзалаганнар. Хәзер, киресенчә, сихерче булмаганы өчен җәза алды. Кемдер әфсен-төфсенгә ышана, кемдер юк. Әмма алдауны ничек исбатларга?

Гаепсезлек сихерчеләргә дә кагыла. Әгәр кеше чыннан да сихерләгән булса, тик бернәрсә дә килеп чыкмаса?! Ялган вәгъдәләр яки алдан күрәзәлек – киләчәккә кагылышлы шартларда типик алдау. Түләүле «магик» хезмәтләр күрсәтүне алдау һәм акча талауга тиңлиләр. Төрле «күрәзәлек» эшчәнлеге кешеләрдә җитди психологик тайпылышларга китерергә мөмкин.

Чистайда яшәүче хатын-кыз, Интернет челтәрен кулланып, түләүле сихер хезмәтләре күрсәтүе турында ялган мәгълүмат урнаштырган һәм, дусларының тормышы һәм язмышы турында хәбәрдар булып, аларга хезмәт күрсәткән, имеш, язмышларын алдан күрәзәлек иткән, йортларын тискәре энергиядән чистарткан, бәхетсезлек очракларыннан саклаган, авыр тормыш хәлләрендә әфсен-төфсен иткән, чын фактларга һәм үз фантазияләренә нигезләнгән. Хезмәт күрсәткәне өчен дус кызлары аның үзеннән бурычка алып, акча күчергәннәр.

Ләкин «ярдәм»нән хәл яхшырмый. Күрәзә иткән нәрсәләр чынга ашмый. Шуннан соң дус кызларының күңелендә шик туа: бу алдау түгелме? Башлангыч тикшерү барышында моның алдау булуы раслана.

«Гаепләнүче күрәзәлек хезмәтләре күрсәтү буенча үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәмәгән, алдау юлы белән акча үзләштергән һәм аны үз ихтыярына тоткан», – диелә эш материалларында.

Судта гражданка үзендә бернинди күрәзәлек сәләте булмавын таныган. Дус кызлары арасында татулык урнаштыру мөмкин булмый, алар аны гафу итмиләр.

– Гаепләү карары чыгарылганда суд эш буенча җәзаны йомшартучы шартларны, шул исәптән зыян күрүчеләргә зыянны кап­лавын, җәзаны авырлаштыручы шартлар булмавын исәпкә алды. Аңа эшчәнлеген туктатып, 1 ел 3 айга, шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде, – дип аңлатма бирде судья ярдәмчесе Альбина Сафина.

Кешеләргә киләчәктә алар белән нәрсә буласын белү һәрвакыт кызык иде. Бер яктан, аларны кызыксыну йөртә, икенче яктан, үзеңне ниндидер мөһим карарлар белән бәйле хаталардан яки уңышсыз адымнардан сакларга тырышу. Еш кына кеше сайлау алдында кала һәм теге яки бу гамәленең нәтиҗәсен югары көчләр ярдәмендә тикшерергә тели.

Һәркем үз өстендә эшләргә һәм көч куяргә сәләтле түгел. Сихерчегә барып, үзен тынычландыру күпкә җиңелрәк булып тое­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев